Ифтар авылымны яшәртә

Ифтар авылымны яшәртә

Мөселманнарның изге саналган айлары – Ураза да тәмамланды. Бу айда һәр кешенең изге эшләрне күбрәк башкарасы, игелек кыласы киләдер. Минем авылдашларым да бу эштән читтә калмаган. Бер төркем яшьләр җыйналып башта мәчетне юып, чистартып чыгарганнар. Шул көнне авылыбызның укымышлы кешесе Язилә апа янына юл тотканнар, үзләренең ниятләрен, мәчеттә «ифтар кичәсе» үткәрергә теләгәннәрен әйткәннәр. Язилә апа яшьләрнең ниятен тагын да куәтләп, эшне ничек оештырырга кирәклеген аңлаткан: «Бик дөрес уй-фикергә килгәнсез, бәлки авылыбызда яңгырлар да ява башлар, бер дә яңгырлар юк бит бездә, әйдәгез «ифтар кичен» дүшәмбе яки пәнҗешәмбе көнне үткәрик, алар изге көннәребезнең берсе. Мәчеткә кем тели, шул килсен, ишекләр һәркемгә дә ачык», – дигән ул.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Ифтарны 20нче июнь көнне үткәрергә уйладылар. Шул көнне иртәнге сигезләрдә яңгыр явып үтте. Бар җир сафланды, сулар һавалар да чистарды. Кич белән мәчеткә 31 кеше җыелды. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Авылымның аксакалы Бари абый да яшьләрнең бу эшләрен хуплады, киләчәктә дә дәвам итәргә кирәклеген аңлатты. Мәчеткә килгән һәр кешенең йөзе якты, күңеле саф булгандыр, алар бик канәгать булып өйләренә таралдылар. Болай булгач, авылым яши икән әле дип, мин дә шатландым.

Нурия СИБГАТУЛЛИНА,

Арча районы Түбән Оры авылы

Комментарии