- 14.10.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №40 (11 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
«Сихер һәм бозым чыгаручы муллалар күбәйде. Аптырарлык, тик һәрберсенең үз «клиенты» бар. Булган һәм булмаган акчасын күтәреп, теге яки бу муллага сихер чыгартырга агыла халык. Ә ул сихер ничек керә соң? Элек ул сүзне бары тик китаплардан гына укып белә идек, хәзер адым саен – сихер, дибез». Узган атнада газета укучыбыздан әнә шундый эчтәлектәге фикер килеп иреште. Үзебез дә уйландык, сихер сүзе чыннан да кулланылышта хәзер. Шуннан файдаланучы муллалар да юк түгел дип әйтеп булмый. Бу темага газетабызның даими кунагы – «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.
– Соңгы вакытта сихер, бозым белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте түгелме?
– Сихер бар, әмма ул безнең күзгә күренми. Шулай булса да, сихер-бозымга ышанырга тиешбез, чөнки Коръәндә аның турында мәгълүмат китерелә. «Бәкара» сүрәсенең 102нче аятендә әйтелгәнчә, җеннәр, давыллар, кошлар, хайваннар Сөләйман пәйгамбәргә буйсынган була. Шайтан-җеннәргә ирексез булу ошамый һәм Сөләйман пәйгамбәр вафат булганнан соң, Иблис сихер китабын язып, аның тәхете астына ата. Һәм шуннан соң ул кешеләр арасында, Сөләйман сихер китабы белән идарә итте, дигән коткы тарата. Ул вакытта ук җеннәр сихер белән шөгыльләнә. Аллаһ Тәгалә Вавилон шәһәренә Һарут һәм Марут исемле ике фәрештәне төшерә. Алар хакында гөнаһлы фәрештәләр дигән фикер дә әйтелә. Без иманыбызның бер терәге булган фәрештәләрнең барлыгына ышанабыз һәм аларның Аллаһ каршында гөнаһ кылмауларын, Ул нәрсә әйтте – шуны үтәүләрен беләбез, чөнки фәрештәләргә ихтыяр иреге бирелмәгән. Һарут белән Марут, сихер таралгач, адәм балаларын аннан котылу юллары, аны ничек итеп танып булуы турында кисәтергә тиеш була. Аларның сөйләгәннәрен исә җеннәр һәм шайтаннар да ишетеп тора. Җеннәр дә бу гыйлемне арттыра башлый һәм китап язалар. Бүгенгә кадәр шул сихер китабы күчереп язылып тарала. Монысы инде хәзер адәми шайтаннар эше. Иманы зәгыйфь булган, Аллаһтан ерагайган кешеләр шул сихер китабына иярә. Дини яктан надан булу аркасында күпләр мондый эшнең дөньяда һәм ахыйрәттә нинди һәлакәткә алып барганын күз алдына да китерми. Дөньяда бу эш үзеңнең һәм нәселеңнең бәхетсезлегенә илтсә, ахирәттә бу эш кешене җәһәннәмгә алып бара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) иң зур гөнаһ хакында кисәткәндә болай дигән: «Җиде һәлакәтле гөнаһтан сакланыгыз: күп иләһлек (Аллаһка ширек тоту), сихерчелек, кеше үтерү, ятим балалар малына кул сузу, риба (процентка яшәү), сугыш яланыннан качу, пакъ хатынга зина кылучы дип яла ягу».
– Сихер ясау кешене диннән чыгарамы?
– Әлбәттә. Сихер белән шөгыльләнү дә кешене диннән чыгара, чөнки бу эшне эшләгән кеше шайтаннар белән бәйләнешкә керә, аларга иманын сата, аннары аларның ярдәме белән кара эшенә керешә. Кемдер авырый башлый, кемнеңдер гаиләсе таркала, туганнар арасы бозыла, ата-ана белән балалар берсен берсе күрә алмый башлый, кемнәрдер үлеп китә.
– Кешегә, әгәр Аллаһның рөхсәте булмаса, беркем дә, шул исәптән сихерче дә зыян китерә алмый, диләр бит...
– Димәк, кешенең гаебе бар. Бу сиңа – сабак һәм гыйбрәт. Кемдер авырып китә, кемдер таеп егыла, кемнеңдер өенә караклар керә. Ә кемгәдер сихерченең зарарын бирә. Сихерләгәннәр, дигәннәр икән, син гаепне үзеңнән эзләргә тиеш. Гаепнең 80 проценты үзеңдә.
– Сихерләүнең нинди төрен ешрак кулланалар?
– Сихерчеләр шайтан өйрәткән нәрсәләрне укып ризыкка өрә, кабер туфрагын, мәет юган суны куллана, төеннәргә өрә, яисә кадак белән кадый, фотосурәтләрне куллана.
– Сихер бармы-юкмы икәнен ничек белеп була?
– Кеше бик актив булып, тиктомалдан йомыла, аралашучан кеше ялгызлыкны ярата башлый, үз-үзенә кул салу уе керә, куркак кешегә әйләнә, чирленең бөтен анализлары яхшы булып, авыруының сәбәбе табылмый, ир белән хатын сәбәпсез бер-берен күралмый. Сихердән иманлы тәкъва кеше генә арындыра ала.
– Андый кешене ничек табарга?
– Аллаһ Тәгаләдән догалар кылып сораган кешене Раббыбыз һәрвакыт дөрес юлга юнәлтә, тиешле ярдәмен бирә. Дөрес, бер яктан, кешенең кайгысында бизнес ясаучылар да байтак. Кешене алдап, сихер чыгарам дип, мулла булып йөрүчеләр бар. Алардан юлларыбыз ерак торсын.
– Нәселдән килгән сихерне дәвалау мөмкин түгел, диләр. Бу дөресме?
– Сихерне билгеле бер кешегә куялар. Гадәттә, ул буыннан-буынга күчми. Тик йөкле булганда сихерләнгән әни кешедән баласына күчүе мөмкин, чөнки ана ризыгы – бала ризыгы да.
– Өеңдә яки башка урында бозымга тап булсаң, аннан ничек котылырга?
– Шикле әйбергә юлыксагыз, перчатка белән алып, сулы банкага салыгыз. Башта суга «Фатиха», «Аятел-көрси», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укыгыз. Берникадәр вакыттан кеше йөрми торган җиргә суы белән бергә җиргә күмеп куясың.
– Сихердән ничек сакланырга?
– Күп очракта сихер Аллаһтан һәм Аның диненнән ерак булган кешеләргә тәэсир итә. Әгәр дә адәм баласының Аллаһ Тәгалә белән дога, намаз һәм Коръән уку, зекер-тәсбих әйтү аркылы элемтәсе булмаса, аңа сихер-бозым эләгергә мөмкин. Хатын-кызларның күз тиюгә һәм сихергә дучар булуы күп очракта урамда артык ачык киемдә йөрүләре белән бәйле. Шулай ук сихер тәһарәт алмыйча һәм госел коенмыйча йөргән кешегә дә җиңел эләгә. Иртәнге һәм икенде намазыннан соң йөзәр тапкыр «Ләәә иләәһә илләллаһу үәхдәхү ләә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү үә ләһүл-хәмдү үә һүүә гәләә күлли шәйъиң кадииир» дисәң, Аллаһ сине саклый. Берәр җиргә кунакка барсаң, «Әгүүзү бикәлимәтилләәһиттәәмәәти миң шәрри мәә халәкы» дисәң, шушы урында булганда сиңа беркем дә зыян итә алмый.
СИХЕРНЕҢ ТӨРЛӘРЕ
Беренчесе – аера торган сихер. Улы белән анасы, туган белән туган яки ир белән хатын арасын боза торган сихер. Мондый явызлыкның башында көнчелек тора. Берәүнең дус-ише яхшы, берәүнең хатыны матур, берәүнең ире бай, гаиләләре бәхетле булуы имансызның күңелендә көнчелек уты кабыза.
Икенчесе – сөйдергеч сихере. Дөреслектә, Коръәни Кәрим кушмаганча өшкерү һәм сөйдергеч сихерләр куллану – ширек. Тик күпләр үзләрен яраттыру өчен сихер ясап, берәүне үзенә көчләп бәйли.
Өченчесе – күзгә күренү яки саташу сихере. Башкача әйткәндә – галлюцинация. Бу вакытта кешеләр сихерчегә үзләренең ниятләрен һәм максатларын әйтә. Ошбу төр сихер белән сихерләнгән кеше тик торган әйберләрне хәрәкәтләнгән рәвештә, кечкенә әйберләрне зур итеп, зур әйберләрне кечкенә итеп күрә башлый.
Дүртенчесе – җенләнү сихере. Сихерчеләр тарафыннан җеннәргә әмер бирелә һәм җеннәр адәм баласының эченә кереп, аның баш миендә урнашыр, баш миендәге кирәкле нокталарга басып, сихерченең әмерен үтәп, әдәм балаларының тәнендә бозыклык вә фәсәд, вә фетнә, вө вәсвәсә кылыр.
Бишенчесе – апатия, ягъни һәрнәрсәдән ваз кичү. Адәм баласы кинәттән ялгызлыкны ярата башлый, үз эченә бикләнә, берәү белән дә сөйләшми башлый, авыруга бирешә.
Алтынчы төре – курку сихере. Әгәр дә сез үзегездә түбәндәге төр тойгылар кинәттән барлыкка килүен күрсәгез, сездә сихер булуы мөмкин. Куркыныч төшләр күрәсез һәм ниндидер тавышлар ишетәсез, намаз укыр алдыннан кинәт кенә догаларны онытасыз, яныгызда кемдер бар дип тоясыз икән, сезгә әлеге төр сихер ясалган булырга мөмкин.
Җиденче төр сихер – авыру сихере. Бу очракта адәм баласы бик нык авырыр, тик табиблар аның авыруының сәбәбен ачыклый алмас.
Сигезенче төр сихер фәкать хатын-кызларда гына була. Күрем вакытыннан соң да кан агу да сихер булырга мөмкин.
МЕҢ ДӘ БЕР ВӘГАЗЬ
Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйткән: «Икенче биш нәрсә белән очрашканчы биш нәрсәне куллан: картлыгың килгәнче – яшьлегеңне, авыру килгәнче – сәламәтлегеңне, мохтаҗлык килгәнче – байлыгыңны, мәшгуль вакыт җиткәнче – буш вакытыңны, үлемең килгәнче – яшәвеңне».
Биш нәрсәнең кадерен белергә кирәк. Адәм баласы мәңге яшәрлек итеп яратылган. Мәңгелеккә күчмәгән һичбер нәрсә аңа хозур һәм бәхет бирә алмый. Дөньяви гомер кешегә бирелгән кыйммәтле байлык. Бу гомерне бәхетле итә торган сәламәтлек, тазалык, яшьлек, байлык һәм вакыт кебек күп кенә чыганаклардан уңышлы файдалана белергә тиеш, чөнки бу чыганаклар кешеләргә үрчү, ботаклар җибәреп киңәю, тармаклануны тәэмин итү максатында бирелгән. Адәм баласы сәләтенчә бу чыганаклардан файдаланса, аның тормышы якты бизәкләр белән төрләнәчәк һәм җимеш бирәчәк. Кешеләрдән шуннан да артыгы таләп ителми. Ана карынында башланган юл дөнья, кабер, Кыямәт, бизмән, Сират күперенә кадәр дәвам итә. Мәңгелек юлында кеше үзенә дөньялыкта бирелгән кыйммәтләрне үстергән кадәр файда һәм рәхәт күрер.
Бар нәрсәне кулда тоту яки югалтмау... Менә мәсьәләнең асылы шунда. Кулда тотып та югалтканнар бу чыганаклардан чамалап аласы урынга аларны комсыз исраф итүчеләр исәбендә булырлар, чөнки исәнлек, бәхет һәм байлыктан берәү дә баш тартмый. Бар гомерен бушка уздырырга теләүчеләр дә булмас. Ләкин һәркем бу кыйммәтләрне лаеклы куллана белми. Кеше, гадәттә, сәламәтлеген дә, байлыгын да саксыз исраф итә. Дөрес юлдан гына бармый, гомер буе буш хыяллар артыннан куа. Кеше үзенә бирелгән, бүләк ителгән биш нәрсәне исраф итүчән. Аеруча буш вакытыбыз бар икән, кадерен белмибез. Буш вакыт дигәч тә, бу кул кушырып утыру дигән сүз түгел. Вакытны тәртип белән файдалану – вакытны исраф итмәү дигән сүз. Буш вакыттан Аллаһка якынаю максатын да файдаланырга кирәк. Гомер һәм сәламәтлек – кешенең хәзинәсе. Озын гомер кичерү генә түгел, аны тулы тормыш белән яшәү мөһим. Максатка ярашлы тулы тормыш белән яшәмәүче кеше гомерен бушка уздыра. Ул Коръән аятендә әйтелгән сүзләргә юлыгачак. Коръәни Кәримдә: «Ий Раббым! Мине [тормышка] кире кайтар! Бәлки, мин калдырып киткәнемдә [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек кылырга тиешле булган] изге гамәл кылырмын», – дип әйтелгән. Бу – табигый теләк, ләкин киредән бу дөньяга әйләнеп кайту юк. Үкенергә һәм дөньяда ук тәүбәгә килергә кирәк, Ахирәткә барганнан соң түгел.
Туганнар! Кешенең вөҗданы аны яхшылыклар, игелекләр кылырга, әдәпле һәм намуслы булырга чакыра. Кеше вөҗданы кушканча гына яшәсә, бик әйбәт булыр иде. Ләкин, ни кызганыч, адәм баласы еш кына вөҗдан авазына колак салмый шул. Шуңа күрә күңел тынычлыгын югалта. Вөҗдан кушкан юлдан тайпылу гөнаһ баткагына илтә. Гөнаһ кылу – Аллаһка каршы бару дигән сүз.
Туганнар! Тормышны төзәтеп, җәбер-золымны бетерү өчен Аллаһ Тәгалә адәм балаларына дин иңдергән. Дин – Аллаһ Тәгалә кануны. Коръән иңгәннән соң ярлыларның хәле җиңеләя. Дин елаганнарның яшен сөртә, кайгылыларның кайгысын бетерә. Ул хәләлне, хәрәмны, яхшыны, начарны аерырга өйрәтә. Аллаһ Тәгалә кешене мәңгелек тормышка әзерләү өчен яраткан. Аны аңлаган кеше бәхетле. «Үлдең – беттең» дип уйлаган кеше – бәхетсез. Шуның өчен халык дин тәрбиясенә бигрәк тә мохтаҗ. Тормышыбыз җиңел, күңелле, бәрәкәтле, имин булсын дисәк, диннән аерылмыйк. Мәчетләргә йөрик, намаз укып, догалар кылыйк. Гомер кыска. Җан, әлбәттә, мәңгелек. Кешенең дөньяда алтмыш, җитмеш, сиксән ел яшәве гомернең бик кыска гына өлеше, мәңгелек өлеш – Ахирәттә. Раббыбыз иманнарыбызны куәтле, ризыгыбызны киң, тәннәребезне сәламәт, көннәребезне тыныч, илебезне имин, гомеребезне бәхетле кылса иде.
Алексеевск районы, Югары Татар Майнасы авылы имам-хатыйбы Әдип хәзрәт Шакиров вәгазе
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии