- 15.01.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №01 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Иманга юл
Мөселман шундый булырга тиеш, диләр дә, санап китәләр күркәм сыйфатларны. Дәшми генә тыңлыйм. Үзен мөселман дип санаган, әмма Коръән һәм сөннәт буенча яшәмәгән кешеләрнең үзләрен шулай тотуына һич тә аптырамыйм.
Сүзебезне «кем ул мөселман?» дигән сораудан башлыйк. Мөселман – буйсынучы дигән сүз. Ул кемгә буйсынырга тиеш? Әлбәттә, фәкать Аллаһка гына. Ләкин бу кешене ирегеннән мәхрүм итү дигән сүз түгел. Ә Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанып, Аңа буйсыну, тәвәккәл итү, ярдәменә өмет итеп яшәү. Бу урамның бер башыннан берсенең: «Мин булдырам!» – дип кычкырганына, дәррәү килеп: «Без дә булдырабыз!» – дип җавап бирү түгел инде.
Мөселман алты сыйфатка ия булырга тиеш. Беренчесен атадым. Икенчесе – намаз, аннан соң гыйлем алу килә. Дүртенче сыйфат – башкаларны хөрмәт итү, бишенчесе ихлас ният булса, алтынчысы – дәгъват. Ягъни үзенең белемен башкаларга җиткерү һәм кешеләрне дингә һәм яхшы гамәлләр кылырга өндәү. Коръәннең «Гыймран» сүрәсендәге 104нче аять шул хакта: «Сездән шундый бер өммәт булырга тиеш, алар һәркемне хәерле эшләргә, игелеккә өндәрләр, яманлыктан ваз кичәргә чакырырлар. Менә шундыйлар морадларына ирешкән булырлар».
Әлеге сыйфатлар үз эченә кешене характерлый торган күркәм күп нәрсәләрне ала: сабырлык, тыйнаклык, эшчән, гаделлек, миһербанлылык, ярдәмчеллек һәм башкалар. Үзләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булган балага өлкәннәр: «Бигрәк миһербанлы», – дияргә ярата. Урам аша чыгарга ярдәм итсә: «Иманлы», – ди. Әйе, Аллаһы Тәгалә Коръәндә хәтта начарлык эшләгән кешегә дә яхшылык белән җавап кайтарырга куша (Фуссыйләт: 34-36). Үзен мөселман дип санаган һәркем башка кешенең кайгы-шатлыгын үзенеке итеп кабул итәргә тиеш. Чынбарлыкта исә шуның киресен күрәбез: көнчелек урманында адашып йөри торгач, кичәге якын дуслар да дошманга әверелә; булган малдан риза булмыйча, күршенекенә күз агы белән карыйбыз. Күп тапкырлар ишеткәнем бар: иманлы кешенең йөзе нурдан балкып тора, аны бернәрсә һәм беркем дә шул халәтеннән чыгара алмый. Әйе, бар андыйлар, ләкин сирәк. Нишлисең, иман ныклыгы шул кадәр генә.
Игътибар итегез: күбебезнең башында «кеше ни әйтер?» дигән уй яши. «Гомер бакый шулай булган», «башкалардан кыен» дип, ислам динендә бидгать гамәл булган нәрсәләрне эшлибез. Ә бит кеше сүзеннән түгел, Аллаһының ачуын алудан куркырга кирәк. Юк, алгы планга һаман да реаль тормыш куела: ахирәт бардыр, ләкин аны кем күргән, ә ул бүген яши! Ә менә бөтен дөньяга шау-шу килеп йорт-җир, мал бүлешкәндә кеше сүзенә керү дигән нәрсә бөтенләй онытыла. Шулай фикер йөртелә: сөйләрләр дә, туйгач, туктарлар. Ә бит дуслык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, киң күңеллелек элемтәләре булдыруның, туганлык җепләрен саклауның савабын бәяләп бетермәслек. Үзен мөселман дип санаган кеше Аллаһыны танып, дин гыйлеме үзләштереп, хакны ялганнан, хәрәмне хәләлдән аера белүче, гыйлемен башкаларга да җиткерергә тиеш. Хәер, ул тиешләр байтак. Мәсәлән, утыз яшьләр тирәсендәге мөселман егете белән көн саен эшкә бер автобуста барабыз. Аның үзеннән өлкән хатын-кызларга (сүз нәкъ менә хатын-кызлар турында бара) урын бирмәвенә игътибар да итмәгән булыр идем, әгәр яныма килеп баскан шактый өлкән апага үз урынымны тәкъдим итмәсәм. Әлегә дәшмим, ләкин көннәрдән бер көнне сабырлыгым бетәр кебек. Хәер, монда диннең бернинди дә катышы юк, чөнки мәктәптә үк өлкәннәргә транспортта урын бирергә кирәклеген өйрәтәләр. Халык мәкале, чир китсә дә, гадәт китми, ди. Ә менә үз хаталарын аңлап, иманга килүчеләр яман гадәтләрдән (спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту һ.б.) арына бит. Әле телгә алган ният ихлас булырга тиеш. Дөрес, өлкәннәргә җәмәгать транспортында урын бирмәү имансызлык та, гадәт тә түгел, ә гап-гади тәрбиясезлек. Мөгаен, ул мөселман егетенә башкаларны хөрмәт итү сыйфаты тулаем хас түгелдер. Бәлки, гыйлеме җитеп бетмидер. Әйтелгәнчә, монда тәрбия мәсьәләсе дә зур роль уйный. Мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән балалар бик бәхетле дип уйлыйм. Ә бит арада улы яки кызының ислам динен кабул итүенә теш-тырнагы белән каршы торучы әти-әниләр дә очраштыргалый. Шул балаларга Раббым ярдәмен һәм рәхмәтен ирештерсен.
Мөселманнарга бармак төртеп күрсәтүчеләргә шуны әйтәсем килә: дөньяда гөнаһсыз кеше юктыр. Әмма кеше тикшергәнче, тәүдә үзебезнең тәртип-гамәл турында уйлау дөрес булыр. Аллаһы Тәгалә барыбызга да файдалы гыйлемнәр биреп, белгәннәребезне башкаларга да дөрес итеп ирештерергә ярдәм итсен.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА,
Түбән Кама шәһәре
Комментарии