Кем идек – кем булдык? Яки татар исламга кайтырмы?

Кем идек – кем булдык? Яки татар исламга кайтырмы?

Мин бу мәкаләне бер кешене дә, бер генә имамны да кимсетер өчен язмыйм. Милләтебезнең фаҗигасен акылы фикер тудырырга сәләтле булган милләттәшләремә, имамнарга аңлатырга тырышып кына язам.

Бүген без: «Татар халкы бердәм түгел», дип әйтергә яратабыз. Мин бу сүз белән һич кенә дә килешә алмыйм. Бүген татар халкы моңа чаклы һичкайчан булмаганча нык берләште ки, җиң сызганып бердәм төстә милләтебезнең телен, мәдәниятен, милли аңын, динен бетерү өстендә армый-талмый хезмәт итә. Кемне генә алма: ул сәхнә «йолдызлары»мы, ул массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючы журналистлар дисеңме, төрле дәрәҗәдәге депутатларыбызмы, хәтта халкыбызны иманга чакырырга тиешле күп кенә имамнарыбыз да татар халкын милләт буларак бетерүдә үзләреннән зур өлеш кертә. Барысы да берләшеп Иблиснең арканына тотынган хәлдә милләт исеменнән милләтне юк итүдә хезмәт куя. Югыйсә, Аллаһы Тәгалә: «Берләшкән хәлегездә ислам диненә керегез! Шайтан артыннан иярмәгез!» (2. 208) – дип безне исламга чакырып тора.

Әлхәмдүлилләһ, әле ярый Татарстанда милләтебез һәм динебез өчен тырышып хезмәт итүче «БГ» газетасы бар, алар аркылы халыкка әйтәсе килгән сүзне ирештерү мөмкинлеге булуга сөенәм. Бу сүзләрне милләткә каршы эшләүчеләр, мине ялагайлыкта гаепләргә ашыкмасын. Минем хәтта «БГ»га телефоннан шалтыратырга да батырчылыгым җитми, кыйммәтле вакытларын исраф итүдән куркам, чөнки аларда хөкүмәттән акча алып 15-20 кеше штатта эшләп утырмый, һәр минутлары санаулы. Аз санлы булсалар да, алар әле районнарга чыгып кимсетелгән һәм кыерсытылган милләттәшләребезгә ярдәм итәргә тырыша. Алар да булмаса, бу мәкаләләрне язудан файда да булмас иде, чөнки хакимияткә ярарга тырышкан газеталар халыкка дөреслекне ирештерүдән курка. Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламаса иде дигән догада торам.

Мин бу мәкаләмдә милләтебезне бетерүдә күп хезмәт күрсәтүче татар сәхнәсендә чыпчык кебек чыркылдаучы «сандугачлар» турында да, «хәм», «шәхәр», «хайкал», дип сөйләргә яратучы журналистлар турында да, ни өчен кирәклеге аңлашылмаган «Татмедиа» турында да, милләтебезнең бетүенә исләре китмәгән татар депутатлары хакында да язып тормыйм, болары үзе аерым зур тема. Бары тик халкыбызны исламга, шәригатебез кушканча яшәргә чакырырга тиешле хәзрәт-имамнарыбызның ни өчен халыкны исламнан биздерүләре турында язарга телим. Кабатлап әйтәм, беркемне дә рәнҗетер өчен түгел, чиребезне уртага салып, шайтан арканын кулыбыздан ычкындырып, Аллаһы арканына тотынып булмасмы икән, дигән ният белән язам. Аллаһы Тәгалә: «Берләшкән хәлегездә арканыма тотыныгыз!» – дип боера ләбаса.

Ничек уйлыйсыз, әгәр укытучы алфавитны да белмәгән балага инша язарга кушса, яисә тапкырлау таблицасын да белмәгән балага Пифагор теоремасын өйрәтә башласа, бу укытучы ниятенә ирешә алырмы? Бигрәк тә ул укытучы үзе Пифагор теоремасын кулланып мәсьәләләр дә чишә белмәсә. Шундый укытучы хакында нәрсә әйтер идегез?

Бүген безнең ислам динен халыкка аңлату рәвешебез, шул алфавитны да белмәгән балага инша язарга кушкан, тапкырлау таблицасын белмәгән балага Пифагор теоремасын аңлатырга уйлаган укытучы шикелле, әлифнең таяк икәнен дә белмәгән, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм Берлегенә иман китермәгән милләттәшләребезгә, «теге ярамый», «монысы хәрам», «аракы эчмәгез», «зина кылып йөрисез», дип файдасыз вәгазьләр сөйләү белән мәшгульбез.

Ничек уйлыйсыз, әгәр Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) пәйгамбәрлек килгәч тә, халык алдына чыгып: «Зина кылмагыз, аракы эчмәгез, риба ашамагыз», дип вәгазь сөйли башласа, халык аның артыннан иярер идеме? Нибары 23 ел эчендә Ислам дәүләте төзеп калдыра алган булыр идеме? Дөрес әйтәсез, халык аның артыннан иярмәс иде һәм Ислам дәүләте дә төзелмәгән булыр иде. Ул (с.г.в.) беренче өч елда якыннары арасында яшерен дәгъват кылды, аларны Бер Аллаһыга гына иман китерергә һәм ул (с.г.в.) Аллаһының Илчесе икәнлеген аңлатты, тагын ун ел Мәккә кяферләрен дә Бер Аллаһыга һәм аның Пәйгамбәр (с.г.в.) икәнлегенә иман китерергә өндәде.

Бүгенге тормышыбызга күз салсак, кемнәр арасында яшәвебезне искә алсак, милләтебезнең нинди түбәнлеккә төшүен күрә белсәк, Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) пәйгамбәрлек иңгән чордан да начаррак чорда яшәвебезне аңларга була торгандыр дип уйлыйм. Ул чорда иң начар гамәл кыз балаларны тереләй җирләү булса, хәзер балаларны чүплек савытына гына ташлап китәләр, яисә ятимнәр йортыннан балаларны «запчастькә» сатып җибәрәләр. Шуның өстенә ул вакытта булмаган тәмәке тарту, наркомания, токсикомания һәм әллә нинди …манияләр барлыкка килеп, халкыбызны Иблис тегермәне тарттырып тора. Ул милләтебез яшьләрен кибәккә әйләндереп, җилгә очыра. Кешелек дөньясы төпсез упкынга очып барган бер мәлдә, без шәригатебездә булмаган мәрәсим мәҗлесләрендә «теге ярамый», «бусы хәрам», дип буш сүз сөйләп, Коръән укып, ашап-эчеп, хәер җыеп, зур бер гамәл кылган кыяфәт белән кайтабыз. Рәхәт бит, зәмһәрир суыкларда төзелештә эшләү, урман кисү яисә челләдә асфальт җәеп йөргән кебек түгел. Тамак тук, өс бөтен…

Минем «Җәннәткә мәҗбүриләү юк» исемле китабымда, «Мөселманга туй ашына барыргамы?» исемле мәкалә урын алган иде. Шушы мәкаләне дөрес итеп аңлаучылар бармак белән генә санарлык булды. Күп кенә намазга баскан милләттәшләр, бигрәк тә мәчетләрдә имам булып хезмәт итүчеләр, мине наданлыкта да, хәрам эчемлек эчкән җирдә утырган кешенең имансыз калуы хакында һәм маидә сүрәсенең 90нчы аятендә Аллаһы Тәгалә аракының хәрамлыгы хакында әйткәнлеген исемә төшерделәр. Әйе, Аллаһы Тәгалә Маидә сүрәсенең 90нчы аятендә аракының хәрамлыгы хакында аять иңдерде. Ул иңгәнче Гомәр (р.А.г.) Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) мөрәҗәгать итеп, исерткеч эчемлекләрне тыюын үтенде. Әмма Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Аллаһыдан вәхий иңмичә, минем моңа хакым юк», дип җавап бирде һәм сәхабәләр хәмер эчкән төштән аларны имансызлыкта гаепләп чыгып та китми иде. Исерткеч эчемлекләрнең хәрамлыгы хакында вәхий кайчан иңде соң? Ислам дәүләте төзелгәч. Ә без үзебезнең Татарстанда, яисә инде Русиядә ислам дәүләте төзедекме? Халкыбызның ничә процентын намазга бастыра алдык та, шул намазга басучыларның ничә проценты хакыйки мөселман булды?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте:

إِذَاعُمِلَتِ الْخَطِيئَةُ فِي الْأَرْضِ كَانَ مَنْ شَهِدَهَا فَكَرِهَهَا

كَمَنْ غَابَ عَنْهَا وَ مَنْ غَابَ عَنْهَا فَرَضِيَهَا كَانَ كَمَنْ شَهِدَهَا*

«Бертөрле бозык һәм шәригать тарафыннан тыелган эш кылынган урында торып та, шуңа күңелләре белән риза булмаучылар, читтә торучылар һәм шул эшне белмәүчеләр кебек карала. Әмма, читтә торып та шул яман эшкә риза булучылар, шул эшне эшләүчеләр хөкемендә була». (Әбү Даут)

Менә бу хәдистән аңлашылганча, мөселман кешесе шәригатькә каршы эшләнелә торган җирдән, «теләсә нишләгез!» дип, алар кылган гамәлгә риза булып чыгып китсә дә, алар белән бергә шәригатькә каршы гамәл кылучылар хөкемендә була икән. Әгәр инде, шулар янында булып та, аларның кылган гамәлләре белән риза булмыйча, әле аларны бераз вәгазьләп тә алса, бу инде чын мөселман була икән.

Бүген миңа «акыл өйрәтүче» имамнар:

– Алар үзләренең гамәлләре өчен үзләре җавап бирер, безнең анда эшебез юк, – диләр.

– Ә син аларга Аллаһының берлеге хакында вәгазь сөйләдеңме соң? – дигәч,

– Ничек мин аларга вәгазь сөйлим инде, безгә бит алар янында торырга да ярамый, – дип җавап бирәләр.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) югарыда китерелгән хәдисе, менә шундый имамнарның, шәригатькә каршы гамәл кылучылар белән бер хөкемдә булуларын аңлата да инде. Ап-ансат кына, мәчеткә килгән кешеләргә «аракы эчеп йөрмәгез!» – дип буш сүз сөйләп кенә кешеләрне исламга чакырырга уйлыйлар. Күрәсең Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бүгенге имамнарныкы кебек башы эшләмәгән (әстәгъфируллаһ), кяферләрне исламга чакырып нужа куып, яшәгән шәһәреннән чыгып китеп, ислам дошманнары белән сугышып йөргән.

Соңгы 3 ел эчендә мин мәктәпләрдә укытучылар һәм укучылар белән еш аралашам. Кайчагында балаларга укытучылар белән берлектә шигырь сөйләү һәм язу, чәчмә әсәрләр язуга бәйге игълан итеп, җиңүчеләрне билгелибез, бәйгедә катнашучыларга китаплар өләшәбез, кайчагында берәр язучының юбилеен сәбәп итеп очрашулар уздырып талантлы балаларны ачыклыйбыз. Әлхәмдүлилләһ, талантлы балалар бар, араларында Коръән аятьләре ятлап килеп тә сөйләүчеләр еш очрый. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары безнең үтенечебезне кире какмыйча шул балалар белән мәш килеп, ихлас күңелдән шөгыльләнәләр. Ә бит аларның да гаиләләре бар. Ураза вакытында авыл мәктәпләрендә ифтар мәҗлесләре уздырсак та, шул укытучылар ярдәм итә.

Укытучыларны әкертен генә исламга тарту нияте белән, шәһәр мәктәпләрендәге укытучыларга: «Ислам дәресләре алырга мәчеткә йөрергә уйламыйсызмы?» –дип сорау биргәч: «Бәйрәм вакытларында сәдака бирергә кергәч тә, ул хәзрәтләрнең әхлаксызлыкларын күреп, «башка мәчеткә аяк атламыйм», дип чыгарга туры килгәне бар», диләр.

Әйе, бүген безнең яшь имамнарыбызга гап-гади кешелек әхлагы җитми. Ә матур холык, күркәм әхлак иманның нигезен тәшкил итеп тора бит. Менә безнең милләтебез фаҗигасенең сәбәбе кайда. Нәрсә эшләргә?

Миңа калса, кичекмәстән яшь имамнарыбыз өчен мөфтияттәме, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе каршындамы, 2-3 айлык әхлак, татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытуны гамәлгә куярга кирәк. Төп чыганак итеп Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләренең хезмәтләрен алырга. Укытуны күренекле галимнәребез алып барырга тиеш, дип саныйм.

Ә киләчәктә шәкертләрне мәдрәсәләргә укырга алганчы, 1 еллык әхлак буенча хәзерлек курслары оештырырга кирәк. Әхлак буенча хәзерлек курсы узмаган шәкертне, Коръәнне тулысы белән яттан белсә дә, дини уку йортларына алмаска. Шулай эшләми торып, милләтебезнең киләчәге юк. Иманның нигезен тәшкил иткән күркәм холык, тәрбияле әхлагы булмаган имамнар халкыбызны ислам диненнән биздерәчәкләр генә. Ислам дине – кешелек дөньясының яшәү рәвеше икәнен онытмасак иде.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Кем идек - кем булдык? Яки татар исламга кайтырмы?, 4.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии