- 13.10.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
2000нче еллар башында Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә Әбүзәр мәчете белән янәшә мәдрәсә төзелә. Соңрак мәдрәсәгә «Заман» исеме бирелә. Үземнең дә 5 яшьтән башлап, 10 яшькә кадәрге оныкларым шушында белем ала. Уку түләүле булса да, балалар саны елдан-ел арта. Бүген инде монда балалар саны йөзгә якын.
Укыту түләүле, дигәннән, директор үзебезнең кеше, аның белән уртак тел табып була, беркемне дә авыр хәлдә калдырмый.
Заман мәдрәсәсендә белем бирү башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң? Монда укучы балалар фәкать мөселман балалары гына. Уку өч телдә: татарча, урысча, гарәпчә алып барыла. Ир балалар – аерым, кыз балалар аерым укытыла.
Менә бу мин санап киткәннәре генә дә югарыдагыларның йөрәкләренә ук булып кадала. Аларга татар телен, бигрәк тә гарәп телен укытуны ничек тә булса әкренләп бетерергә кирәк. Төрле мәкерле юллар белән Заман мәдрәсәсенең эшчәнлегенә аяк чалырга кирәк. Менә хәзер куркынычсызлык паспортына бәйләнеп, мәдрәсәне бикләп, пичәтләп китеп барганнар. Барысы да тәртиптә, җитешсезлекләр юк, дип, биш җаваплы кешенең кул куюлары кирәк. Әлегә фәкать 2 кеше генә кул куйган. Заманчылар вакытлыча ГЭС бистәсендә бина табып, укуларын шунда дәвам итәргә мәҗбүр. Укытучылар да, балалар да бу авыр сынауны сабырлык белән үтеп, якын киләчәктә кабат үз мәдрәсәләренә кайтып, укуларын дәвам итсәләр иде, дип телибез.
Гамил КАМАЛЕТДИНОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии