- 15.02.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №06 (12 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Казан–Уфа арасы,
Ерак түгел барасы.
Ике арада бәргәләнә
Татарның бер баласы.
Ике арада өзгәләнә, чәбәләнә
Татарның адашкан бер баласы.
Хәер, ул хәзер татар түгелдер инде, башкорттыр. Чөнки ул шундый карарга килгән. Татар рок җырчысы Альберт Исмаил турында әйтүем.
Күптән түгел ул Башкортстанның БСТ дәүләт телевидениесе тапшыруында үзенең татар түгел, ә башкорт булуын белдерде.
Татарча иҗат итеп, үзләре дә татар милләтеннән булган күп кенә кешеләрнең яки Башкортстанда эшләп килүче түрәләрнең башкортка әверелә баруларына без инде күнегә башладык ахрысы. Альберт та беренчесе түгел һәм соңгысы да булмас, мөгаен, дигән шомлы уйлар башка килә.
Альбертның үзе белән дә, иҗаты белән дә мин таныш, дип әйтә алмыйм. Андыйлар хәзер бит йөзләгән. Аның иҗаты Татарстанда бик хупланмады һәм аның кемнәргәдер шәхси үпкәләре бар иде, дигән язмалар, аңлатмалар күренә башлады. Бу бит инде беткә үч итеп, тунны яндыру булып чыга. Бигрәк тә Альбертның биографиясе белән танышкач, аның бу адымга баруын берничек тә аңлап булмый башлый. Ул – татар җәмәгатьчелегендә билгеле шәхес. Даими рәвештә Хәтер көне җыелышларында, «Мин татарча сөйләшәм» чараларында актив катнашкан, татар халкының тарихын яхшы белгән кеше. Һәм менә шундый кискен адым ясау! Бу сукырларча кемгәдер иярүме, әллә уйлап, аңлап эшләнгән гамәлме?
Иярү – бик куркыныч нәрсә. Көнбатыш эстрадасына ияреп, без баедыкмы? Кайда соң ул байлык? Моңсыз ритмнарга селкенеп, микрофонга акырудан гайре ни өстәлде? Ә югалткан һәм югалта барган байлыгыбыз күренеп тора. Татарның акрынлап таркалып, урыс, башкорт милләтләре бакчаларын ашлаучы тирескә әйләнеп калуы бик ихтимал бит.
Заманында Рудольф Нуриевка – дөньяның мәшһүр биючесенә үз илендә бөек талантын күрсәтергә ирек булмады. Дөресен генә әйткәндә, мөмкинчелек бирмәделәр. Чит җиргә китеп дан яулады. Ул да, мәрхүм, минем милләтем театр, дип ничә тапкыр интервью бирде. «Үләр» алдыннан бәргәләнде, Казанга да кайтып карады. Җанына урын тапмагандыр инде, бахыр. Читтә үлде, шунда күмелде. Бөтен байлыгы аукционга куеп сатылды. Ул да бит татарның адашкан бер баласы иде. Бик кызганыч, бик аяныч. Моңа, әлбәттә, без татарлар гаепле. Нигә шундыйларны үзебездән биздерәбез соң? Ярый, Рудольф Совет заманында илдән качарга мәҗбүр булды да, кире кайта алмады. Ә Альберт Исмаилның кемгә үче бар? Кемгәдер үч саклап, милләтеңнән ничек ваз кичәргә була икән? Муллага үч итеп, Коръәнне утка атарга кемнең кулы күтәрелер икән? Ниндидер «бөеклеккә» ирешеп кыйбланы бутый башлаган татар балалары шуны онытмасыннар иде дә бит.
Бәлки, безнең кешенең эчке халәтенә, шәхси эшенә тыгылырга хакыбыз да юктыр. Ләкин монда сүз милләт турында бара, димәк, безнең барыбызга да кагыла. Үз милләтеңнән баш тартып, башка милләткә күчәм дигән гамәлне ничек аңларга? Җиде буыныңда барысы да татар булгач, син ничек башкорт була алдың икән соң, Альберт энекәш? Бу бит инде исем-фамилия генә алыштыру түгел. Бу – җаныңны сатуга тиң гамәл. Сатлыкҗан – сатлыкҗан булып кала инде ул. Син хәзер татарга да кирәкмисең, ролеңне уйнап бетерүгә, сине башкортлар да онытачак. Бер тапкыр милләтен саткан кеше икенче тапкыр сатмас, дип кем әйтә ала? Ә «отработанный материал»ның урыны чүплектә аның.
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
Комментарии