- 11.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №40 (10 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Күптән түгел Коръән мәҗлесендә булырга туры килде. Мәрхүмнең кырыгына чакырылган кунаклар арасында имамнар да бар иде.
Тәмле тәгамнардан сыгылып, тулып торган өстәл артында сыйланып, кунак булып, муллаларның изге Коръәннән сүрәләр, Пәйгамбәребезнең хәдисләрен сөйләгәннәрен, аңлатканнарын тыңлап утырдык. Ләкин мәҗлес ахырында муллаларның берсе – яшьрәге вәгазеннән күңелемдә канәгатьсезлек хисе калды. Кыскача гына ул вәгазьнең эчтәлеген китерәм:
– Элекке заманнарда берәү 99 кешене үтергән була. Бервакыт ул кылган җинаятьләре өчен үкенә, хак ислам диненә килергә тели. Киңәшләшергә дип, ул бер дин әһеленә бара. Әллә дин әһеленең сүзләре, әллә үзе аңа ошамый, ул аны да үтерә. Шулай итеп, корбаннар саны йөзгә тула. Үлгәнче, дин белгече аңа үзеннән укымышлы, белемле дин әһеле барлыгы, аның кайда булуын әйтергә өлгерә. Бу бәндә әлеге дин галименә үтенечен сөйли. Галим аңа: «Аллаһтан кичерү сора, догалар укы», – ди. Шуннан соң Хак Тәгалә җинаятьчене кичерә, ул җәннәткә эләгә.
Ничек инде шулкадәр кеше үтереп, җинаять кылган кешене кичереп, җәннәткә уздырырга була? Гомумән, башка берәүнең җанын кыярга кешеләрнең хакы бармы? Моны бары Аллаһ Тәгалә генә эшли ала бит: ул безнең барыбызны һәм бар тереклек ияләрен яраткан, бу дөньядан китүебез дә фәкать аның ихтыяры белән үтәлә.
Вәгазьдән чыгып карасак, дөньялыкта нинди генә явызлыклар, җинаятьләр эшләсәң дә, ахырдан, тәүбәгә килеп, иман китерсәң, син кичереләсең, имеш.
Кеше үтерү, көчләү күп илләрдә иң зур җинаять санала. Аларны гомерлеккә зинданга ябалар. Без күп яктан үрнәк итеп алган, ияргән АКШта үлем җәзасы өстенә җинаятьчеләрне йөз, хәтта аннан да артык елга төрмәгә ябу кануны бар.
Нәрсә дип акласалар да, кеше үтерүне кичерү мантыйкка сыеп бетми, минемчә. Шул уйларымны әйткәч, яшь мулла:
– Абый, төп сүз Ходай Тәгаләнең Үз колларына рәхимле, мәрхәмәтле булуы турында бара бит, – дип җавап бирде.
Икенче мулла, картрагы:
– Хак Тәгалә ул кешене кичереп, җәннәтнең аскысына гына кертә, югарысына түгел, – дип иптәшенең сүзен җөпләде.
Мәҗлестә утыручыларның кайберләре минем хаксыз булуымны әйтте. Дөрес, муллалар киткәч, мине яклап сайраучылар да булды.
Үземне дин кануннарын, кагыйдәләрен белүчеләрдән санамыйм. Шулай да дин тотучыларны ихластан хөрмәт итәм, ун елдан артык «Мөселман календаре»н алдырам, китапханәмдә берничә дистәдән артык брошюра, китаплар бар. Аларны даими укыйм.
Бәлки муллабыз әлеге кыйссаны мин белмәгән, укымаган китаптан алгандыр. Бәлки мин ялгышамдыр. Шуңа күрә ислам динен яхшы белүчеләрнең газета аша үз фикерләре белән уртаклашуын үтенәм.
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Комментарии