- 11.02.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №06 (7 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Соңгы елларда аерылышучылар саны артып китте. ЗАГС идарәсе мәгълүматларына караганда, аерылышучылар арасында дистә еллар бергә яшәгән парлар да, берничә ай элек кенә гаилә корганнары да бар. Казыйлар исә үз исәпләрен алып бара: ислам дине кануннарыннан тайпылмыйча яшәүчеләр арасында да никахларын өзүчеләр байтак.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Аерылышу – Аллаһы тарафыннан рөхсәт ителгән, ләкин Аның иң яратмаган нәрсәсе», – ди. Кешеләр ни сәбәпле бу «Аллаһ яратмаган гамәл»гә бара соң? Аерылышуларның сәбәбе нәрсәдә, моңа кем гаепле, аларны киметеп буламы – «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН белән шул хакта сөйләштек.
– Рөстәм хәзрәт, дин күзлегеннән караганда, аерылышуларның сәбәбе нәрсәдә?
– Менә шушы даруны эчсәң, бөтен дәүләтебездә, дөньяда аерылышулар бетәчәк, дип әйтеп булмаган кебек, бер-ике сүз белән генә аерылышуның сәбәбен дә аңлатып булмый. Иң элек проблеманың тамырына карарга кирәк. Дөресрәге, проблема килеп чыкмасын өчен нәрсә эшләп булуын ачыкларга. Һәр ата-ананың бурычы – үз баласына тиң булырдай гомер юлдашы сайлашу, туры килердәй дип санаган кешене баласына тәкъдим итү. Әйтик, ата-анасы кыз бала белән: «Кызым, карале, менә бу гаиләдә тәртипле егет бар, аның турында нәрсә уйлыйсың?» – дип сөйләшергә тиеш. Үз чиратында ир баланың ата-анасы да улларына туры килердәй кызны эзләшергә бурычлы. Революциягә кадәр шулай булган да: егет белән кыз ата-аналар сайлавы буенча өйләнешкән. Көчләп кияүгә бирү яки өйләндерү дип кабул итәргә кирәкми моны. Яшьләрнең тормыш тәҗрибәсе булмый, алар өйләнешкәндә «мин аны яратам», «бу матур кеше», «аның белән рәхәт» дигән уйлар белән генә эш итә. Андый принцип буенча гына төзелгән гаилә озак яшәми. Шуңа күрә тормышны күргән ата-аналар балаларына яр сайлаганда ярдәмгә килергә тиеш.
Икенчедән, күпчелек очракта аерылышуның сәбәпчесе – гаиләдә чыккан низаг. Бүгенге яшьләргә сабырлык җитми. Югыйсә, берсе әйткәндә икенчесе дәшми торса, биш минут сабыр итсә, ул биш минутта ачуы да онытылыр, матур сүзләрен генә җыеп әйтер, гаилә дә сакланып калыр иде бит. Коръәндә: «Аллаһ сабыр кешеләр белән бергә булыр», – диелгән. Бу темага бик яхшы мәкаль дә бар: «Кайда бер сүз – анда тавыш юк, кайда ике сүз – анда тавыш та чыга».
Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең иң якын шәкерте Әбү Бәкер авызына таш кабып йөри торган булган. Ни өчен шулай йөрисең, дигәч, болай дип җавап биргән: «Ачуым килсә, җавап сүзе әйткәнче, авыздагы ташны алырга кирәк була, ә мин ул ташны алганчы җавап биримме икән, юкмы икән дип уйларга өлгерәм». Бүгенге яшьләр дә авызларында «таш йөртсә», күпчелек низагларны булдырмый калып булыр иде.
– Сабыр булырга, кайчагында дәшми дә калырга кирәк, дигәндә, беренче чиратта хатын-кызны күздә тотып әйтәбез. Әгәр хатын-кыз бик сабыр була торып та, ире тарафыннан кыйналып яшәсә, ире аңа хыянәт итсә, андый очракта аерылышыргамы?
– Һәр хатын-кыз ниндидер гаиләдә үскән. Аның әтисе, әтисе булмаса, ир туганнары бар. Ире кыйнаса яки хыянәт итсә, хатын боларны әтисенә, ир туганнарына сөйләргә тиеш. Әти кеше яки туганнар ир янына килеп сөйләшә. «Кияү, без сиңа иң яраткан кызыбызны хатынлыкка бирдек, аңа кул күтәрмә, матур яшәгез», – дип әйтә. Андый очракта ир дә уйга кала: «Карале, хатынымның артында аны һәрвакыт якларга әзер булган туганнары бар икән бит». Дөрес итеп тәрбияләгәндә һәм дөрес итеп нәсыйхәт биргәндә, һәр ир-ат: «Мин бу хатынны хатынлыкка алганмын икән, димәк, мин аны сакларга, якларга, кул күтәрмәскә, җәберләмәскә тиеш», – дип уйлана торган була.
Ирнең ни өчен читкә йөрүенең, хатынына кул күтәрүенең сәбәбе турында да уйланырга кирәк. Күпчелек очракта хатыннарның үзләренә кайтып кала. Ир-ат күзләре белән ярата бит ул. Очрашып йөргәндә, кызлар иң матур күлмәкләрен киеп, иң матуры булып йөри. Ә кияүгә чыккач, паспортка мөһер сугылгач, ирегезне өйдә нинди кием белән каршы аласыз? Иске халат, иске башмак, чәчтә – бигуди. Ир-ат читкә йөрмәсен дисәгез, аны өйдә матур киенеп, елмаеп каршы алыгыз. Ир өенә очып кайтырлык, «минем хатын – иң матуры» дип йөрерлек булсын. Хәзрәт, безнең бит әле эшебез дә бар, диярсез. Әлбәттә, эш тә кирәк. Ләкин гаилә – беренче урында, шуны онытмагыз.
Хатын-кыз – муен ул. Башны да муен бора. Акырып-бакырып, ямьсезләнеп эш итсә, авырлык муенның үзенә генә төшә, «остеохондроз» барлыкка килә. Шуңа күрә башны матур итеп, акыл белән боргаларга кирәк.
– «Талак» дип ир-ат кына әйтә ала дип беләбез, димәк, гаиләне дә ир-ат кына өзә аламы?
– Ир-ат ир-ат булырга һәм «талак» дигән сүзне онытырга, аны теленә дә кертмәскә тиеш. Кияүгә алгансың икән, шушы хатын гомер буе минем янымда булсын, дип яшәү зарур. «Талак» сүзенең синонимнары да бар: «бар, кит», «әти-әниең янына кайтып кит», «бүтән синең белән торасым килми». Алары да беркайчан да авызыгыздан чыкмасын иде.
Ә инде аерылышуга барып җиткән һәм сәбәп ир-атның үзендә икән (хатынын тәэмин итми, кыйный һ.б.), казыйга мөрәҗәгать итәләр. Казый ике якны да тыңлап, әгәр сәбәпләре чыннан да җитди булса, никахны өзә. Татарстанда ун казый бар. Гаилә авыр хәлдә калса, алар янына барып киңәш сорарга була.
– Соңгы вакытта «талакны хатынның күзенә карап әйтмәсәң, смс итеп кенә җибәрсәң дә була икән» дигән фикер яңгырый башлады. Бу, чыннан да, шулаймы: смс-талак кабул ителәме?
– Әбү Хәнифә мәзһәбе галимнәре әйтүенчә, әгәр ир «талак» дигән смсны аңлап, белеп язган һәм соңыннан «юк, аны мин җибәрмәдем» дип кире какмый икән, бу смс талак рәвешендә хисаплана. Тик ниндидер чит кеше, сезнең телефонны алып, хатыныгызга «талак» дип смс җибәрә икән, әлбәттә, ул саналмый.
Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА
Талакның биш баскычы
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ үзенең бер вәгазендә ислам дине буенча аерылышуның тәртибен аңлаткан. Әлеге вәгазьне, кыскартып, сезгә дә тәкъдим итәбез:
– Аерылу биш өлештән торырга тиеш. Ир белән хатын арасында нинди дә булса низаг яки аңлашылмаучанлык килеп чыкса, алар аерым йоклап карарга тиеш. Яки берсе, җәмәгатеннән рөхсәт алып, әти-әнисенә, йә берәр туганына берничә көнгә кунакка китсен. Шулай эшләгәндә, бер-берләрен сагынуга сәбәп булып, аралары яхшырып та китәргә мөмкин. Бу – беренче баскыч.
Аннан соң да арада якынлык сизелмәсә, гаилә тәҗрибәсе булган берәр матур парга барып, киңәш сорарга кирәк. Монысы – икенче баскыч. Тик ул матур пар дигәне әти-әни булмаска тиеш. Әти-әниләр янына барсаң, хатынны – үз ата-анасы, ирне үз ата-анасы яклаячак.
Ир белән хатынның мөнәсәбәтләре шуннан соң да җайланып китмәсә, ир бер тапкыр «талак» яки «аерылам» дип әйтергә тиеш. «Бар, чыгып кит, күземә күренмә, туйдым синнән» дип кычкырса, ләкин моны аерылу нияте белән әйтмәсә, бу талакка керми. Аерылу максатыннан әйтсә, ул талак хөкемендә тора. Бу – өченче баскыч.
Коръәндә әйтелгәнчә, ир-ат, хатынына талак әйткәннән соң да өч ай көтәргә тиеш, чөнки хатыны балага узган булырга мөмкин. Шуңа хатын-кызның өч тапкыр күреме килгәнче, ул аның хәләл җефете булып исәпләнә, ирнең өендә тора. Ә ир шушы вакыт аралыгында хатынын ашатырга, эчертергә, киендерергә, кыскасы, бар нәрсә белән тәэмин итәргә тиеш. Монысы – дүртенче баскыч. Бу вакыт аралыгында хатын башкага кияүгә чыга алмый, чөнки әле ул теге ирнең хатыны санала.
Өч ай эчендә алар кабат ир-хатын булып та яшәп китәргә мөмкиннәр. Ә өч ай (өч күрем вакыты) үтеп киткәч, хатын ирекле була. Монысы – бишенче баскыч. Теләсә, никах укытып, үз иренә кайта ала. Бу вакытта мәһәр тиеш була. Теләсә, башкага кияүгә чыга ала.
Аерылу өчен бер талак җитә. Кызганычка, бүген күпләр аерылышу өчен өч талак кирәк дип уйлый. Бу – ялгыш фикер. Ир белән хатын арасын өч бау бәйләп тора. Бер тапкыр талак әйткәч, бауның берсе өзелә. Кабат кавышып яшәп китеп, кызулык белән ире тагын талак дип әйтсә, тагын бер бау өзелә булып чыга. Аның да шартлары өстә әйтеп киткәнчә. Өченче тапкыр әйтсә, соңгы бау да өзелә. Бу очракта инде хатынны кире кайтару авырлаша. Монда хатыны, кабат иренә кайтканчы, бер ир белән никах укытырга тиеш була, ягъни алар кавышырга телиләр икән, ислам кануннары буенча, хатын башта икенче бер ир-атка кияүгә чыгарга тиеш була. Ә ире аны аерылгач кына кабул итә ала. Ислам динендә аерылган һәм күпмедер вакыттан соң хатынын кире кайтарырга теләгән ир-ат әнә шундый катлаулы юл үтәргә тиеш. Никах хатын-кызның – аягын, ирнең телен бәйли, дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Комментарии