Рамазанда ни ашарга?

Рамазанда ни ашарга?

Иртән сәхәр өчен, ә кичен авыз ачканда, нинди ризык файдалы булыр? Юкса, хәзер көннең иң озын вакытлары. Димәк, ураза да алдагы елларда тагын да авырлашачак. Күпләрнең сәламәтлеге дә җитмәскә мөмкин. Дөрес, динебездә мәҗбүрилек юк. Сәламәтлегеңә зыян салу, әле киресенчә, гөнаһ, дип шәрехләнә. Шуңа күрә, организмыгызны тыңларга өйрәнегез. Авыр булса, баш әйләнү, сару кайнау кебек хәлсезлек, ашказаны авырту һәм башка кыенлыклар туса, хәзерге вакытта уразага керми торуың хәерле. Аны башка вакытта, эшсезрәк чакта, я сәламәтлеккә куркыныч янамаган чакта тотарга да ярый. Инде бүген калдырмыйм, дип тырышасың икән, түбәндәге язмага игътибар итегез. Аны без иҗади партнерыбыз etatar.ru электрон сәхифәсеннән алдык. etatar.ru интернет басмасы хәбәрчесе Роберт БОЛГАРСКИЙ табиб-гастроэнтеролог Айрат Зыятдинов ярдәмендә уразалылар табынында нинди ризыклар булу мәгъкуль дигән сорауга җавап эзли.

СӘХӘР ҺӘМ ИФТАР (АВЫЗ АЧУ): гомуми таләпләр

Кыздырылган, майлы, артык тозлы, яки борычлы, шулай ук, артык баллы ризыкларны табынга куймаска тырышыгыз. Ни өчен дигәндә, майлы һәм кыздырылган ризыклар ашказанының лайлалы тышчасын ярсыта һәм бик авыр эшкәртелә. Ә тозлы һәм баллы, үзегез дә беләсез, эчәсене китерә.

СӘХӘР

Сәхәр өчен идеаль ризык – пешерелгән йомры йомырка, чөнки анда аксым бик күп. Ә аксым үт куыгының кыскартылуына ярдәм итә. Чөгендер, кәбестә, бәрәңге, кабак, кишер кебек яшелчәләрне пешереп тә, шул килеш тә ашап сез үз организмыгызны сөендереп, уразаны җиңеләйтерсез. Шулай ук, ачытылган сөт ризыкларына өстенлек бирегез. Алар ашкайнату, эчәк эшчәнлеген яхшырта.

Сәхәргә беркайчан да җиләк-җимеш ашамагыз. Әйтик, йөзем (виноград), әфлисун, алма кебек җимешләрдә озын-озак август көнендә сусаттыра торган кислоталар күп.

Иртәнге сыйлануны иң яхшысы яшел чәй белән төгәлләү. Ул сусынны бик яхшы баса.

ИФТАР (АВЫЗ АЧУ)

Әлбәттә, 18 сәгатькә сузылган сусыз һәм ач торудан соң эчәсе һәм ашыйсы килә. Тик ашыкмагыз! Инде тәгамьсез шул кадәр тора алгансыз икән, тагын бер 10–15 минут кына түзәрсез. Кояш күздән югалып, авыз ачар вакыт җиткәч, 2–3 хөрмә (финик) кабып, аны ашыкмый гына чәйнәп йотыгыз. Анда бик күп микъдарда фруктоза һәм микроэлементлар бар. Аннан соң акрын гына 1 стакан су эчегез (иң яхшысы чиста кайнамаган су). Сусынны шулай баскач, бер 10 минут көтегез. Ул арада ахшам намазын укып алсагыз, тагын да әйбәтрәк булыр. Шушы вакыт эчендә хөрмә организм тарафыннан үзләштерелә, баш миенә «ашказанына ризык эләкте» дигән сигнал китә, һәм ачлык, ашыйсы килү халәте бераз йомшара. Нәтиҗәдә, сез үзегезне кинәт артык каты ашап ташлаудан коткарасыз. Моның белән бүген ураза тоткан бик күп мөселманнар интегә. Бер дә гаҗәп түгел, Мөхәммәт пәйгамбәребез юкка гына үзенең ифтарын хөрмәдән башламаган.

ИФТАР ТӨНГЕ АШАУ. Димәк, бу сыйлану җиңел үзләштерелә торган булырга тиеш. Итле ризыклардан бөтенләй баш тарту киңәш ителә. Дөрес, безнең шартларда бу бик үк мөмкин дә түгел. Чөнки без инде итсез ризык әзерли дә белмибез. Гадәттә, ифтар табыны да татарның милли кухнясы – итле өчпочмаклардан, шулпалардан, бәлешләрдән һ.б.лардан тора. Тик онытмагыз, ит 4–5 сәгать дәвамында эшкәртелә. Димәк, сезнең ашказаныгыз, организмыгыз бу озын төнне шул итне эшкәртү белән генә мәшгуль. Бу сезгә кирәкме?

Нәрсә ашарга соң? Вариантлар күп. Боткалар һәм төрле ярмалы ризыклар. Пешерелмәгән һәм пешерелгән яшелчә, яшелчәле ашлар, киптерелгән җимешләр, ачытылган сөт продуктлары… кыскасы, файдалы ризыкларның исемлеге шактый.

НӘРСӘ ЭЧӘРГӘ? Бер хакыйкатьне исегездән чыгармагыз: көн дәвамында организмга 2 литрдан да кимрәк су керергә тиеш түгел. Су матдәләр алмашу процессында катнаша. Ул азрак булган саен, сезгә начаррак булачак. Әлбәттә, монда сүз чиста су турында бара. Һәртөрле соклар, компотлар, газлы су, кара чәй, һәм кофе эчәсе килгәнне көчәйтә генә. Төнге 5–6 сәгать эчендә сез тәүлеклек су нормасы белән организмыгызны «тутырырга» тиеш, ягъни 1,5–2 литр су эчәргә кирәк.

Әлеге киңәшләр изге Рамазан аенда файда биреп, бу ай сезнең өчен ел дәвамында иң куанычлы булыр, дип өметләнәбез. Рамазанда ни ашарга? , 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии