- 14.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №31 (10 август)
- Рубрика: Иманга юл
Соңгы арада матбугатта да, халык телендә дә еш кына Болгар искә алына. Әлбәттә, сәбәбе шактый кайгылы, күз яшьләренә төренгән… Анда булган, шул мәхшәрне үз күзләре белән күргән, яки туганнарын югалткан һәркемгә сабырлык, киләчәктә бәрәкәтле имин тормыш телим!
Болгар дигәннән, күптәннән күңелдә бер уй бөтерелеп йөри…
Татарстаныбызда соңгы елларда тарихи урыннарны саклап калу, яңарту, торгызу бик күркәм күренешкә әйләнеп бара. Мәсәлән, Казан Кремле территориясе иң күркәм, гүзәл урыннардан санала һәм аны шулай төзек тоткан җитәкчеләребезгә, Кол Шәриф мәчетен торгызучыларга Аллаһы Тәгаләнең иң зур рәхмәтләре булса иде. Шуның белән беррәттән, Болгар бабаларыбызның истәлеген саклап калырга тырышучыларга, шулай ук, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын. Бигрәк тә соңгы елларда Болгар бабаларыбызның яшәгән урыннарын торгызу Татарстаныбызны дөнья күләмендә танытырга ярдәм итә һәм дәрәҗәсен күтәрә.
Әмма, бу мәсьәләнең ике ягы бар. Беренчесе – узган тарихыбызга зур хөрмәт белән карау булса, икенче ягы, кызганыч ки, ислам динен ялгыш аңлауны китереп чыгара. Әгәр дә беренче ягын алсак – бу бик күркәм эш. Бу күркәм эш динебезне дөрес аңламауга китермәсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк соң? Болгарга экскурсияләр һәм анда, гомумән, җыелулар Аллаһка гыйбадәт дип, дин белән буталып каралырга тиеш түгел. Чөнки соңгы вакытта бик күп кешеләр Болгарга хаҗга барабыз, дип җыелалар, анда корбан чалып һәм башка дини гамәлләр кылалар. Коръән китабында Аллаһы Тәгалә тарафыннан хаҗга баруның махсус билгеләнгән урыннары бар. Ул урыннардан башка, хаҗга барабыз, дип урын билгеләү кешене ислам диненнән чыгара. Аллаһы Тәгалә Коръән китабында «Әл-Гыймран» сүрәсенең 97нче аятендә әйтә: «Анда кешеләр өчен ачык аятьләр, Ибраһим (г.с.)нең баскан урыны һәм анда керүче иминлектә. Хәленнән килгән кешегә хаҗга бару – Аллаһы Тәгалә каршындагы бурыч». Күп кешеләрдән ишетергә була: «Минем Мәккәгә хаҗга барырга көчем юк, шулай булгач, мин Болгарга гына хаҗга барам», диюләрен. Әйткәнебезчә, Аллаһы Тәгалә берәүне дә көче җитмәгән эшкә кушмый. Әгәр дә аның байлыгы, саулыгы һәм башка мөмкинлекләре булмаса, ул кешегә хаҗ фарыз булмый һәм хаҗны башка урыннан эзләү көферлек, ягъни кешене диннән чыгару була. Бу мәсьәләгә килгәндә, Аллаһы Тәгалә Коръәндә хаҗның урынын тәгаен билгеләгән. Ислам тарихында Аллаһыбыз билгеләгән хаҗ урынын үзгәртергә теләүчеләр булган. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәндә махсус сүрә куйган һәм ул «Әл-Фил» сүрәсе дип атала. Тарихтан билгеле булганча, Абраха исемле патша хаҗны Йәмәнгә күчерергә булып, Кәгъбәтуллаһны җимерергә уйлаган. Ул махсус үстерелгән бик көчле филләргә атланган гаскәр белән Кәгьбәне җимерергә киткән. Филләр, хайван булсалар да, Аллаһы Тәгалә теләге белән, Мәккәгә кермәс өчен Абраха гаскәренә каршылык күрсәткәннәр. Гаскәрләр моны аңламыйча, баруларын дәвам иткәннәр. Шул вакыт Аллаһы Тәгалә көтмәгәндә гаскәр өстенә бик күп кечкенә кошлар җибәргән, һәм ул кошларның, авызларында янып торган таш булып, ул ташларны гаскәр өстенә яудырганнар. Гаскәр тапталган, салам кебек юкка чыккан. Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы түгелмени бу?! Ут янына якын килә алмаган кошларның кечкенә генә томшыкларында Аллаһының газабын – яна торган ташларны гаскәр өстенә ташлаулары бик зур могҗиза бит! Әгәр дә без шушы сүрәдәге мисалдан гыйбрәт алмасак, Болгарга барып хаҗ кылабыз дип, киләчәк буыннарыбызга шушы җинаятьне кертеп калдырсак, әллә безнең халкыбыз Аллаһ Тәгаләнең газабыннан имин булырмы?
Аллаһы Тәгалә Коръәндә бик күп урыннарда хаҗ турында язган һәм Коръәннең 22нче сүрәсе «Әл-Хәҗҗ» (Хаҗ) дип атала. Анда бигрәк тә 26-27-28 аятьләрен, шулай ук«Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсенең 153тән алып 200нче аятьләр эчендә, хаҗны кайсы айда, кайсы көндә, кайсы урында кылырга икәнен һәм ничек итеп, нинди гамәлләр кыласын бик ачык күрсәткән. Аллаһы Тәгалә билгеләгән изге җирләрдә кешелек дөньясының башлангычы булган иң беренче кеше һәм иң беренче пәйгамбәр дә булучы атабыз Адәм, анабыз Һава һәм калган барлык башка пәйгамбәрләр Аллаһы Тәгалә күрсәткән шушы урыннарга бәйле. Ә безнең Болгар бабаларыбызны, без аларны ничек кенә хөрмәтләсәк тә, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәрләреннән өстен куя алмыйбыз. Ягъни Аллаһы Тәгалә күрсәткән урыннан башка урынга барып, үзебездән чыгарып, хаҗ кылам дип йөрү тамырыннан ук дөрес булмый. Чөнки Болгарга барып хаҗ кылу безнең бабаларыбызда да булмаган һәм безнең болгар бабаларыбыз хаҗны үзләре дә Аллаһы Тәгалә күрсәткән урыннарга гына барып кылганнар.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, Татарстаныбыз бөтендөнья күләмендә танылган булсын өчен, илебездә булган истәлекле урыннарны күтәрү һәм анда экскурсияләр ясау Ислам диненә бәйләмичә генә үткәрелсә иде. Әгәр без аны Ислам диненә бәйләсәк, беренчедән – Аллаһы Тәгаләнең ачуын китереп, газап күрәчәкбез; икенчедән – киләчәк буыннарыбызга Ислам динен бозып күрсәткән булырбыз; өченчедән – бөтен мөселман илләре безгә каршы чыгачак һәм бу бик зур фетнәләргә сәбәп булачак.
Безнең җитәкчеләребез бик акыллы һәм үзебезнең ата-бабадан килгән динне саклап калучылар булып тора. Бу мәсьәләне бөтен яклап уйларлар, дип ышанам. Болгарга баруларны һәм бүтән төрле экскурсияләрне дин белән бәйләүне катгый рәвештә тыярлар, дип өметләнеп калам.
Мөсфирә Хәсән кызы Хафизова.
Болгарга – хаҗ?! ,

Комментарии