Үтә чыккан мөслимә туташ

Булган хәл

Март аеның кояшлы аяз матур бер көнендә хатын белән автобуста Казаннан Мамадышка кайтып барыш. Ә автобусның маршруты Башкортстанга билгеләнгән. Буш урыннар юк. Инде дистәләрчә чакрым юл үтелде. Юлаучыларның берничәсе генә йоклый – азрак салмышлар да ахрысы. Калганнары салонга урнаштырылган телевизордан, эченә кереп китәрдәй булып, «Джентльмены удачи» фильмын йотылып, тын да алмый карый… Салонда тыныч, дустанә атмосфера хөкем сөрә… Тик бу атмосферага озак хөкем сөрергә язмаган иде, ахрысы. Юлаучылар арасында башына яшел яулык япкан (башын яулыкка төргән дисәк, дөресрәк булыр), мөслимәләр киеменә киенгән, баштанаяк төренгән-уранган туташмы, ханыммы да бар. Башта бу туташка фильмның музыкасы ошамады: «Нигә татарча түгел?» – дип, башын-күзен җимерде. Аннары: «Нигә ул минем баш өстендә сөйли, акыра?» – дип, канәгатьсезлеген белдерде. Әмма туташ үзе торган саен тавышын һаман күтәрә генә барды. Бераздан гел кычкырып аралашуга күчте. Инде болай да акрын гына ишетелгән фильмның тавышы бөтенләй ишетелми башлады. Ә туташ бер өзлексез: «Тавышын киметегез!» – дип, боеручан тонда таләп итте.
Салонда дәррәү ризасызлык тавышлары ишетелде. Ә аның бүтәннәрдә һич гаме юк иде.

Автобусның кайтыр юлы озын-озак булгач, шоферлар икәү иделәр. Йокымсырап кайткан җиреннән тавышка уянган икенче йөртүче, туташ янына килеп, аны тынычландырырга тырышты.

– Зинһар, ачуланмагыз инде, хәзер көйлибез аны, – диде дә, скотч алып килеп, тавыш динамикларын, катлап-катлап, калын иттереп ябыштырып куйды. Автобусларның салонында һәр рәт саен баш очында тавыш сүндергечләр була. Монысында юк иде, искерәк автобус булгандыр инде күрәсең…

Ниһаять, тынычланды бу, дисәм, юк икән. Башын як-якка боргалап, ата каз шикелле муенын кыегайтып суза-суза янәшәдәге рәтнең динамикларын тыңларга кереште. Ике минут та үтмәде, борын астыннан тагын мыгырданырга тотынды. Юлаучылар, ишетелер-ишетелмәс тавышлы булса да, кино карыйлар. Телевизордан доцентның:

– Пусть канает отсюда, а то ему рога поотшибаю, пасть порву, моргало выколю, – дигәне ишетелде. Кинәт, шул мизгелдә туташыбыз, янгын сүндерү машинасының сиренасыдай чинап, үкереп җибәрде. Йоклап кайтучы исерекләр, ток суккандай, уянып киттеләр. Беренче сәрхуш бер мәл өненә килә алмыйча торгач, йөзе сәерләнеп китеп, һәр капка төбе саен туктап, өен таба алмыйча аптырап, ике атна көтүдән кайтмаган сыер кыяфәтенә кереп, параличланудан авызы кыегаеп калды. Икенчесе йомырка капкан үрдәк рәвешен алды. Өченчесенең авызы, судан тартып чыгарылган балыкныкы шикелле, бертуктамый ачылып-ябылып тора иде.

– Сүндерегез! Сүндерегез тизрәк!!! Нигә сүгенә ул? Күрмисезмени минем мөселман кызы икәнлекне! Нигә минем таләпләрне үтәмисез? Нигә миннән көләсез? Полиция чакыртам! – дип акырды туташ.

Бахыр йөртүче ни эшләргә дә белмәде, бермәлгә югалып калды. Инде ничә еллар автобус йөртә, мондый мәгънәсез очракка тарыганы юк иде әле. Янәдән төрле яктан ризасызлык тавышлары ишетелде. Ә «мөслимә кызыбыз»га тирә-яктан ишетелгән канәгатьсезлек тавышлары әллә бар, әллә юк – үзенекен тукуын белде:

– Сүндерегез дип әйткәнне аңламыйсызмы әллә? Сүндерегез! Җитәкчегезнең телефон номерын бирегез хәзер үк! Жаловаться буду!

Йөртүче, ялварып диярлек, «мөслимә туташны» тынычландырырга тырышты:

– Телевизордан сүгенү сүзе булмады бит. Сүгенү закон тарафыннан тыелган икәнен беләсездер, дип уйлыйм. Ә бу – кинокомедия. Аңлагыз инде безне дә… Монда бер сез генә түгел бит инде. Бүтәннәр турында да уйларга кирәк азрак булса да. Ислам дине яхшылыкка, игелеккә өнди ләбаса. Ә сез үз капризларыгызны канәгатьләндерүне генә уйлыйсыз…

Юк, аңларга теләмәде дә, уйламады да «яшел яулыклы» кыз. Үзен дөньяның кендеге дип хис итте.

– Ярар алайса. Телефон номерын бирмәсәгез, җитәкчегезгә хәбәр итүнең бүтән юлын да беләм мин, – дип, чеби басып чыгаручы ана каз торымнан-торымга йомыркаларын әйләндергән сыман, кесә телефонында казынырга кереште.

– Алло, алло!.. Сердәшем, мин әле бу, – дип, әле генә булып узган гауганы иптәш кызына тасвирлап бирде. – Интернетка кереп кара әле… Менә шушы мин бара торган, О ННН БШ 02 номерлы автобус (кереп утырганчы ук автобус номерын карап, исендә калдыргандыр инде) кайсы оешманыкы икән? Һәм шул оешманың җитәкчесенең телефон номерын миңа смс аркылы җибәр!!!

Телефонның теге ягындагы кыз бик озак үгетләп тә карады үзен, аңлатып та маташты. Тик бу туташны җәнҗаллы уеннан кире кайтырга күндерә генә алмады булса кирәк. Сыер койрыгына ябышып укмашкан тигәнәк шикелле, чат ябышкан, киребеткән, туташка ризалыгын бирергә мәҗбүр булды.

Телевизор эшләп торса да, инде беркемдә дә кино карау теләге дә, уе да калмады. Татары-башкорты, урысы, чуашы, мариы, казахы, һәрберсе акрын гына да, пышылдап та, үзара да, үз алдына да туташтан зарландылар, аны сүктеләр.

Юлаучылар арасыннан бер әби, күпме генә сабыр булырга тырышса да, юл буе тыелып кайта торгач, ахырда түзмәде:

– Балакаем, сал бу киемнәреңне, динебезне мәсхәрәләп йөрмә, милләтебез йөзенә кызыллык китермә! Синең шикеллеләрнең, кыланып, шамакайланып, ясалма суфияланып йөрүеннән халкыбызга, чиксез зур зыян, афәт, – дип гаҗизләнде, ялварды.
Әллә аңа әйтәләр, әллә бүтәнгә, төге дә – керфеге дә селкенмәде. Бераздан сердәш кызыннан: «Үтенечеңне канәгатьләндерә алмадым», – дигәнрәк смс хәбәр килде, ахрысы, – туташыбызның болай да караңгы чыраеның тагы да каралуыннан шуны чамаларга була иде.

– Ярар, кайтып кына җитим, җитәкчегезне барыбер эзләп табам. Культура министрлыгына барам. Бөтен автобусларыгыздан да телевизорларыгызны алдыртып аттырам. Әттәхиятегезне укытам әле мин сезнең! – дип җикеренде-җилпенде, шапырынды-кагынды.

Миңа милләтем өчен соң дәрәҗәдә, чиксез оят иде.
Тора торгач теге исерекләр аңнарына килделәр бит. Шуларның берсе сүгенеп, кычкырына башлады:

– Я ей сейчас покажу кузькину мать, морду набью – дип, торып басып, туташ ягына ыргылмакчы иде, шешәдәшләре көчкә тотып калырга өлгерделәр, кыйнатмадылар.

– Ты что, дура же она, ненормальная, не связывайся. Вдруг она террористка – диделәр. Ул сәрхушнең кыйнарга талпынуының бик саллы сәбәбе дә булган икән. Азрак вакыт узгач белдек, салонга борын шәрифләре өчен бигүк тансык булмаган «хуш» ис таралды. Туташ чинап үкергәч, бу аракы яратучы иптәшнең, куркудан, тәхарәте бозылган икән.

Нәрсә генә булды соң әле бу? Һич башка сыймый. Ничек аңларга моны? Бер фанатичка, җәнҗалчының үз-үзен тиешенчә тота белмәве, томана булуы аркасында, татар халкына, ислам диненә карата, башка милләт халкында каршылыклы мөнәсәбәт уяна. Башка милләт халыклары алдында дәрәҗәбез төшү белән бер рәттән, яшенең-картының, әле дин юлына яңа басып килүче, басарга өлгермәгән, әмма басарга җыенучыларны да аптырашта калдыра, гайрәтен чигерә бит шушындый кыланмышлар. Әле ул гына да түгел, берзаман булмаган террорчыларны эзләү башлана. Һәм табалар да. Бер гаепсезләрне тотып ябалар да. Ә бит бөтен фаҗигаләрнең дә, аяныч хәлләрнең дә чишмә башы шушындый туташлардан башлана. Мондый туташлар күп булмасалар да, шулай да, очраштыргалыйлар.

Мин үзем дин дип мөкиббән китмим, анысы. Сарык тиресе ябынган бүре булып, дин юлында үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып, икейөзләнеп йөрүгә караганда, кешелекле булуга ни җитә. Менә шушы туташ шикеллеләрнең, башлары бүтән якка эшләмәгәч, Аллаяр булган булып, ясалма суфыйланып, кыланып йөрүләре гайрәтне чигерә, күңелне төшерә, милләтебезнең йөзен таплый. Үзләренә төбәлгән мыскыллы, җирәнгеч, карашны тоюдан мәхрүм шул алар. Тилегә тиле дигән саен тигәнәк буе сикерер, ди. Менә шундый шаккаткыч та, кызык та, кызганыч та, гыйбрәтле дә, хәл шаһиты булдым мин.

Тәүфик ЧҮРӘКӘЕВ,

Шыгырдан – Мамадыш

Комментарии