Тәүбә мәчете

Тәүбә мәчете

Тәүбә мәчете Чаллы шәһәрендә урнашкан. Ул милли һәм дини күтәрелеш елларында төзелә. Фотодан күренгәнчә, мәчет үзенчәлекле архитектурага ия.

1989нчы елның 1нче апрелендә мәчет нигезенә беренче казык сугыла. Шул елның 23нче августында мәчет бина итеп торгызыла, түбәсе ябылмаган килеш манарасына ай куела. Ай күтәрү татарларның Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу вакыйгасына туры китереп эшләнә. Соңгы 2,5 елда мәчетнең эчке эшләре башкарыла, территориясе төзекләндерелә. Тәүбә мәчете рәсми төстә 1992нче елның 22нче июлендә ачыла.

Мәчет 500 кешене сыйдыра, гомуми мәйданы 1,3 мең кв. метр тәшкил итә, манарасы җирдән 53 метр биеклектә. Аена алтын йөгертелгән, аңа көмеш хәрефләр белән «Лә иләһә илләлләһи Мөхәммәдәрәсүлүллаһ» дип язылган. Фасадларга һәм намаз бүлмәсендә Аллаһ Тәгаләнең 99 исеме мәрмәр, төсле витраж һәм башка ысуллар белән төшерелгән. Тышкы бизәү эшләре аксыл известь, шомартылган гранит һәм травертиннан эшләнгән.

Комментарии