Динне тапламагыз!

Газеталарда Илдус хәзрәт Фәиз турында бик күп яздылар. Күпме генә укысам да, мөфтинең начар ягын таба алмыйм! Дөрес, Илдус Фәизне вәгазьләре аша гына беләбез. Мин инде олы яшьтә, шуңа да мәчеткә йөри алмыйм, тик ислам кануннары буенча яшим.
Дин – ул тормыш, үз халкыңа, милләтеңә, ана телеңә ихтирам; гаиләңне, дин кардәшләреңне саклау, тәртипле, динле, сау-сәламәт балалар үстерү. Ачу сакламау, көнчелектән, гайбәттән саклану – традицион динебез шуңардан гыйбарәт. Мөфтиебез дә вәгазьләрендә шул хакта сөйли. Ә аны гаеплиләр, бөтенләй юкка чыгарырга керештеләр. Хәзер кеше әйтәсе сүзен әйтергә куркып яшәргә тиешме инде?! Беркөнне «Кара-каршы» тапшыруында да шул хакта сүз барды. Мөфтигә генә түгел, мәчеткә йөреп белем алган, башкалар белән дә шул белемен бүлешкән абыстайларга да пычрак ата башладылар инде. Һәр кеше үзе өчен үзе Аллаһ каршында җавап тотачак. Коткаручы да, җәзасын бирүче дә – Аллаһ үзе. Бер-беребезнең күңеленә каты бәрелмик. Болай да бу дөньяда сынаулар күп һәм без монда кунак кына.
Ваһһабчылар дип тә тирәнгә кермәсәк иде. Бәлки, алар да үзләренчә хактыр?! Чит илдә укып кайтучылар да шул ук Коръәнне укыйлар, тик аларның гадәтләре безнекеннән нык аерыла бит. Ил белән ил арасында гына түгел, хәтта авыл белән авыл арасында да аерымлыклар бар. Безнең хак динебезгә тап төшереп, төрле явызлыклар эшләүчеләрне изге буенча яшәүчеләр дип атап буламы соң? Болай барса, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз ислам буенча яшәрләрме икән дигән сорау туа. Динебезне, телебезне сакламасак, кем саклар, яклар? Динебезгә тап төшермик, дин кардәшләрем!
Гәүһәр ШИҺАПОВА.

Комментарии