«Нәфисә чишмәсе»

«Нәфисә чишмәсе»

Эчегез, авылдашларым,

Шифалы суларымны.

Җилләр еракка илтсеннәр

Минем көй-моңнарымны.

Сез китсәгез дә китмимен,

Калам шушы авылда.

Килегез суым алырга

Таңнар аткан чагында.

Республика көнен билгеләп үтү алдыннан гына Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылында сөенечле вакыйга булды. Ташландык хәлдәге чишмәне төзекләндереп, файдалануга тапшырдылар. Бу чишмә чытырманлык эчендә иде. Узган ел авылга асфальт юл салу һәм күперләр төзү сәбәпле бу чытырманлыкны чистарттылар. Тирә-юнь ачылып, яшелләнеп калды. Авылга керү уңаенда булганга, моннан ике ел элек авыл бәйрәмендә шушы чишмәне торгызу турында сүз кузгалткан идем. Аллага шөкер, хыялым тормышка ашты.

Чишмәне төзекләндерергә тотынганчы иң беренче акча табу юлын эзләдек. Авылдан китеп читтә яшәүчеләрнең һәм авылдашларның матди ярдәме белән бисмилла әйтеп эшкә тотындылар.

Кәркәвеч авылы мулласы Альфред әфәнде чишмәне буып, таш җәюне башкарды. Җирлек башлыгы Марат Зәйнетдинов җәй буе, үзләренең хуҗалык эшләреннән бушаган арада, уллары Алмаз һәм Азат белән чишмәне ахыргача төзекләндерү эшендә катнаштылар. Эшнең иң авыры алар җилкәсенә төште. Шулай ук авылда кемнең мөмкинлеге бар – шулар ярдәмгә килде. Салтык-Ерыклы авылы кызлары да читтә калмады, ком ташырга, тирә-якны чистартырга һәм чәчәкләр утыртырга булыштылар.

Авылыбызга килен булып төшеп, шушы авылда балалар үстереп, олы тормыш юлына озаткан Физәлия, Вәсимә, Земфиралар эшнең башыннан ахырына тикле ярдәм иттеләр.

Кечкенә генә матур күпер ясап, сукмакларына плитә җәеп, чәчәкләр утыртылгач, су буе аеруча ямьләнеп китте. Бу чишмәнең суы йомшак, тәмле. Менә шулай, күмәк көч тау күчерә, диләр. Авылым матур чишмәле булды.

Кечкенә чагыбызда шушы чишмәдән көянтә-чиләкләр белән су ташып, кер чайкаган чаклар онытылмый. Яз көннәрендә, җир җебеткәнче, дип, мәктәпкә киткәнче үк күп итеп су ташып куя идек. Аягың таеп китеп, ярдан түбәнгә мәтәлүең дә ихтимал.

Иптәш кызым сөйләгән бер вакыйга әле дә хәтеремдә. Ул вакытта чишмәгә текә ярдан төшәсе иде. Иптәш кызым таеп егылган, ә чиләкләре җәйге көчле яңгырдан соң була торган ташуда агып киткән. Уйлап-нитеп тормыйча, чиләкләре артыннан ташуга сикергән. Ул әйбәт йөзә иде. Безнең авылда ул вакытта йөзә белмәгән кеше булмагандыр. Буа да буып тордылар. Иптәш кызым елганың борылышлы җирендә чиләкләрен тотып алган.

Изображение удалено.Изображение удалено.– Ничек курыкмадың соң? – дигәч,

– Чиләкләр агып китә иде бит, әнидән курыктым, – диде ул. Мондый адымга барыр өчен йөрәгең ике булу кирәктер. Шушы кыю йөрәкле ханым хәзерге вакытта Саба районы Лесхоз бистәсендә яшәп ята.

Сүзем чишмәбез турында иде бит әле. Без аны «Нәфисә чишмәсе» дип атадык. Без кечкенә чакта авылда Нәфисә исемле әби яшәде. Бу чишмә аның бакча башында гына. Нәфисә апаның вафатыннан соң, кызлары әби яшәгән өйне мәчет итеп кулланырга рөхсәт итте. Авылыбыз аксакаллары анда намаз укып, азан әйттеләр. Менә шулай, өе мәчет булып торгангадыр, Аллаһы Тәгалә бик күп еллар үткәч, аның исемен чишмә белән бәйләп, мәңгеләштергәндер.

Ә менә хәзер булганын саклап, тәртиптә тоту һәркайсыбызның изге бурычы. Чишмәләрне карап тору саваплы гамәл дә.

Чишмә ачу бәйрәменә бик күп кунаклар кайткан иде. Бик күп көч салынган «Нәфисә чишмәсе»нең йөгерек сулары мәңге шулай челтерәсен. Аның тәмле суы тәнгә сихәт бирсен.

Шунысы сөендерә: районыбызның һәр авылында диярлек чишмәләр яңартыла. Бу бик изге, саваплы эш булып санала.

Чишмә суыннан чәй тәмле,

Чишмәгә төшим әле.

Әниемә сулар алып,

Чәйләр эчерим әле.

Рәхмәт сезгә, авылдашлар,

Сез миңа җан өрдегез.

Сусаган чакларыгызда

Су алырга килегез.

«Ак калфак» оешмасы әгъзасы Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара шәһәре

Комментарии