- 13.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №40 (12 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Мәрҗани мәчетенең хатын-кызлар залы ак яулыклы милләттәшләребез белән шыгрым тулы. Вәгазьләнгәч, җомга намазы укыгач та, таралышырга ашыкмадык. Барыбыз да Әлмира апабыз чакырган «Гасыр абыстайлары» белән очрашуга – өченче катка күтәрелдек.
– Әлхәмдулиллаһ, дин иреге килүгә, рухи асылыбызга кайта башлауга да егерме елдан артык вакыт узып бара. Беркемнән шикләнмичә, качмыйча, иркенлеккә сөенә-сөенә дин сабагы алган көннәрне күрдек. Ә менә бүген бирегә чакырылган әбиләребезгә дин тоту – утлы күмер тотуга тиң. 70 еллык дәһрилек чоры сынауларын татырга туры килде аларга. Әмма әби-бабаларыбыздан мирас итеп гасырлардан күчкән Ислам учагын сүндермәүчеләр барыбер булды. Алар өйләрендә яшертен төстә дин сабагы укытты, тирә-ягындагыларның күңеленә игелек орлыклары салды, рухият, әхлак тәрбиясе бирде. Бүген аларның кайберләре кадерле кунакларыбыз – мәҗлесебезне бизәүче фидакарь затлар. Ислами кыйммәтләрне берничә буынга төшендерүдә олы юл башында торган Ак әбиләребез безнең бүгенгебезгә – дин-ислам юлына басуыбызга әнә шулай бик күптән алшартлар әзерләделәр. Дөрес, шушы 20-25 ел арасында да берничә буын мөгаллимәләр, махсус дини белемле абыстайлар үсеп чыкты. Ә менә узган гасырның 60-80нче елларында уку-укытуны «идән астында» – яшертен алып баручыларның тәвәккәллеге, батырлыгы соклануга лаек. Әлеге очрашуыбызда гасыр абыстайларын барлап, аларга вакытында әйтелми калган рәхмәт, олылау сүзләрен җиткерергә булдык. 30ар, 40ар ел дәвамында Казан халкын Коръәни-Кәрим гыйлеме белән сугарган беренче буын абыстайларыбызны хөрмәтләргә җыелдык, – диде 1995 елда Татарстанда «Мөслимә» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасына нигез салган һәм шуны җитәкләүче Әлмира ханым Әдиатуллина, дулкынландыргыч очрашуның ниятен ассызыклап.
Истәлекле кичә, мөселман гадәте буенча, Коръән укып башланды. Аны Дәрвишләр бистәсенең Ак әбие Мөршидә абыстай Хөснетдинова ирештерде. Президент аппаратының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсеннән Чулпан Мәхмүтованың, Бөтенрусия татар гаиләсе фонды башкарма комитетыннан Миләүшә ханым Гайфуллинаның, Татарстан Диния нәзарәтенең Хәйрия берлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкованың, Бөтендөнья Татар Конгрессының яшьләр белән эшләү бүлегеннән килгән кунакларның җөмһүриятебездә тәүге тапкыр уздырылган мәртәбәле очрашуда әйтер сүзләре күп булды.
Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәтеннән килгән бүлек мөдире Илшат кардәш Насыйбуллин мөфти Илдус хәзрәт Фәизов исеменнән котлауларын ирештерде, 15 абыстайга нәзарәтнең Рәхмәт хатын, бүләкләрен тапшырды. Хатта «Халкыбызның Сөенбикә-ханбикә, Мөхлисә Бубый кебек легендар хатын-кызларының батырлыкларын, зирәклекләрен әле дә булса дәвам итеп киләсез. Динебезнең асыл сыйфатларын таратуга, милләт киләчәген, халкыбызның тарихи мирасын саклауга куйган хезмәтегез өчен, Сезгә бары тик сокланып кына була! Сезнең кебек күркәм, батыр йөрәкле, туры сүзле, егәрлекле гасыр абыстайлары булганда, иншаллаһ, киләчәгебез дә якты, өметле булыр», – дигән юлларны тыңлагач, дулкынланмый мөмкин түгел.
Кемнәр соң ул башкалабызның бу олуг исемгә лаек затлары? Гомере буе туры сүзле, фикерен өздереп әйтә белгән Нуркамал апа Миңлебаева (Мәрҗани мәчете); нәсел-нәсәбе белән дин юлында хезмәт куючы, халык мәхәббәтен казанган Рәшидә абыстай Исхакова; дин-ислам нигезләрен аңлаткан, дин кардәшләребезнең өстәл китапларына әйләнерлек дәреслекләр чыгарган Разыя апа Закирова (Әҗем мәчете); Тынычлык бистәсеннән Гөлфия абыстай; «Болгар» мәчетеннән Әминә абыстай Гәрәева; «Хөзәйфә»дән Солтания апа Вәлиева һәм Фирдәвес абыстай Нагаева; 22 ел буена, һәр атна Кукмарага, Арчага барып, ире Габделхак абый белән кача-поса дин сабагы биргән Наҗия апа Каюмова; бала чагыннан ук дин белән яшәп, хөрмәтле казыебыз булган Габделхак хәзрәт Саматов белән 50 елдан артык гомер кичереп, уку-укыту, дин таратуда хәзрәтнең уң кулы булган, хәзергәчә Чистай, Әлмәт ягы хатын-кызларының рәхмәтендә коенган Кәүсәрия абыстай Саматова; Нагорный бистәсендә мәчет-мәдрәсә салдыруны башлап йөргән Даимә абыстай Кәримова, Дәрвишләр бистәсенең хөрмәтле абыстае Мөршидә апа Хөснетдинова һәм гомере буе милләтем, татар телем дип җан атып, тирә-ягындагыларга шуны сеңдерүче, булачак абыстай-мөгаллимәләргә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә татар әдәбияты укытучы шагыйрә Флера Ханнанова.
Очрашуга олылап чакырылган Иран ислам республикасы вәкиллегеннән, эшмәкәрләрнең «Тархан» оешмасыннан килүчеләрнең дә гасыр абыстайларына бүләк-күчтәнәчләре булды. Элеккеге СССРның кайсы төбәгендә яшәсә дә, милләтем, динем дип җан аткан, соңгы елларда хәйрия эшчәнлеге алып баручы мәгариф ветераны Мәдинә ханым Габделганиева абыстайларыбызны роза чәчәкләре белән куандырды. «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы чараларында теләп катнашучы, җырчы-сандугачыбыз Зөһрә ханым Сәхәбиева да буш кул белән килмәгән иде. Кичәгә ямь өстәп, мөнәҗәт башкарды, җырлары язылган дисклар бүләк итте.
Тормыш юлында бәхетнең, хак юлның Ислам динендә генә булуын халыкка ирештергән, беренче буын гасыр абыстайларыннан эстафетаны алып, бүген тырышып дин-исламны таратучы журналистлар да онытылмады. Мөгаллимә-абыстайларыбыз Люция Исхаковага («Нур ислам»), Фәүзия апа Салаватовага («Ихлас»), Ләмига абыстайга (Кол Шәриф), Фәния Фәзриевага («Гадел»), Сәрия Зыятдиновага (Кадыш авылы ) да Корьән бүләк ителде, нәзарәтнең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Узган гасырның 60-80нче елларын искә төшереп, хатирәләргә бирелеп сафларны барлаганда инде бакыйлыкка күчкән мөгаллимәләребез Рауза абыстай, Мәгъдүдә абыстайлар рухына дога кылдык. Соңыннан «Тархан» оешмасы кунакларны чәй өстәленә чакырды, хөрмәтләде.
Вәсилә РӘХИМОВА.
Буыннар чылбырын саклаган абыстайларыбыз ,

Комментарии