- 12.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №5 (8 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, «Безнең гәҗит»нең 11 гыйнвар 2012нче ел санында басылып чыккан Мәхмүт Хафизның «Ник мәчеткә йөрми башладым» мәкаләсе мине күптән борчыган нәрсәләрне яңадан кузгалтып, сезнең газета битләре аша үз фикеремне әйтергә этәргеч ясады. Мин инде урта яшьтән узган кеше. Көндәлек тормышта еш очраучы тотнаксызлыклары, тупаслыклары белән билгеле, анысы гына җитмәгән, инде бөтен дөнья күләменә тарала торган газета-журнал битләрендә дин әһелләренең тискәре яклары сурәтләнү ислам диненә турылыклы кешеләр күңелендә ризасызлык тудырса, дингә яңа килергә омтылучыларны кире якка этәргәнен аңлавы авыр түгелдер. Кызганычка каршы, миңа тормышта ислам динен үстерүдә һәм ныгытуда күп көчләрен куйган хөрмәтле хәзрәтләр белән бергә үз-үзләрен тотышлары, тәртипләре белән читкә – динсезлеккә «өндәүче» муллалар белән дә очрашырга туры килгәләде. Бу күренеш турында бер мулла белән сүз башлагач, «Җавабын үзләре бирер. Безнең аларда эшебез юк», – дигәнрәк җавап ишеттем. Бик кызыклы җавап. Бер пычрак сыер бөтен көтүне буйый дигән халык мәкаленә өстәп шуны гына әйтергә була: бу пычракның да иң пычрагы – иң әшәке җинаять. Мәчет подвалында исерткеч эчемлекләр, наркотиклар сатып күңел ача торган туры мәгънәсендә бардак ачкан муллага, яки «мәетләр рухына багышлап догалар укы» дип бирелгән хәер акчасына аракы эчеп кәефләнүче, ачулана башлагач, «Алар бит миңа шушы сүрәнең шушы аятен укы дип бирмиләр, минем нинди гөнаһым булсын, гөнаһым юк», – дип акланучы дин әһеленә, яки круиз теплоходында попның киемнәрен киеп, тәресен муенына асып, ярым шәрә хатыннар белән биюче исерек дин җитәкчесенә башкача ничек әйтергә мөмкин. Бу кешеләр ислам динен тотучы меңнәрнең җитәкчеләре, аларны туры юлга өндәүчеләр бит. Безнең илдә һәр кешегә теләсә нинди динне тоту хокукы бирелгән. Бу дин сиңа ошамый икән, нигә миллионнарча кешеләрнең иң изге хисләреннән көләргә – башка динне кабул ит; син җитәкче – шуны онытма: синең һәр сүзең һәм тәртибең күпләр өчен маяк, үрнәк булырга тиеш.
Соңгы 20 ел эчендә, һәркемгә билгеле булганча, илебездә төрле өлкәләрдә бик кискен зур үзгәрешләр булды, бара. Авылларда мәчетләр яңадан торгызылды, торгызыла; белемле яңа муллалар мәчетләрдә вәгазьләр укый башлады, ләкин аларның күбесенә кешеләр белән аралаша белү, һәр кешенең эчке кичерешләрен, психологиясен аңлау, үз бурычларын тулы һәм төгәл итеп үтәү җитенкерәми дияр идем. Бер-ике генә мисал китерәм. Хәзрәт янына абыйсының мәетен җыюда ярдәм сорап барган сеңлесе төксе генә «Тәһарәт алганмы?» дигән сорау ишетә. Димәк, бу хәзрәт җан чыгу ачысының нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмый. Мәчеттән чыгып килүчеләр хәлле генә бер гаилә мәете янында догалар укыр өчен дин әһелләренең сүгешә-сүгешә якалашу шаһитына әвереләләр. Мәетне юганда мулла һәм ярдәмчесенең кичә булган хәлләр турында көлешә-көлешә сөйләшүләрен ишетү миңа бер генә дә кызык булмады, аларга карата нәфрәттән башка нәрсә тудырмады. Бәлкем, бигрәк вакчыл бу кеше, диярсез, ләкин тамчыдан күл җыела, ди халык.
Динебез бер булса да, татар халкы белән гарәпләр арасындагы аерма җир белән күк шикелле (ислам дине безгә гарәпләр аша кергән). Ислам дине әһелләренә бу нәрсәгә игътибар итмәү, минемчә, бик зур хата. «Намаз укымасаң, ураза тоту дөрес түгел». Бу сүзләр, ислам дине кануннары буенча, бәлкем, дөрестер дә, ләкин ил буенча күпме эшче, хезмәткәр изге Рамазан аенда уразада булырга тырыша, ә кем соң уразадагы кешеләргә эш вакытында намаз укыр өчен шартлар булдырган; Русия буенча түгел, атаклы Татарстанда гына булса да андый җир бармы? Төркия яки Иранда биш вакыт намаз уку законлаштырылган, ә бездә? Эш вакытында берничә мәртәбә намаз укырга сораган хезмәткәрне, төрле сәбәпләр табып, «рекомендация» биреп эшеннән сөрәчәкләр. Барыбызның да гаилә, балалар һәм башка чыгымнар да бар бит. Бомж булып йөрисең килсә, хуҗаларның рөхсәтен сорарга яки сорамаска да мөмкин. «Бәдрәфтә олуг хаҗәтне үтәгәннән соң кәгазь, чүпрәк, үлән, печән яки башка нәрсәләр белән сөртенү – зур гөнаһ» дигән сүзләрне укыйм. Иртәгесен ислам динендәге кешеләрнең урам буйлап, болай да шыплап тулган трамвай-автобусларда, тәһарәт алу өчен кирәк булган комган, башка кирәк-яраклары белән эшкә ашыгулары күз алдыма килде. Дин әһелләре, мине имансызлыкта гаепләргә ашыкмагыз. Мин бу хәлләрнең шаһиты буларак күңелем борчылганга, мондый нәрсәләр кабатланмасын иде дип язам.
Өстә язылган сүзләргә күп мисаллар китерә алырлык булсам да, динебез белән бер дәрәҗәдә булган мәсьәләгә күчүне кирәгрәк саныйм. Бу – безнең туган телебез. Республикабызның беренче Президенты телебезне саклап калу буенча күп эшләр эшләсә дә, бүген аның башлангычыннан акрынлап кына читләшү бара. Туган телне саклап калу проблемасы бүген дә актуаль булып кала бирә. Мәктәпләрдә татар теленә бирелгән сәгатьләрне киметеп, аның сәгатьләрен башка предметларга бирү, укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләренең бу предметны укытуга карата бөтенләй башкача карау, «бюджет кыса» итенгәләп беренче чиратта татар мәктәпләрен башка мәктәпләр белән берләштерү бара. Татарстан республикасының Конституциясе буенча бездә икетеллелек турындагы карар кабул ителгән. Ләкин әлегә кадәр республикабызда яшәүче бер генә урыс кешесенең дә, вата-җимерә булса да, татарча сөйләшкәнен ишеткәнем юк, шулай ук югарыда утырган татар түрәләре дә бары урыс телендә генә чыгыш ясауны урынлы саный. Гаҗәпләнми мөмкин түгел, чөнки бер генә урыс кешесе җыелышларда катнашкан очракта да татарлар үз фикерләрен урыс телендә җиткерергә тиешләр. Чит ил кешеләре безнең җитәкчеләрне тәрҗемәчеләр аша тыңлый. Бездә дә үз телләрен оныткан татар түрәләре һәм башка милләт вәкилләре өчен татарлар белән аралашуда яки җыелышларда шундый алым куллану, минемчә, телебезне саклап калуда зур этәргеч булыр иде дип уйлыйм. Берничә ел элек миңа татарлардагы катнаш никах турындагы статистика мәгълүматлары белән танышырга туры килде. 44 % ирләр һәм 46 % татар хатын-кызлары катнаш никахта яши диелгән, бу сан бүген тагын да үскәндер, билгеле. Статистика «гражданский брак»ны исәпкә алмавын искә төшерсәк, телебезнең нинди хәлдә икәнен күзалларга мөмкинлек бирә. Минем күзәтүемчә, катнаш никахтан туган балаларның атасы яки анасы татар булса да, балалары бары тик урыс телендә генә аралаша белә, «син татарча беләсеңме?» дисәң, «билям» дигән җаваптан башка юньле сүз ишетмисең. Кызганычка каршы, шундый күренеш шәһәрләрдә һәм урыс авылларында яшәүче татарлар арасында еш очрап, татар балалары, Ф.Бәйрамова ханым әйткәнчә, маңкортларга әйләнәләр. Туган телебезне саклап калу бүген иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Нинди генә мәчетләр төзесәк тә, нинди генә матур вәгазьләр сөйләсәк тә, мәчетләребезнең буш булуы, вәгазебезне тыңларга кеше булмау ихтималы бар. Дин әһелләренә дин белән бергә халык ихтыяҗларын да кайгырту халыкка якынаерга һәм илдә барган үзгәрешләрне дөрес бәяләргә мөмкинлек бирер иде. Төрле башлангычта сез безнең җитәкчебез булырга тиешле кешеләр.
Илнур, Менделеев районы.
P.S. Мин урыс авылында яшәүче татар кешесе булсам да, татарлар белән еш аралашып яшим. Мәкаләмдә китерелгән мисалларның күбесе минем алда башкарылса, бер урында газета битләрендә басылган әйбердән дә файдаландым. Тәнкыйтькә эләккән хәзрәтләрнең яки остабикәләрнең мине газета битләре аша имансызлыкта гаепләү белән бергә өемә каргышлы хатлар җибәрүләрен теләмим, шул сәбәпле сездән минем адресым бары редакция өчен генә билгеле булсын дигән шарт куярга мәҗбүр булам.
РЕДАКЦИЯДӘН: Автор бик катлаулы һәм бәхәсле тема күтәрә. Әлеге хатны укыгач, кайбер урыннарда сискәнеп китәсең, арттырыбрак та җибәргәндер, дип уйлап куясың. Чөнки исерткеч эчемлекләр, кәеф-сафа коручы дин әһелләренең барлыгына күңел ышанмый. Ә сафлык, ихласлык җитмәве хак. Килешүчеләр дә булыр, килешмәүчеләр дә. Һәркем үз фикерен белдерергә хокуклы. «Безнең гәҗит» төрле карашларны, төрле фикерләрне белдерергә форсат бирсә дә, бу әле алар белән редакция килешә, дигән сүз түгел.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Мине имансыз димәгез ,

Комментарии