- 11.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №40 (10 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Сәламәт акыл белән уйлаучыларга сер түгел, Татарстанда хасил булган тотрыклы вәзгыятьне какшату сәясәте инде соңгы 2 елда дәвам итә. Ул күбрәк детальләр белән бара. Бигрәк тә, ваһһабчылыкка каршы көрәшәбез, дигән сылтау аркасында, бу агымга бернинди катнашы булмаган кешеләр дә корбан булып кала. Әгәр Татарстан, тотрыклылык саклыйсы килсә, һичшиксез, бу провокаторларны туктатырга тиеш. Аларның гамәлләре ялган, гаделсезлек юлы белән эшләнә һәм үзләрен мөселман дип санасалар да, алар Исламга каршы максатчан эшлиләр. Бер сүз белән, ахырзаманның ачык чагылышы бу.
ЯҢА ПРОВОКАЦИЯ
Рәис Сөләйманов чираттагы язмасын чыгарды – татарофоб «Регнум» интернет сәхифәсендә «Түбән Кама мөхтәсибе мәдрәсәгә шәкертләрне кертми» дип белдерде. Анда Җәмигъ мәчетендә урнашкан «Рисәлә» мәдрәсәсенә укырга килгән 10 шәкертне бирегә кертмәү турында сүз бара. Мәдрәсә директоры Рәфыйк Исламгалиев: «Район мөхтәсибе яшьләрнең дини белем эстәвен теләми», дип белдерә. Ахырдан ялган экспертлар бу идеологик максаттан эшләнә дип нәтиҗә чыгара.
Шуны истә тотарга кирәк, Рәис Сөләйманов – татарга каршы эшләүче Мәскәү шымчысы. Ә Рәфыйк Исламгалиев баскан җирдә чирәм корый, ул фетнәче. Бу хакта соңрак.
Түбән Кама мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, сүз шәкертләрне бинага кертмәү турында түгел, ә мәдрәсә директорының эшне үзе оештырырга тиешлеге хакында булырга тиеш. Рәфыйк Исламгалиев бернинди әзерлексез, «3 мәртәбә ашату, сыйныфлар,сәкәннәр бирегез», дип хат язган да, хуҗа сыман барысын да таләп иткән. Аның Түбән Кама мөселманнары арасында узган елдан бирле фетнә чыгарып йөрүче, моңа кадәр дә бармакка бармак сукмаган кеше булуы турында матбугат инде элегрәк шаулаган иде. Өстәвенә, шәкертләрне ашату моңа кадәр дә булган. Мәдрәсәне тараткан кеше, изге нияттә икән, нигә эшне үзе оештырмый, дип гаҗәпләнүләр табигый хәл. Бу чираттагы провокация.
МӨФТИЯТКӘ КЕМ ЯКЫН: 300 МӨСЕЛМАНМЫ, ӘЛЛӘ ФЕТНӘЧЕМЕ?
Рәфыйк Исламгалиев «Рисәлә» мәдрәсәсенә 2011 елның көзендә мөфти Илдус Фәиз тарафыннан директор итеп билгеләнә. Шуннан соң Түбән Камада моңа кадәр булмаган сәер хәлләр башлана. Мәдрәсәдә шәкертләрне, мөгаллимнәрне куып бетерә. Әгәр узган уку елы башында «Рисәлә»дә 56 шәкерт белем алган булса, ел ахырына аларның саны 2гә генә кала. Һәм шуларга өстәп, директор белән тагын бер мөгаллим эшләп ята. Бу саннар белән дә инде нәтиҗә ясарга мөмкин. Шул ук вакытта, әйтергә кирәк, Түбән Кама мөхтәсибәте оештырган мәчеттә кичке укулар зур уңыш белән бара. Анда быел гына да 140 кеше шәһадәтнамә алып чыкты. Кемнең ничек эшләве шуннан күренә.
Әмма бу гына түгел. Рәфыйк әфәнде Түбән Камада мөселманнарга каршы эшли башлый һәм ясалма проблемалар тудырып район мөхтәсибәтен һәм баш имам Йосыф Дәүләтшинга яла ягу белән шөгыльләнә. «Безнең гәҗит» бу хакта инде тәфсилләп язган иде («Гаделсезлек, ялган һәм куркыныч киләчәк» (18 гыйнвар, 2012 ел). Анда сүз гади мөселман гаиләсенең таркалуы турында барды. Имеш, ир белән хатын дингә төрлечә ышанганнар һәм шуңа алар арасында каршылык туган. Таркалуга мөхтәсиб Йосыф хәзрәт гаепле икән. Рәфыйк бу турыда мөфтияткә журналистлар чакырып үзе сөйләде, моны Рәис Сөләйманов республика проблемасы дәрәҗәсенә күтәрде. Мин журналист тикшерүе үткәргәч, шуны ачыкладым: ир белән хатын бергә яши, ә аерылышып алу очрагы элек тә кабатланган һәм эш диндә түгел, ә төрле характерларның кайвакыт туры килеп бетмәвендә. Йосыф хәзрәт, мөгаллимнәр бу гаиләне татулаштыру буенча барысын да эшли. Әмма Рәфыйк әфәнде, белем учагы «директоры» булуына карамастан, мөхтәсибәтне гаепли. Шул ук вакытта гаиләгә ярдәм итүдә бармакка бармак та сукмый.
Мондый яла ягу, максатчан фетнә чыгару бу гына булмаган. Юкса, март аенда Түбән Камада яшәүче 300 мөслимә кулы куелган хат язылмас иде дә. Анда мөслимәләр Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз белән Түбән Кама башлыгы Айдар Метшинга «Рисәлә» мәдрәсәсенең яңа ректоры Рәфыйк Исламгалиевны вазифасыннан алуны сорый. Имамнар белән генә түгел, хәтта хатын-кызлар белән ызгышып йөргәне мәгълүм, димәк. Аларга: «Сез сектантлар – үтерегез мине», «сез – ваһһабитлар» дип әйтә килгән. Ахыр чиктә, шундый мәгълүматлар таралды, аның сакчылар һәм 40 мең сумлык хезмәт хакы белән тәэмин итсәгез, Түбән Каманы тулысынча чистартам дип ышандыручы язма сүзләре бар.
Ә Рәис Сөләйманов белән хезмәттәшлек итүе – бөтен хакыйкатьне ача. «Татары за Израиль» оешмасы вәкиле булудан тыш, аның хакында «Безнең гәҗит»кә тарихчы Дамир Исхаковның әйткән сүзләре: «Татарстан Президентына каршы көчләр бар дип уйлыйм. Күп вакыт иминлек органнары исеменнән хәрәкәт итүче төрле шәхесләр бар. Рәис Сөләйманов кебекләр. Алар иң радикал көч йогынтысында эшләүчеләр. Алар турыдан-туры идарә итүчеләр түгел, әмма үз бурычлары бар. Вазифалары Татарстанга тотрыксызлык кертү, чөнки аларга бу республика кирәк түгел», – ди Дамир Исхаков. Өстәвенә, Казанда 19 июль вакыйгаларыннан соң, Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе дини һәм этнодини тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Рәис Сөләйманов Татарстанда исламчыларның хәрби күнегүләр лагеры булуы хакында сүз тараткан иде. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы республикада мондый лагерь булуын кире какты. Бу «белгечләрнең» ялган белән сөрән салу булуы ачыкланды. Сүз уңаеннан, Сөләйманов җитәкләгән институтны ябу артыннан Минтимер Шәймиев йөреп караган.
Ярый, Рәис Сөләйманов провокациясе ачык бара, ә мөфтиятнең Рәфыйк Исламгалиевны һаман вазифадан алмавын ничек аңларга?! Һаман мантыйкка сыймый, дини идарәгә кем якынрак: кайчандыр бөтен милкен сатып, үз илен ташлап Сүриягә киткән, моңа кадәр дә фетнә оештырган Рәфыйк әфәндеме, әллә 300 мөслимәме?!
Һәркемгә ачык: дингә зыян китерә торган эшнең максаты динне бетерү булса, бу кяфер гамәл санала, максаты шәхси мәнфәгатьне кайгырту булса, диннең үзенә каршы булмаса, әмма зыян китерсә дә – зур гөнаһка керә. Мөселманнарны якларга тиешле мөфтияттә мондый кеше булырга тиешме?
«РИСӘЛӘ» ЯЗМЫШЫН ТАТАРСТАН МӘДРӘСӘЛӘРЕ КАБАТЛЫЙ
Русия дәрәҗәсендә традицион Ислам сәясәте – радикаллыкка каршы көрәшү өчен башкарыла. Әйтик, бу ваһһабчылыкка каршы альтернатива буларак. Әгәр ата-бабаларыбыздан килгән Исламны үстерү нияте бар икән, моның өчен мөселман мәгариф системасын көчәйтү кирәк. Бу иң зур корал. Әмма соңгы елларда ничек килеп чыкты: мәдрәсәләрне үстерү урынына, аларны бөтенләй юкка чыгардылар. Бу республиканың бер районында гына түгел, Әлмәт районы, Казан шәһәре мәдрәсәләре дә авыр хәлдә. Бу җәйдә Рөстәм хәзрәт Батров җитәкчелегендә Голәмәләр шурасы мәдрәсәләр белән танышкан. Шуннан соң, вәзгыятьне күзәткәч, бөтенләй аптырашта калган: булган бөртек мәдрәсәләр дә юкка чыгып бара икән бит! Шәкертләрне куып кына проблема бетә аламы? Бу, киресенчә, Исламны, бигрәк тә традицион Исламны абсурд дәрәҗәгә төшереп, бөтенләй юк итү күренеше. Булган 56 шәкертне куып, ике бөртек шәкерт белән калган директор Рәфыйк Исламгалиевның мөхтәсибәткә каршы чираттагы донос язып йөрүе аңлашыла. Бу аның эше, күрәсең, алай булмаса, күптән тәүбәгә килгән булыр иде.
Әмирхан ИСХАКЫЙ.
ТАТАРСТАНДА ФЕТНӘ ДӘВАМ ИТӘ ,

Комментарии