- 13.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №36 (10 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Башыма яулык бәйләп, мөселманча киенеп йөри башлавыма тиздән бер ел була. Элегрәк тә намазлар укыштыргалап йөрсәм дә, башка яулык бәйләгәч, барысы да бөтенләй икенче төрле икән шул ул. Яшермим, бу хакта бик күп уйландым. Дусларым аңламаслар, авыр булыр дисәм дә, Аллаһ ярдәме белән тәвәккәлләдем. Һәм… Минем дөньям, уйларым үзгәрде. Болай яшәү бар нәрсәне чикләр урынына миңа бөтенләй яңа, якты дөньяны ачты. Яулыкка хәтле мин бөтенләй яшәмәгәнмен төсле…
Башыма яулык бәйләп, университетка килеп кердем. Беренче карашка аерым дресс-код юк бит, арабызда мөселманча киенеп йөрүче кызлар да бар. Шуңа аерым игътибар итүче дә булмады. Мине һәрдаим белеп торган кешеләр өчен генә мине болай кабул итү авыррак булды, күрәсең. Күпләр читләште, сөйләшми башлады, миннән ерагайды. Янәшәмдә берән-сәрән дуслар гына калды. Хәзер уйлыйм да нәтиҗә ясыйм: мин үзгәргәч, мине «танымаган» кешеләрнең янәшәмдә булмавы хәерлегә икән бит. Беренче вакытта яулык минем өчен «фильтр» ролен үтәде, ләкин янәшәмдә яңа дуслар пәйда булды, тулай торакта бер блокта яшәп тә белмәгән кешеләр белән аралаша башладым. Мин авыр булыр дигән мәсьәләләр күз ачып йомганчы чишелә барды. Яулык бәйләгәч, намазларга да җаваплырак карый башлыйсың икән. Аларны калдырмау, вакыт җитү белән мәчеткә ашыгу – һәр мөселман өчен фарыз, билгеле.
Үземнең гамәлем турында әтигә әйткәч, «Кызым, күңелең ничек куша, шулай эшлә», – диде. Ихластан сөенеп куйдым. Кайбер кызлар сөйләвенчә, бу гамәлләрен әти-әниләре кабул итә алмый. «Минем кызым минем өчен үлде», – дип әйткән очраклар да бар икән.
Тагын бер гаҗәп хәл – яулыклы кызларга нинди генә көлке сораулар бирмиләр. «Нигә яулык урадың?»нан башлап, «Яулык белән юынасыңмы?»га кадәр. Әлбәттә, боларны дин ягыннан белеме булмаган кешеләр бирә, билгеле. Ә иң шаккатырганын – «Яулык бәйләгән – кияүгә чыккан бугай…»ны урыс төркемендә укучы кызлардан ишеттем.
Сине кабул итә алмыйча кырын-кырын карауларга тора-бара күнегеп, игътибар да итми башлыйсың. Укыган намазлардан, кылган изге гамәлләрдән тойган ләззәт боларның барысын да оныттыра. Ни генә дисәләр дә, минем бу гамәлем өчен бер тапкыр да үкенгәнем булмады һәм булмас та, Алла боерса.
Яулык бәйләгәч, паспорттагы һәм башка документлардагы фотоларны да үзгәртергә өлгермәдем, поликлиникада табиб фотоны күреп төксе генә елмаеп куйды:
– Сез монда шундый матур. Ә хәзер үзегезне нигә шулай газаплыйсыз? Бу гарәп илләре модасы артыннан куу, яшьлегегезне моңа әрәм итмәгез, тәмен белегез.
– Бу гамәл – һәркемнең үз эше. Мин анда хакыйкать тапканмын икән, нинди газап булсын.
Хәер, һәр кеше үз кануннары белән яши, билгеле. Ләкин медицина тикшерүе узганда, һәр табиб миңа берәр төртмәле сүз әйтүне максат итеп куйды, күрәсең…
Метро. Хәзер инде аңа кергәндә аркама аскан рюкзагымны тикшерү аппаратына куярга күнегеп беттем. Керү юлына якынлашкач, ике сакчы бер-берсенә карап пышылдашалар да, «батыррагы» минем янга килеп, сумкамны тикшерү аппаратына куярга куша, үзе сынаулы караш ташлый. Әлбәттә, хәзер күпләр өчен мөселман һәм террорчы сүзе синонимга әйләнеп бара. Шушы фетнә өчен бөтен мөселманнар җавап тота. Әле кайвакыт металл эзләү җайланмасы белән дә тикшерәләр. Кесәдән телефонны, ачкычларны өстәлгә чыгарып салып үрә катасың. Үз мәркәзебездә моңа әле җиңелрәк карыйлар, ә менә Тольятти шәһәрендә яшәүче мөселман дус кызым сөйләвенчә, автобуста, җәмәгать урыннарында бөтенләй читкә таралалар икән.
Әлбәттә, башыңа яулык урау мода түгел, ул – күңел халәте, Аллаһ Тәгаләгә якын булырга, аның кануннарын үтәп, тыйганнарыннан тыелу. Дин буенча белем туплый барган саен, үзебезнең һәркөнне күпме гөнаһ кылганыбызны уйлап көендем. Безнең иманнар бик зәгыйфь, аларны үстерергә дә үстерергә әле… Аллаһ Тәгалә насыйп итеп, хак юлга баскансың икән, аннан тайпылмаска кирәк.
Алсу НУРГАТИНА,
КФУ студенты.

Комментарии