- 14.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №9 (10 март)
- Рубрика: Иманга юл
«Иман» нәшриятында Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның «Хәнәфит бул!» исемле китапчыгы (рус телендә) дөнья күрде. Вәлиулла хәзрәт чираттагы хезмәтендә, мөселманнарга, бигрәк тә яшьләргә мөрәҗәгать итеп, Ислам хәнәфи мәзһәбенең өстенлеген бәян итә. Яшьләрне яхшылык, гуманлык юлы буенча яшәргә өнди, Ислам исеме астында яшеренүче, халыкта нәфрәт уятучы секталардан читтә йөрергә кисәтә.
“Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “И ышанучылар! Хак ышану белән ышаныгыз!” (4-136). Бу нәрсә дигәнне аңлата? Ислам потларга табынуны инкарь итә, алар бер-берсенә каршы килүче төшенчәләр. Гәрчә ХХI гасырда ташлы, металл потларга табыну турында сүз бармый. Мәсәлән, беркем дә Казанда Габдулла Тукай сынына табынмый бит. Бүген сүз безнең уйдагы, йөрәккә кереп оялаган потлар хакында бара. Ваһһабитлар бик күп тарихи корылмаларны, мавзолейларны юк итте, коеларны күмде, ләкин йөрәкләрендә яңа потлар тудырды. Алар Ибн Таймия, Мөхәммәд ибн Габдел-Ваһһаб һәм башкаларны “изгеләштерде”. Тышкы яктан кылына торган гыйбадәтләр – намаз, ураза аларны коткара алмый, ә кайбер белемсез кешеләрне адашкан юлга гына кертә. Кызганыч, әлеге сектантлар безнең җирлектә дә киң колач җәя, фетнә һәм ызгыш тудыра. Мөселман галимнәре инде күптәннән хәнәфи мәзһәбен хакыйкый Ислам буларак таныды һәм аннан тайпылучы юллар арасындагы аерманы ачыктан-ачык күрсәтте”, – дип башлана әлеге хезмәт.
Табадан төшкән хезмәттә язылганча, инглизләр тарафыннан уйланылган ваһһабичылык идеологиясе бүгенгә кадәр мөселман өммәтен тарката килә. Исламның рухын йолага алмаштыра. Аллаһыга ышану урынына Күк һәм Тронга ышануны булдыра. Бер аллалык принцибын юкка чыгара. Элек бу инглизләр тарафыннан алып барыла торган сәясәт булса, бүген исә бу юлны Америка алып бара. Көнбатыш дөньясының зур тырышлыгы белән ваһһабичылык йогынтысы хәзер негатив нәтиҗәләргә китерде. Ваһһабичылык ул – Исламга карата колониаль агрессиянең котылгысыз нәтиҗәсе. Ваһһабичылар ислам хакында сектантларның фантазиясе аша гына мәгълүмат ала. Бүген исламнан күп Аллалы ваһһабичылык юлына күчү сәбәпләренең берсе – ваһһабичы патшалыкларының чамасыз бай һәм шул хакка зур пропаганда булдыруда. Милли аңын җуйган буын барлыкка килде. Хәтта кайбер татарлар да мең ел буе “пычрак” исламда яшәгәнбез дип саный, янәсе ваһһабичылык кына аларга “чиста” ислам китерде.
Шушы хезмәт уңаеннан, без ваһһабичылык идеологиясе хакында Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ белән сөйләштек.
– “Көн саен кан коючы, нәфрәт уятучы ваһһабичылык агымы Русиядә ник һаман тыелмый?” – дип Сез бер чыгышыгызда 18 мөфти һәм дәүләт хезмәткәрләре каршында сорау биргән идегез. Хәзер үзем шул сорау белән мөрәҗәгать итәм. Нигә Русия үзендә ваһһабичылык агымы үтеп керүче каналларны ябарга һаман көч тапмый?
– Русиядә сәер вәзгыять күзәтелә. Кайбер ислам агымнары Югары суд карары яки генераль прокуратура тарафыннан закон нигезендә тыелды. Боларга “Хизб-ет-Тахрир”, нурчылар, таблигъ хәрәкәтләре керә. Алар Русия мөселманнары традициясенә хас юнәлеш булмаса да, берсенең дә кан койганы булмады. Безнең бары идеологик яктан гына аермабыз бар. Шуңа да карамастан алар барысы да үз эшчәнлеген сугыш яклы тәкфир юлын сайлаучылар рәтендә түгел иде, ә тынычлык юлы белән хәрәкәт итүчеләр булды. Бүген Русиянең бөтен төбәкләрендә, бигрәк тә Кавказда куркыныч проблемалар тудыручы, үзләрен сәләфи дип атаучы, фәнни әдәбиятта ваһһабичылык исеме астында мәгълүм хәрәкәт яши. Шул хәрәкәтнең мәшһүр тарафдарлары Шамил Басаев, Доку Умаров, Сәид Бурятскийлар сөйли торган идеяләр, кызганычка, Кавказда гына түгел, хәтта Татарстан имамнарыннан да ишетелә. Бигрәк тә соңгы вакытта яшьләребезнең шактый өлеше гакыдаи (ышану тәртибе) бозылуга дучар булды.
Ни өчен әлеге зыянлы хәрәкәтне Русиядә тыеп булмый? Бу минем өчен бүгенгә кадәр табышмак булып кала. Үзем генә түгел, шактый киң фәнни җәмәгатьчелек, исламчылар, дин әһелләре шул мәсьәлә буенча чаң кагабыз. Инде дин әһелләренең 90%ыннан артыгы аларны тыю ягында. Ә кайберәүләр тирә-юньнәре ваһһабичылар белән тулганга, бу сүзләрне әйтергә базмый.
Русияне бүген аңлап та, аңлатып та булмый. Җәмгыятькә, милләткә куркыныч янаучы, кан коючы, илебезне дошман күрүче, аны бетерергә тырышучы “сәләфи” хәрәкәтен үстерәләр, мактыйлар. Бернинди зыян китермәгән нурчыларны тыялар.
– Русияне гасырлар дәвамында аңлап булмый. Ләкин безнең өчен иң кыйммәтлесе – традицион исламны юкка чыгару процессы бара бит.
– Русия законы кысаларында яшибез икән, кул кушырып кына утырырга ярамый. Эчке яктан, өммәт эчендә аңлату эшләре алып барылырга тиеш. Ваһһабичылык ул – тоталитар агым бит. Алар, акчасы күп булу сәбәпле, җәмгыятькә ялган брэнд сеңдерәләр һәм төрле стереотиплар тудыралар. Иң куркынычы шул: зыялылар да, хәтта кайбер бабайларыбыз да гарәпләрне фәрештәдәй күтәреп, илаһилаштыру күренешләре күзәтелә.
Төрекмән-башы вакытындагы Төрекмәнстан системасын хәтерлибез. Андагы авторитарлык бездә көлке тудыра иде. Тик гарәп илләрендә хәлләр күпкә начаррак. Чагыштырып карасак, Төрекман-башы өйрәнчек кенә ул, гарәп илләре күпкә зыянлырак юлда. Кызганыч, безнең яшьләрдә ул үрнәк буларак китерелә. Минемчә, Русия демократиясе бөтен кимчелекләре белән дә гарәп илләренең төзелешенә караганда күпкә яхшырак. Гарәп сәяси системасы – кеше хокукларын бозуга юнәлгән, инде ахыр чиккә җиткән авторитар система. Нишләптер, ул бездә үрнәк итеп күрсәтелә. Минемчә, бездә яшьләр белән эшләү җитеп бетми. Хакыйкать ачы булса да, дәшми калырга ярамый. Гарәп илләре бары тәнкыйтькә генә дучар булса да, халык арасында ул идеаллаша бара. Нәтиҗәдә, “татар” исламы иң әшәкесе булып чыга.
– Ваһһабичыларның янаганнары булдымы?
– Янаганнары гына түгел, торба белән башымны тишкәннәре дә булды. 90нчы елларда. Ә соңгы арада шулхәтле күп янау килә дип әйтмәс идем. Әмма карьерада югалтулар кичердем.
– Сүз уңаеннан, 90нчы еллар башында Сезне ваһһабичылык әдәбиятын тараткан дип сөйлиләр.
– Алай булганда, башымны тишмәсләр иде (көлә).
– Җәмәгатьчелектә Татарстан мөфтиятен чит-ят идеология, бигрәк тә ваһһабичылык юнәлеше буенча эшчәнлек алып бара, дип ачы тәнкыйтьлиләр.
– Мөфтият тоташ рәвештә шул юнәлеш буенча хәрәкәт итә дип әйтмәс идем. Күп мөхтәсибәтләребездә традициягә тугрылык саклана. Әмма, кызганычка, бездә “сәләфи”лек идеяләрен алга сөрүче һәм яшьләрне фанатлаштыручы бер зона хасил булды. Алар белән эшләргә кирәк. Хәзердән үк чаралар күрелмәсә, безне Кавказ сценарие көтә, кан коелу яный. Бу бик хәтәр нәрсә.
– Нинди чаралар күрелергә тиеш?
– Әлегә ваһһаби муллалар күп түгел. Менә мәчеттән хәзер “сәләфи”челек идеологларын чыгарырга кирәк. Мисал өчен, Дагстанда исламлашу көчлерәк бара. Бездә хәзер бара торган процесслар аларда 90нчы елларда үтте. Битарафлык күрсәтү, вакытында чара күрмәү кан коюга китерде. Ул вакытта Русиянең исламга кулы җитми иде. Хәзер эшләмәсәк, өммәтебез икегә бүленәчәк тә, сугыш башланачак. Алар хәзер азчылык, шуңа да вакытында хәл итәргә мөмкин.
– Мөфтияткә Кама аръягыннан дәгъвалар килмиме?
– Бер оешма кысаларында эшләсәк тә, идеологик аермабыз бар. Хәзер безгә Корылтай карарларын, хәнәфи хокукый гакыдаи кырына тәңгәлләштерү бурычы куелды. Аны үтәргә кирәк. Бүгенге кадрлар, кайбер мәчетләрдә утыручы имамнар белән бу максатка ирешеп булмый. Гади мөселманнарыбыз, имамнарыбыз хәзер бара торган сайлау җыелышларында аеруча игътибарлы булырга тиеш. “Сәләфи” идеяләрен алга сөрүче имамнар, вәгазьчеләр мәчеттә утырырга тиеш түгел. Бары гади мөселман буларак кына гыйбадәт кыла алалар, имам буларак түгел. Бу мәсьәләне хәл итми, Татарстанда тынычлыкка да, динебез үсешенә дә ирешеп булмый.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии