«Кадер кичендә мохтаҗларга җиләк таратты

«Кадер кичендә мохтаҗларга җиләк таратты

Җәй буена бер бөртек җиләк тә кабып карамау башка сыймаслык нәрсә кебек тоела. Әнә бит болын тулы, кибет тулы җиләк, җыярга иренсәң, сатып ал. Арабызда бу татлы җимешне ашарга мөмкинлеге булмаучылар турында уйланганыгыз бар идеме?

Изге аебыз Рамазанның тәмамлануына санаулы көннәр калганда, Кукмараның «Ак калфак» иҗади берләшмәсе әгъзалары райондашларына үзенчәлекле изгелек эшләгән – алар ялгыз һәм авыру карт-карчыкларга җир җиләкләре җыеп өләшкән.

Интернетта утырганда, бер фотога күзем төште. Киң генә болын, шул болында ханымнар җиләк җыя. Ә фотосурәт астында ике җөмләдән генә торган язу: «Матур һәм файдалы чара. Кадер киче буларак, җиләкләр ялгыз, мохтаҗларга күчтәнәч итеп өләшенде». Бу чараны яктыртасым килсә дә, кемгә шалтыратып нинди мәгълүмат алырга белмәдем. Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән мәкальне күз уңында тотып, күрәсең, бу саваплы гамәлдә катнашучылар турында бер сүз дә юк иде. Чү! Менә бу алгы пландагы ханымның йөзе бик таныш түгелме? Игътибар белән карагач, «үзебезнекеләр»не танып алдым. Кукмарадан кунакчыл һәм киң күңелле даими авторыбыз Рафилә апа Фәттахова да катнашкан икән монда.

Ураза ае мөселманнарның күңелләрен сафландырып, изге гамәлләр кылырга этәрә шул. Һәр кешенең күңелендә яшәгән кечкенә генә мәрхәмәтлелек очкыны да зур учакка әверелде. Ураза аенда мондый гадәти булмаган ысул белән мохтаҗларны сөендерүләре турында ишеткәнем юк иде әле, шуңа күрә Рафилә апа Фәттахова белән элемтәгә чыктым.

– Бу чара җомга көнне булды. Без инде күптәннән шушындый әйбер оештырырбыз дип уйлаган идек – җәй башыннан бирле уебызда һәм планыбызда бар иде. «Ак калфак» оешмасы әгъзалары ике машинага утырдык та болынга чыгып киттек. Бөтенебез хатын-кыз, арабызда ураза тотучылар да бар иде. Иң беренче эш итеп, «Кемнең савыты алдан тула?» дигән ярыш оештырдык. Эшмәкәр Ясирә Гарифуллина беренчелекне бирмәде! – дип көлә әңгәмәдәшем.

Җиләк җыю «марафоны»нда катнашучыларның барысы да диярлек 60 яшьтән өлкән ханымнар, күбесе уразада да булгач, җәйге көн кызуында ачык һавада йөрү җиңел булмагандыр. Тик Рафилә апа сүзләренчә, көн артык эссе дә, салкын да булмаган. «Изге эш эшләргә чыккач, Аллаһы Тәгалә һава торышын да таманлап куйган диярсең», – диде ул.

– Бу бит Кадер киче көнне оештырылган иде. Ул көнне яфрак та селкенмәде, күктә бер болыт әсәре дә юк иде. Кадер кичендә изгелек эшләгәч, күңелләребез үсте. Бу чара әле беренче тапкыр гына оештырыла, ләкин аны киләчәктә дә оештырырбыз дип уйлыйбыз, бәлки әле бүтән төрлерәк әйберләр, мәсәлән, каен себеркеләре дә алып кайтып бирербез. Шундый ниятләребез бар инде, иң мөһиме, Аллаһы тәгалә гомерләребезне бирсен! – дип сөйли Рафилә Фәттахова.

Өч сәгать буе җиләк җыйганнан соң, игелек эшләүчеләр беренче эш итеп Әсән-Елга авылындагы бердәнбер ветеран карт янына барган. Җиләкне үзләре үк тотып ашатканнар әле. Кемгә генә керсәләр дә, җылы сүз һәм рәхмәт сүзләре белән озатканнар аларны. Җиләкләрне ялгыз яшәүче, балалары да булмаган карт һәм карчыкларга биргәннәр. Яшьлеген озатып, гомер көзенең кыл уртасына җиткән кеше өчен болынга барып җиләк җыю мөмкин хәл түгел, шуңа күрә чарада катнашучылар беренче чиратта өлкән яшьтәгеләрне сыйлаган.

– Әсән-Елгадан соң Кукмарага киттек. Бер әби янына кергән идек. «И-и балакайларым, җиләк ашарга теләгәнемне кайлардан белдегез? Үзем көчкә аксап йөргәч, җиләк ашый алырмын дип уйламаган да идем!» – ди. Балалары юк аның, ялгыз яши. Шулай итеп каршы алды, рәхмәтләр әйтеп калды. Мәгъшия дигәненең күзләреннән сөенечле күз яшьләре акты. Бик рәхмәтле булдылар. Ул җиләкләр күп тә түгел инде, һәрберсенә литрдан чак кына артык, тик шулай да сабыйларча сөенүләрен күреп, җанга тынычлык иңде. Аздан да күңел була, аздан да хәтер кала, диләр бит. Менә мин үзем пенсионер һәм инвалидлыгым да бар. Инвалидлар көне уңаеннан кечкенә генә күчтәнәчләр таратканнар иде. Аңа калмаган инде, тик барыбер игътибар күрсәтүләре, сине онытмаулары бик рәхәт. Без җиләк тапшырган өлкәннәр үзләренең кирәк булуларын белеп, кайгыртучанлык тоеп сөенгәннәрдер дип уйлыйм, – ди Рафилә апа.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии