- 11.11.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Пәйгамбәребез: «Хаҗ белән гомрә кылучылар Аллаһ янында кунакта», – дигән. Миңа бер ай элек Раббым янына кунакка барырга насыйп булды. Хаҗ сәфәре – Ислам диненең соңгы, бишенче баганасы. Мәдрәсәдә гыйлем ала башлау белән һәр елны дин кардәшләребезне изге сәфәргә озатканда күңел кызыгып куя иде, хаҗи-хаҗияләрнең исән-имин гыйбадәт кылып кайтып, изге сәфәр тәэсирләрен күз яшьләре аша бәян итүләрен тыңлап, «Миңа да шул җирләрне күрүне насыйп итсәң иде, Раббым!» – дип, калебем ихластан дога кыла иде.
Изге Рамазан аеннан соң, 2019нчы елның «Эшчеләр елы» булу уңаеннан, ТР Президентының «Кайдадыр эшләп, авыл җирлегендә имам вазыйфасын үтәүче хәзрәтләр»гә бирелүче грантына мин ия булып, хаҗ сәфәренә юллама белән бүләкләнүемне мөхтәсибебез Азат хәзрәт хәбәр иткәч, тәмам югалып калдым, үземнең хәзергә дини, рухи һәм матди яктан әзер түгеллегемне җиткердем. Икенче көнне Диния нәзарәтеннән, ДУМ РТ Хаҗ оешмасыннан җитәкче хәзрәтләр шатлыклы хәбәрне җиткерделәр. Аларга да шул ук җавап булды. Әмма алар Аллаһ Тәгаләнең кодрәтеннән башка агач яфрагы да селкенмәгәнен, Раббыбыз җир өстендә яшәүче мөселманнар арасыннан мине сайлап алган икән, бу – Аллаһ Тәгаләнең олы рәхмәте, мондый мөмкинлекнең һәркемгә дә бирелмәвен, яңадан насыйп булмаска мөмкинлеген кабат-кабат аңлаттылар.
Хаҗ сәфәрендә группабызның җитәкчесе – Казан шәһәрендәге үзем белем алган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе проректоры, бик тә хөрмәт иткән остазым Зөлфәт хәзрәт безне хаҗга чыгар алдыннан ике тапкыр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә җыеп укулар үткәрде. «Хаҗда изгеләр генә үлеп кала, без ул дәрәҗәгә җитмәгән әле», – дип куркуларыбызны да таратты. Анда күргән сынаулар аша Аллаһ Тәгалә безгә гөнаһлардан арынырга мөмкинлек бирә, чөнки пәйгамбәребез: «Кем Аллаһ ризалыгы өчен дип хаҗ кылса, начар сүзләрдән һәм хәлләрдән үзен тыйса, гөнаһлардан шул тикле чистарынган хәлдә кайтыр ки, анадан яңа туган көнендә булган сыман», – дигән.
Тирән дулкынланып көткән икенче август көне! Мәңгегә йөрәккә уелып язылган вакыйга – хаҗ сәфәренә юлга кузгалдык. Казан аэропортында гомеребездә беренче мәртәбә ихрамнарыбызны ябынабыз, Татарстаныбызның төрле җирлегеннән җыелган 250 кардәш без. Иң уңайлы самолетка утырып, барчаларыбыз да кычкырып Аллаһ Тәгаләгә мактаулар әйтәбез: «Ләббәйкәл-лааһүммә ләбәйкә, ләбәәйкә ләә шәриикә ләкә ләббәйкә иннәл-хәмдә үән-нигмәтә ләкә үәл-мүлкә, ләә шәриикә ләк». Ягъни «Йә, Раббым, мин Синең каршыңда, Синең бернинди тиңдәшең юк». Биш сәгатьтән изге Сәгуд Гарәбстаны җирләренә аяк бастык.
И, Мәккә, Изге Мәккәбез! Адәм галәйһиссәләмнән алып күпме пәйгамбәрләр яшәп хаҗ гамәле кылган, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам туган-үскән, пәйгамбәрлеге башланган изге шәһәр! Нур тавында Аллаһы Тәгаләдән Пәйгамбәребезгә вәхи килеп, Коръән аятьләре иңә башлаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламнең бәндәләрне Хак Тәгалә күрсәткән туры юлга күндерү өчен, безләрне җәһәннәм утыннан коткару өчен күпме җәфа, авырлыклар, газаплар күргән шәһәре! Әдәм галиәссәләм белән Хәва анабызның җәннәттән куылгач кабаттан очрашып, елый-елый Аллаһ Тәгаләдән гафу сорап дога кылган рәхмәт тавы. Мин чынлап та шушы изге урыннарда йөримме соң?! Төшем генә түгел микән бу? Мәккә урамнарында йөргәндә, мәчетләрендә гыйбадәтләремне кылганда күз яшьләре аркылы шушы уйлар килде башыма. Аллаһка шөкер, өнем! Мин бит чыннан да пәйгамбәребез йөргән, пәйгамбәребезнең эзләре калган изге туфракта йөрим! Монда матур-матур чәчкәләр дә, агачлар да үсми, җир заты-туфрак та юк, әйләнә-тирәдә гранит ташлар, таулар. Мәккә шәһәре гомумән таулар арасына урнашкан. Әмма бу җирләр Аллаһ Тәгаләм каршында иң изге, бөек булган кадерле җирләр. Монда очсыз-кырыйсыз халык диңгезен хасил иткән биш миллионнан артык, ничәмә-ничә төрле телләрдә сөйләшүче, дөньядагы 130 илдән җыелган мөселман халкы Кәгъбатулланы әйләнеп тәүваф кыла. Бер көтүчегә – укый да, яза да белмәүче пәйгамбәребезгә иңгән ислам диненең ничек киң таралганына хәйран каласың. Бу халыклар берсен-берсе күңелләре белән Аллаһка иман китерүләре аша, ислам дине аша аңлыйлар. Гыйбадәтләребездә барыбызның да теленнән бер үк төрле сүзләр тәкрарлана, Бер Аллаһка мәхәббәт, ялвару яңгырый һәм күңелгә гаҗәп рәхәт була. Бу халыклар барысы да синең милләтең кебек тоела, чөнки барыбызның да максатыбыз бер – Аллаһы Тәгаләгә якынаю, гөнаһларыбызның ярлыкавын сорап ялвару, җәннәт сорау. Кыйблабыз бер – Кәгъбәтуллаһ! Әл-Хәрәм мәчете. Бу – дөньяда иң зур мәчет, ярты миллионга кадәр кеше сыйдыра. Комплекс эчендә, Кәгъбәдән кала, изге Зәмзәм чишмәсе, Сафа һәм Мәрвә калкулыклары урнашкан. Пәйгәмбәребез: «Әл-Хәрам мәчетендә намаз кылу гади мәчеттә 100 мең намаз кылуга тиң», – диде. Кәгъбәтулла тирәли әйләнүче өрлектәй ирләрнең күзләреннән яшь ага, мәчетнең эчендә һәм тышында бер буш урын тапмассың: бар халык намазда. Хаҗ гамәле – кыямәт көненең билгесе, биш миллионнан артык кеше бер мәйданда, өсләребездә бары ихрам (ике кисәк ак тукыма) гына ябылган. Үзебез белән бер нәрсә дә, җыйган малыбыз да, байлыгыбыз да, хәтта кигән киемебез дә юк. Гаүрәтләребезне каплаучы ихрам кәфенлегебезне хәтерләтә һәм Аллаһ Тәгалә каршында без баймы-ярлымы, гади хезмәткәрме-җитәкчеме, колмы-патшамы – бер тигез икәнебезне аңлата. Янәшәңдә атлаучы хаҗилар арасында ике күзе дә сукыр йә ике кулы юк, йә ике аягы юк, яки бөтенләй зәгыйфь кешенең хаҗ кылуын күреп, бу кардәшнең Аллаһ каршында ике күзе дә күреп, ике кулы, аягы сәламәт булып, Раббыңны танымаучыга караганда нинди хәерле икәнен аңлыйсың. Үзе йөри алмаган зәгыйфьләрне коляскаларда йөртәләр. Тышта 50-52 градус эсселек.
Дөньядагы иң зур чатыр шәһәрчеге Мәккә янындагы Мина үзәнлегенә урнашкан. 100 мең чатырның барысында да кондиционерлар эшли, шәһәрчектә бәдрәф һәм госел коену урыннары, медицина үзәкләре һәм янгын хезмәте нокталары бар. Бу урыннан төп хаҗ башлана.
Корбан бәйрәменә бер-ике көн кала, без дә чатыр шәһәрчегенә күчендек һәм шушында шайтанга таш ату һәм Корбан бәйрәмендә корбан чалу йолаларын үтәдек. Ибраһим пәйгамбәр улы Исмәгыйльне корбан итеп чалырга алып барган урыннарда булдык.
Хаҗның иң югары ноктасы – Гарәфә үзәнлеге. Хаҗилар монда Корбан бәйрәме алдындагы көндә килә. Бу урында бөтен гөнаһлар кичерелә. Үзәнлек Мәккәдән 20 километрда урнашкан.
Хаҗ сәфәренә баруыбызның ике максаты бар. Беренчесе – Аллаһ кушкан гамәлне үтәп, аның рәхмәтенә ирешү, икенчесе –Раббыбыздан гөнаһларны кичерүне сорау, ялвару. Пәйгамбәребез «Хаҗ ул – гарәфә», – диде. Узган көнне үк җитәкчеләребез безне кисәтте, иртәгә Аллаһ Тәгаләнең үзенә «кабул итү» көне, ягъни гарәфәгә барабыз, диде. Хаҗилар шушында елый-елый гөнаһларын ярлыкауны сорап дога кыла. Аллаһ Тәгалә үзенең иң якын, сөекле, барлык сынауларына сабыр итүче илчесе Ибраһим пәйгамбәрдән: «Мин сине ничек итеп олылыйм?» – дип сорагач, Ибраһим: «Минем өммәтем Сиңа ничек итеп якыная ала, гөнаһлардан ничек котыла ала – шуны өйрәт», – диде. Аллаһым: «Хаҗ! Үзең һәм өммәтең хаҗ кылсын, синең эшең чакыру, минем эшем җиткерү», – диде. Кардәшләрем, әгәр без хаҗ сәфәренә чакыру ишетсәк, иң башта аның бәясенә авырыксынып карыйбыз, янәсе бик кыйммәт. Хаҗ гамәлләрен үтәгәндә шуны аңладым: безнең дөньялыкта кылган гөнаһларыбызны кем, кайчан кичерә ала? Әти-әниең, җитәкчеләрең, балаларың кичерә аламы? Юк, берсе дә кичерә алмас. Әллә инде Раббыбыз каршына гөнаһ тулы капчыклар белән барабызмы? Хаҗ – Аллаһның безгә булган олы рәхмәтедер. Күпләребез җәен берничә тапкыр чит илләргә зур бәяләргә ял итәргә бара, утырып йөри торган машиналарыбыз да берничә мәртәбә хаҗ сәфәренә барып кайту бәясендә. Табибларга, җитәкчеләргә керү өчен, кабул итү көненә алдан ук үзебез барып язылабыз, Аллаһ Тәгаләбезнең дә кабул итү көненә – хаҗ сәфәренә берничә ел алдан язылып куйсак иде.
Хаҗ гамәлләрен үтәгәч, изге Мәдинә шәһәренә юл алдык. Мәккәнең мөшрикләре пәйгамбәребезне кугач, ул Мәдинәгә китә. Ике шәһәр арасы 500 км. Мәдинәдә Ән-Нәби – пәйгамбәребез мәчете каршы алды. Сүзләр белән генә әйтеп биреп була алмый торган ап-ак матур, затлы мәчет. Мәчет эчендә рәсүлебезнең, Гомәр һәм Әбү Бәкернең каберлекләре урнашкан изгеләр бакчасы.
Изге җирләрдә булган мизгелләр күңелнең иң түренә урнашып, һәрдаим искә төшеп сагындыра. Ул көннәр ерагайган саен, кадере, кыйммәте тагын да артып, йөрәк сулкылдый һәм гомер буена шулай булыр. Чөнки бу минем тәүге, белеп булмый: бәлки, соңгы хаҗымдыр. Шуңа ихластан дога кылам. Шушындый грант булдырганы өчен Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Азнакай шәһәре һәм районы башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улына район җирлегеннән мине бүләкләгәне өчен Аллаһ Тәгалә үзен бүләкләп сәламәтлек, гаилә, балалар бәхете, тормышта һәм хезмәтендә зур уңышлар, хәерле гомерләр насыйп итсен. ТР Диния Нәзарәтенә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга, ДУМ РТ Хаҗ оешмасына, җитәкчебез Зөлфәт хәзрәткә, мөхтәсибебез Азат хәзрәткә, мәхәллә имам-хатыйбларына мине тәкъдим иткәннәре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Хезмәт куйган эш урынымнан «Азнакаевскнефть» идарәсе җитәкчесе М.М.Залятовка, Р.С.Мусинга, Р.Р.Шакировларга зур рәхмәт. Аллаһ Тәгалә Сезгә минем белән бергә хаҗ кылган кебек әҗер-саваплар насыйп итсен.
Татшуган авылы имам хатыйбы хаҗи
Равил хәзрәт ДӘҮЛӘТ,
Азнакай районы

Комментарии