- 11.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №27 (6 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Туган авылымнан чыгып киткәнемә шактый вакыт үткән икән инде… Моннан 17 ел элек аның нинди хәлдә булуын искә алып утырдым әле. Минзәлә районының Тупач авылы нәүмиз һәм ташландык бер сала иде. Клуб һәм китапханә җимерек хәлдә, яңа мәктәпне төзи башладылар да туктаттылар, совхоз таралып, фермалар да сүтелеп беткән… Үзем килен булып төшкән авылга карый идем дә, «Эх, кайчан да булса туган авылым элеккечә гөрләп торырмы икән?» – дип уйлый идем. Авылда яшьләр калмыйча шәһәргә китеп бетте, иң соңгы булып туган бала да хәзер армиягә китә торган яшьтәдер. Картайды авыл, картайды…
Узган атнада Тупачта зур ифтар ашы уздыралар дигән хәбәрне ишетеп, мин дә кайтырга булдым. Халык район хакимиятенә түгел, иганәчеләр ярдәменә генә таяна торган заман бит. Авылыбыз кияве Фәрит абый Салихов ярдәмендә монда быел мәдәният йорты ачканнар иде. Аның ярдәме белән шушында ук ифтар ашы да уздырасылар икән.
Сәгать кичке 7 тулып киткәч тә, клубка җыйналдык. Өстәлләр мул – 100дән артык кунакка дип әзерләнгән. Ризыкларны әзерләгән кызлар да шундый матур итеп тураганнар, пешергәннәр, табынны бизәгәннәр. Иң беренче шаккатырган әйбер шул булды – өстәлдә һәр кешенең тәлинкәсенә каен җиләге салынган. Безнең авыл тирәсендә каен җиләге бик үсмәгәч, бу мине шаккатырды. Җыелган халык шул кадәр ягымлы иде. Бу авылдан чыгып киткәнемә шактый еллар узуга карамастан, ят итеп карамаулары, якын итеп каршы алулары йөрәккә май булып ятты. Һәрберсе үзара хәл белеште, мәдәният йорты нур белән тулган иде. Монда җыелган кешеләр авыл халкы булып түгел, бер династия вәкилләре кебек тоелды. Әйтерсең лә чыбык очы туганнары җыелып, аш уздыра…
Авыз ачу мәҗлесендә ураза тотуның фазыйләтләре турында вәгазьләр дә укыдылар, хәтта 300дән артык километр ераклыктагы Уфадан җырчы Радик Динәхмәтовны да алып килгәннәр. Мөнәҗәтләрен әйтеп, үзенең илаһи моңы астында халыкның аппетитын ачып, алар ашаган вакытта үз иҗатын бүләк итеп торды ул. Мондагы өлкән буын кешеләренә тере артистны күрү бик күңелле булды. Моңлы авазы белән мөнәҗәтләр әйткәндә күңелгә төер утырып, күзгә яшьләр килде. Үзенең тыйнаклыгы, мөлаемлыгы белән, авыл халкының күңелен яулады ул. Барыбыз да аны тып-тын калып тыңлады. Олы бер дәрәҗә куаныч белән каршы алдык.
Авылның мулласы Әгъзам хәзрәт Тупачтагы әрвахлар рухына дога кылырга тәкъдим итте. «Бу мәҗлестән алар да дога өмет итәләрдер», – диде ул.
Ашап-эчкәннән соң өйләребезгә кузгалыйк дигәндә генә Фәрит абыйның хатыны Нурия апа, ашка хөрмәт итеп килгән һәркемгә рәхмәт әйтеп, «Хәзер пакетлар бирәбез, туганнарыгызга һәм килә алмый калганнарга ризыклар алып китегез», – диде. Ризык әрәм булмасын, диделәр. Ифтар ахырында һәрбер кешегә дини календарьлар да өләштеләр. Мәҗлес тәмамлангач, олырак кешеләрне машина белән илтеп куйдылар. Авыл халкының шушылай матур итеп ифтар ашларына җыелып, бер-берсе белән аралашуы да диннең таралуына ярдәм итә. Туган авылым халкының бердәм булып яшәвенә, иман нуры астында коенуына бик сөенеп кайттым мин. Бу ифтар мәҗлесен оештыручыларга аерым рәхмәтемне җиткерәм. Мин генә түгел, Тупач авылының олысы-кечесе дә бик канәгать калды ул көнне.
Зилә ШӘЙМИЕВА,
Актаныш районы, Чишмәбаш авылы

Комментарии