Бар һәм бер булган Аллаһы Тәгалә исеме белән башлыйм!

Барлык кардәшләр шикелле, мин дә пәнҗешәмбе кич Болгар радиосында эфирга чыга торган «Хак дин» тапшыруын тыңлыйм. Кирәкле тапшыру, әлбәттә, чөнки халкыбызның дини белеме бик сай. Бу шушы тапшыруга җибәрелгән сораулардан да күренә, алар әзрәк белеме булганнарга беркатлы булып тоелырга да мөмкин. Үземне галим дип санамасам да, халыктан килгән шул беркатлы сорауларга да кыска итеп дөрес җавап бирмәүче чакырылган кунакларга кайбер дәгъваларым бар. Бу тапшыруны тыңламаучы кардәшләргә әйтим, чакырылган кунаклар: имамнар, дини өлкәдә тырышып йөрүчеләр, динне халыкка җиткерүчеләр ягъни. Сүземне дәлилләп, кайбер сорауларны язам.

«Зираттан мәет җирләп кайтканнан соң өс киемнәрен юаргамы, яисә ул пакъ булып саналамы?» Бу тәгаен сорауга әллә ничаклы сүз сөйләнеп, әллә ниткән дәлилләр китерелеп, зираттан кайткан кешегә өс киемнәрен юарга тәкъдим ителде. Сорау бирүче кабаттан соравын җибәрсә дә, алып баручы сорауны чәйнәп бирсә дә, җавап үзгәрмәде. Җавап сүзләре буш сүзләр димим, анда дөрес аңлатулар күп, динебезнең пакьлеккә корылган булуын исбатлаулар, һәрчак тәһарәтле булырга өндәүләр бар да бар, тик конкрет җавап юк иде. Җавап кыска: «Мәет җирләүченең өс киеме, зиратка барып кайтканлыктан гына пычрак саналмый, киемнәрне юу кирәк түгел!» булырга тиеш иде.

«Берәү хайван суйганда салмыш булган, яисә өч-дүрт көн элек эчкән булган. Шунлыктан бу суелган ит хәраммы яисә хәләлме?» Бу сорау да берничә мәртәбә кабатланды… чөнки бу конкрет кыска сорауга да өзеп җавап бирмәделәр, җәелеп китеп, аракының хәрамлыгын тикшерделәр, куллану, сатуның, арадашлык итүнең тыелганлыгын аңлаттылар. Бу шулай, һәрбер мөселман моны аңларга, исерткечтән ерак торырга тиеш. Тик сорау бит итнең хәләллеге турында иде. Әле бер кунагыбыз, эчкән кешенең 40 көнгә иманы чыга, диеп тә җибәрде… Әстәгъфируллаһ. Бу фикер хариҗиләрнең «гамәлләр иманның рөкене» дигән кебек тоела. Бу хәдисне кайдан алгандыр, белмим, тик мин, эчкән кешенең 40 көнсез догасы кабул булмас, дигәнен генә белә идем. Безнең мәзһәбтә иман кереп-чыгып, артып-кимеп тормый, ул йә бар, йә юк. Үзен мөселман диеп иман кәлимәсен әйтә икән, бу кешене тикшерергә, көферлектә гаепләргә хакыбыз юк, исерек булса да. Бу очракта ул имансыз түгел, ә бик зур гөнаһлы мөселман була. Аллаһы Тәгалә генә хөкем итәргә мөмкин аны, җәзалау яки кичерү белән. Җавап: «Эчкән мөселман чалган хайван ите кулланырга хәләл», булырга тиеш иде. Бик кыска һәм аңлаешлы.

Динебезне авырайту, катлауландыру кирәкмәс, кыска, дөрес җавап башкаларның сорауларын карарга да вакыт калдырыр, халыкның да башын бутамас иде. Ә инде аңлатасы килгән фикерне соңыннан сөйләсә, артык булмас, минемчә. Күз алдына китерик, татар агае мәчеткә дә баргалый, кеше күрмәгәндә салгалый да. Шушы агай өендә сарыгын суйды, ди. Хатыны бик диндар. Шунлыктан бу итне хәрам түгелме диеп сорау юллый, ә җавапны төгәл бирүче юк… боргалыйлар, кайчак сәясәтчеләрең дә бер кырыйда торсын, тагын да башлары катсын дигән кебек. Әйтегез, бу гаилә өчен бу сарык ите хәрам буламы инде, аңарга агайдан аракы матдәсе сеңдеме?.. Яисә мәет җирләнгән көн бу мәхәллә халкы өчен кер юу көне булырга тиеш буламы? Һич югы, бу гамәлләрне тормышта ничек кулланырга була икән, диеп уйларгадыр иң элек.

Динебездә шикледән ерак тор, дигән нәрсә бар. Мөмкинлегең бар икән, дин юлында заһидләрдән булырга телисең икән, рәхим ит, тыел барысыннан да, тик башкаларга моны көчләп тагарга маташма, бу синең юлың. Чиктән узмасаң, Иншә Аллаһ, саваплы булырсың, ниятең дөрес булса. Барыгызга да хәят сәламәтлеге, иман байлыгы, төпле дини белем алу мөмкинлеге булуын теләп калам. Әмин!

Алмаз МИНҺАҖ,

Кайбыч авылы

Комментарии