- 11.11.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №45 (8 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
«Безнең гәҗит»нең 37нче санында (12 сентябрь, 2018 ел) Мәгъмүрә Мәрданованың «Укытучы «ярдәме» дип аталган язмасы басылган иде. Аны укыгач, минем дә чын укытучы ярдәме турында язасым килде.
Тәкәнеш урта мәктәбендә укыганда 5нче-10нчы классларда безнең класс җитәкчесе Әхмәтова Бәдәр Мөниповна иде. Без аны Бәдәр апа дип кенә йөрдек. Ул бик йомшак, миһербанлы кеше иде. Без аны әниебезне яраткан кебек яраттык. Укып бетергәч тә Бәдәр апа безнең «адреслар өстәле» булды. Кайларга гына таралышсак та, һәрберебезнең адресларын җибәреп, безнең белән элемтәдә торды.
Унынчы классны тәмамлагач, югары уку йортына имтиханнар тапшырып, институтка керүем хакында белешмә алып, туган авылым Югары Тәкәнешкә кайттым. Абыем – армиядә, әнием берүзе. Нишләргә? Уйладым да, эшкә урнашып, читтән торып укырга булдым. Ни өчен имтихан бирергә бардым соң? Анысы – үземнең классташлардан калышасы килмәде. Янәсе, «5»легә укыды, ә институтка керергә курыкты, дип әйтмәсеннәр.
Кичкырын әнием белән чәй эчеп утырабыз. Зур төенчек тотып, Бәдәр апа килеп керде. Ул район үзәгеннән 5 чакрым җәяүләп (без һәр көн шулай укырга йөрдек), безгә килгән. Миңа төенчегендәге бүләкләрне бирде. Анда ике шадра сөлге, бер ак урын җәймәсе, зур шакмаклы бер кило чамасы шикәр һәм юлга акча. Мине укырга барырга үгетләп күндерде. Аның сүзләре әле дә исемдә: «Әле классташларыңның шактые конкурстан уза алмады, син узгансың. Мин сиңа бераз акча җибәреп торырмын, укы гына!»
Бәдәр апаның ире сугышта һәлак булган, өч баласын ялгызы тәрбияли. Дөрес мин ул акчаларны алмаска тырыштым. «5»легә укыгач, стипендиям җитәрлек булды. Без ул вакытта кафе, рестораннарга йөрмәдек. Өйдән алып килгән ит, йомырка, бәрәңге булгач, ашауны үзебез пешерә идек. Ул «дуслык ашы» дип атала иде. Чөнки анда һәркем алып килгән ризык катнашкан була.
Бәдәр апа белән ара өзелмәде, хат алышып тордык. Үзем белән бергә укып бетереп, хәрби белем алган классташыма кияүгә чыгып, Балтыйк буе илләренең берсендә яшәгән чак. Ял көне, иртәнге сәгать тугызлар. Ишектә кыңгырау шалтырый. Барып ачсам – Бәдәр апа басып тора. «Менә беренче пенсиямне алдым да, үзем укытып олы юлга чыгарган укучыларымның беразын булса да йөреп чыгарга булдым. Иң беренче сезгә килдем», – дип, күрешергә кулын сузды. Нинди очрашу! Кочаклашып, шатлыктан елаштык.
Ике атнага дип килгән Бәдәр апа китәргә җыена. Безгә ямансу. Балалар да аны бик яратты. Өйдә олы кеше булгач, эштән кайтуы да күңелле. Үгетли торгач, калды Бәдәр апа. Бераздан кызы Алсудан хат килеп төште: «Әни, нишләп чит кешеләрдә озак ятасың? Безгә кил инде!» Бәдәр апа аңа хат язды: «Кызым, ачуланма, Рашит белән Рәсүлә дә мин тәрбияләп, укытып чыгарган укучыларым. Барыгызга да чират җитәр». Шулай итеп, Бәдәр апа бездә кышны чыкты. Зурлап 60 яшьлек юбилеен үткәрдек. Үзебез ялга кайтканда бергә Татарстанга кайттык. Менә нинди класс җитәкчеләре дә була ул!
Рәсүлә МИҢНЕХАНОВА,
Мамадыш районы, Олыяз авылы
Комментарии