Мәетне җәфалауга дин ничек карый?

Мәетне җәфалауга дин ничек карый?

«Безнең гәҗит»нең 47нче санында (22 ноябрь, 2017) басылып чыккан «Үләргә язмасын икән» дигән язманы укыгач, үзем белән дә нәкъ шундый ук хәл булганы исемә төште. 2011нче елда җәмәгатемне Минзәлә больницасына алып бардым. Йөрәге борчып тора иде. Анда баргач, билгеле инде, анализлар бирергә куштылар, кан басымы бик югары иде. ЭКГ ясаган булдылар, тик аны укучы кеше булмады. Аңа инде шул вакытта ук инфаркт булган. Байтак вакытлар узгач, безгә йөрәкне тикшертеп карарга, монитор тагарга киңәш итте туганнарыбыз. Кабат больницага бардык. Анда безне Куюков фамилияле табиб карады да, сезгә монитор тагарга түгел, сезне үлемнән саклап калырга кирәк, дип, әбиемне шунда ук кардиология бүлегенә салды. Аңа инде берничә ел элек үк йөрәгенә ике тапкыр инфаркт булганын әйттеләр. Медицина фәннәре кандидаты Венера Шәүкәт кызы дөрес диагноз куеп, дәвалады. Әбигә икенче группа инвалидлык тиеш булуын да әйтте. ВТЭКка юллама сорап, кабат Минзәләгә бардык. Безнең бөтен документлар да кулыбызда иде. Инвалидлык алыр өчен күпме йөргәнебезне сөйләсәмме?! Фәкать шул Венера Шәүкәтовна телефоннан шалтыратып, ЭКГны да укый белмәгәннәре өчен ачулангач кына ала алдык юлламаны. Җәмәгатемә өченче группа бирделәр. Аннары кабат кардиологиягә эләкте, өченче мәртәбә инфаркт кичерде. 2014нче елда Чаллыдагы ашыгыч ярдәм больницасына алып киттеләр. Анда да ике айга якын ятты. Менә-менә операциягә алабыз дисәләр дә, ясарга ашыкмадылар. Мондый катлаулы операциянең әле беренче тапкыр ясалырга тиешлеген әйттеләр. Новосибирскидан профессор Богачевны чакырганнарын белдек. Операция уңышлы үтте. Хатынымның йөрәгенә Америкада эшләнгән биоклапан куйдылар, тагын биш тромб алдылар. Инде алда тагын гомеребез булсын дип, сөенеп яши идек, 2017нче елның июль аенда кабат ашыгыч ярдәм белән алып киттеләр. Американың ул клапаннары өч кенә елга җитә икән. Реанимациядә бер ай ятты. Аның ничек интеккәннәрен язып та, сөйләп тә бетереп булмый. 13нче сентябрь көнне вафат булды.

Больницада үлсә дә, диагнозы билгеле булса да, табибларның имзалары торса да мәҗбүри ярдырттылар. Әле анда да акча түлисе булды. Бу нинди ахмаклык икән соң инде? Мәетне җәфалауны динебез дә тыя түгелме? Болай да бик интегеп үлде бит, авыр туфраклары җиңел булсын. Исән булса, 2017нче елның 6нчы ноябрендә бергә гомер итүебезгә 55 ел тулган булыр иде.

Фәнил САЛИХОВ,

Минзәлә районы, Усай авылы

Комментарии