- 12.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №40 (12 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Узган атнада Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Русиянең Аурупа өлеше Диния нәзарәте Әлбир Крганов рәислек иткән Мәскәү һәм Русиянең Үзәк регионы Диния нәзарәтен арбитраж судына бирде. Бер татар мөфтиенең икенче татар мөфтиен судка бирүнең мәгънәсе нидә?
РАВИЛ ХӘЗРӘТ 1 МЛН СУМ АКЧА СОРЫЙ
Гайнетдин командасының судка үтенече: Мәскәү мөфтиятен теркәгән өчен дәүләт органы карарын канунсыз дип танырга һәм Крганов җитәкләгән мөфтиятка, әхлаки зыян салган өчен, компенсация түләтергә. Имеш, Мәскәү мөфтияте «Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар» хакындагы канунны боза икән, аерым алганда, үзенең өч мәхәлләсе булса гына дини оешма теркәлә ала. Ике оешманың исемендә дә «Мәскәү мөфтияте» сүзе очрый, янәсе, бу хакимият белән мөселманнарны бутар өчен махсус эшләнгән. Русиянең Аурупа өлеше Диния нәзарәте Мәскәү мөфтиятеннән 1 024 500 сум акча сорый.
МӘСКӘҮ МӘЧЕТЕ ТИРӘСЕНДӘГЕ ШАУ-ШУНЫҢ ДӘВАМЫ
Судка бирүне шул Мәскәүнең Җәмигъ мәчете тирәсендәге шау-шуның дәвамы дип карарга кирәк. Кабат әйтергә кирәк, Равил Гайнетдин татарлар салган һәм соңгы елларга кадәр татарлар сыенган (хәтта мәчет Cовет чорында да эшләде) Мәскәүнең тарихи Җәмигъ мәчетен сүттергәч, Мәскәү һәм Русия татарлары җәмәгатьчелеге арасында каршылык хасил булды. Мәчетнең сүтелүен җәмәгатьчелек (татарлар гына түгел!) Гайнетдиннең элекке елларда алып барган аңсыз сәясәте, дип атады. Монда Кавказ факторының ныклы җирлек тудырганын онытмаска кирәк. Бәлки, бу яссылыктан караганда, моны аңлы сәясәт дип тә атарга мөмкин. Мәскәүдә татар факторын махсус бетереп, аның урынына Кавказны куюны – башкача атап булмый. Заманында нәкъ Ярославльдәге татар мәчетенә чеченнар ничек хуҗа булган кебек. Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның туган көне уңаеннан, Равил Гайнетдиннең рәсми котлавы һәм Русия мөселман лидеры булырга омтылган Рамзанны ислам лидеры дип атавын искә төшерергә кирәк. Бу башкарак мәсьәлә. Бәлки, aзрaк акыллы сәясәт алып барылса, мөселманнар, татарлар арасында мондый таркалу башланмаган да булыр иде.
Берничә мисалга тукталыйк. Болар фәкать халыкка чыккан билгеле мәгълүматлар.
Танылган культуролог Сергей Җәннәт Маркус, Мәскәүдә мәчет төзер өчен 8дән алып 11гә кадәр җир кишәрлеге бирелде, дип яза. Шуларның өчесе башлангыч чорда ук көн кадагыннан төшеп калды, ул проектларны хәтта Мәскәү мэриясе дә җентекләп тикшереп тормаган.
Мәскәүдәге Ижорский урамында, Строгинода, Энтузиастлар шоссесында, Марьинода, Софийская ярында, «Тульская» метросы тирәсендә җир кишәрлекләре бирелгән булган.
«Тульская» метросы янындагы җир кишәрлеге, гомумән, Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәге үтенече белән бирелгән иде. Әмма Равил шәех җитәкчелегендәге мөфтият моңа ризалык бирмәгән. Мэрия Равил шәехкә каршы бармаган (ул чакта Лужков хакимияте), складлар күчерүне сәбәп итеп, кавказлыларга үз мәчетләрен төзергә урын табылмаган.
ГАЙНЕТДИН «ХУҖА» БУЛЫРГА ОМТЫЛДЫ, МӘЧЕТЛӘРДӘН БАШ ТАРТТЫ
Мәскәүдә моңа кадәр 4 мәчет бар иде. Инде Җәмигъ мәчетне җимергәч, аларның саны 3кә генә калды. Бүген Мәскәүдә бер генә тарихи мәчет бар. Совет чорыннан соң Мәскәүдә 2 мәчет төзеделәр, әмма ни гаҗәп, аларның төзелүендә мөфтиләр шурасы түгел, ә Үзәк Диния нәзарәте тырышлыгы гына күзәтелә.
Тагын бер вакыйга. Монысы инде 2007 елда ук булган хәл. «Дәүләт Думасы депутаты Гаджи Махачев белдергәнчә, Русия мөфтиләр шурасы Мәскәүнең Энтузиастлар шоссесында мәчет төзергә бирелгән урынны файдаланмый, мәчет салудан баш тарта», – дип яза «Исламньюс» мәгълүмат порталы. Моны мөфтиләр шурасы үзе дә таный. Аерым алганда, Р.Гайнетдиннең урынбасары Харис Сәүбәнов депутатларның бу сүзләреннән соң: «Мөселманнарның бу җирләрне файдаланыр өчен инвесторлары юк», – дип белдерә. Күрәбез, мөфтиләр шурасы карамагына бу җирләр бирелгән булган.
Сергей Җәннәт Маркустан тагын бер факт. Мәскәүнең нәкъ үзәгендә, Кремль каршысында Софийский ярында мәчет салырга җир бирелгән була. «Таҗетдин (Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти) 1995 елдан анда мәчет салырга җир сорап йөрде. Ниһаять, 2002-2003 елларда аңа мөмкинлек ачылды, – дип яза Җәннәт Маркус. – Ул чорда Мәскәү белән хакимлек иткән Лужков Русия мөфтиләр шурасына таянды, дусларча мөнәсәбәттә булды, ә башка дини оешмаларны инкарь итеп килде». Тукучыларда да (Текстильщиклар) шундый ук сценарий кабатланды. Мөфтиләр шурасы үзләрен «хуҗа» булуларын күрсәтү ниятеннән, мәчет салуга бирелгән җир кишәрлекләрен юкка чыгарды.
Әмма элегрәк, мәчет сүттергән Равил шәехнең эш-гамәлләренә, культуролог Сергей Җәннәт Маркус мондый бәя биргән иде:
«Мөфтиләр шурасы башлыгы Тукучыларда мәчет төзүдән баш тарта. Нәкъ моңа кадәр мәчет салырга бирелгән 8 урыннан (кайбер мәгълүматлар буенча 11) баш тарткан кебек. Һәм шәһәр хакимиятенә әйтә: «Без бит Тукучыларда мәчет салмадык, мәсьәлә иң кызган чакта артка чигендек. Мин бит бердәнбер арадашчы, хуҗа һәм мин артка чигенәм. Ләкин сез дә минем белән киңәшләшергә тиеш. Беренчедән, Лужков чорындагы кебек булмасын, миннән башка мәчет салмагыз, аның каравы, мин монда сезгә тәртип гарантиялим. Икенчедән, Минюст тарафыннан күп дәгъвалар булуына карамастан, минем структурамны саклагыз». Нәтиҗәдә, мөселманнарга кабат асфальтта намаз укырга кала. Тукучыларда һәм башка районнарда салынырга тиешле мәчет мәсьәләсен җирле халык вәкилләре белән килешү комиссиясе төзеп чишәргә була, бу очракта «праваслау активистлары» да вәзгыятькә тәэсир итүдән мәхрүм калырлар иде. Бүгенге демократик кануният бу мәсьәләне чишәргә мөмкинлек бирә, – дип белдергән иде Сергей Җәннәт Маркус («Исламньюс»)».
Шулай да, кайчандыр Равил шәех командасындагылар белән бергә эшләгән культуролог, көндәшләрне Мәскәү җиренә керттермәүнең сәбәбен ачыктан-ачык әйтсә дә, аның ысулларын белеп бетермәвен күрергә мөмкин. Татар тарихи мәчетен бульдозер белән «реставрацияләгән» шәехнең яңа ысулы болай булып чыкты: әйдәгез, Мәскәү шәһәре һәм Русия Үзәк регионы Диния нәзарәтен судка бирик, янәсе, белсеннәр, кем хуҗа.
МӘСКӘҮ МӨФТИЯТЕНЕҢ ГАЕБЕ НИДӘ?
Мәскәү шәһәре һәм Русия Үзәк регионы мөфтияте рәисе Әлбир Кргановка әлегә судка чакыру хаты килмәгән. Әмма шунысы мәгълүм – Мәскәү мөфтиятенә 12 мәхәллә карый. Русиянең Аурупа өлеше мөфтияте, бәлки, 12 санын 2-3 белән бутыйдыр. Шуңа да судлашуга җирлек юк икәнлеге ачыклана. Ә менә күп кенә күзәтүчеләр фикеренчә, мөфтиләр шурасына Юстиция министрлыгы белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга кирәк… Димәк, бу хәл татар мәчетен җимерүчеләрнең чираттагы провокациясе булып чыга.
«Әхлаки зыян һәм мөселманнарның башын бутау өчен» мәсьәләсенә кайтсак, монда дистә елдан артык кем кемнең башын бутаганын сорыйсы килә. 20 елга мөфти булып, Мәскәүдә бер мәчет төзетә алма, 8 (11)мәчет салырга бирелгән җир кишәрлеген файдаланма, берләштерелгән татар мөфтияте – Үзәк Диния нәзарәтен таркат, татарларны икегә бүл… Монда халыкка әхлаки зыян салган өчен ни өчен җавап бирмиләр? Шулай да, Ярославльдәге татар мәчетен ничек чеченнарныкына әйләнгәнен беләсе килә. Ни өчен Мәскәүдә татар мәхәллә тормышы торгызылмаганын аңлыйсы бар. Ә бит, Финляндия татарларының тәҗрибәсен Равил мөфти яхшы белә. Анда, соңгы елларда шактый күп күчеп килгән гарәп белән татар тормышы буталмый. Ни өчен шәех булган, үзе Татарстанның Шәле авылыннан чыккан татар кешесе Мәскәүдә татар белән чечен тормышын болгатып, инде тәмам дошманлашыр хәлгә җиткерде? Нишләп милли хәрәкәттә йөргән Равил әфәнденең миллилеге югалган? Ни өчен ул бабалары салган мәчетне тарихи-мәдәни исемлекләрдән чыгару инициативасы белән чыкты? Инде татарлар, гафу итегез, мөфтиләр шурасы корбаны булып калалар.
Ә сәбәп янә «хуҗа»ның «тәхет»тә утырырга теләвенә кайтып кала, барыбер дә җылы урын. «Хуҗа» көндәшлеккә беркайчан да әзер булмады.
Мөфтиләр шурасы, Русия Аурупа өлеше Диния нәзарәте (икесенә дә бер үк хуҗа) провокация белән «шаярганда», Мәскәүдә татар-башкорт мәнфәгатьләрен яклаган мөфтият булу – бу Русиянең Үзәк төбәгендә ниндидер өмет уята торган хәл. Кем кемнең башын бутавын тарих инде күрсәтте.
Гайнетдин «тәхете» өчен борчыла ,

Комментарии