Дин, дисез инде…

Дин, дисез инде…

Дус малай дөрес юлга, ягъни юлына басты. Үзгәрешләр башлануын аңлый идем, әмма бер вакыйга миндә тирән уйлар уятты һәм мәңгегә үз карашларымны үзгәртте.

Шушы адымга барырга кыюлык табуы бик хуп. Әйе, бүген яшьләр ягыннан дин ягына карау – сирәк күренеш. Дөресен генә әйткәндә, яшь буын моны хупламый, киресенчә, дин тотучыларга кырын, тупас карый. Ни өчен дигәндә, төрле сәбәпләр бардыр. Алар үзләре дингә керә алмый. Чөнки тыелулар шактый, бик күп кеше үз теләкләренә каршы килергә көч тапмый.

Мин дин кабул итүчеләргә каршы түгел. Әмма кайбер вакыйгалар шаккатыра.

Күрешкәч, укый башлавын әйтте дә, мине дә үзенең яңа дөньясына тарта, чакыра башлады, төрле хәдисләр сөйләде. «Син укымыйсың, димәк, син – гөнаһлы, син тәмугта яначаксың», – диде туры миңа карап. Мин нәрсә әйтергә белмичә югалып калдым. Бер мулла да үзенә андый сүзләр әйтергә рөхсәт итмидер. Мин дин турында артык мәгълүмат белмим, дөресен генә әйткәндә, ничек кирәк икәнен дә тирәнтен укыган юк. Үземчә дин тоту мәҗбүри булган булса, аны барысы да тотар иде, дип уйлап йөрим. Кайсыбыз хаклыдыр. Әлбәттә, дустым миңа кадерле. Әмма ничә еллар буе укыган, дин тоткан күрше Равил абый сүзләрен әле өч кенә көн дин дөньясына күчкән малайның кире кагуы дөрес булмас. Берәр нәрсә ишетеп сөйләсәң, ду килеп каршы килә башлады ул. «Мин укыйм, ә сез укымыйсыз. Минем гөнаһларым юылачак!» – ди. Күңеле, чыннан да, динне теләп сайласа, ул моны кычкырып», мин, мин», дип әйтер идеме? Әйтергә тиешме?

Күп кеше шуның өчен баса шикелле дә инде дин юлына. Башта эчеп, сугышып туймыйлар. Аннан соң авылдагы бар исерек намаз укый, дин тота башлый. Әйе, тәүбә кылган кешенең гөнаһлары гафу ителер, дигән әйтемне беләбез. Аңа карамастан, гөнаһларны кылыр алдыннан кеше нәрсә уйлый соң?! Ниндидер парадокс булып чыга түгелме?

Күрше апа бер вакыйга шаһиты булган. Мәчеттә ике мулла сәдака акчасы аркасында сугышканнар. Монда нәрсә уйларга кирәк? Ничек шундый изге җирдә Ходайга табынучы кешеләр үзләрен шулай тота ала?! Үзләре кешене дөрес юлга бастырырга тиеш кешеләр акча өчен җәнҗал куптарсыннар әле. Башыма сыймый, тагын да күбрәк сораулар туа.

Кеше бала чагыннан динле гаиләдә үссә, намаз укыса, барлык кагыйдәләрне үтәсә генә мин аны дин кешесе, мөәзин, дин әһеле, дип атый алыр идем. Әгәр дә кеше үзен чын мөселманга саный икән, ул барлык кагыйдәләргә буйсынырга тиеш. Шул очракта гына ул башка кешене дингә басуга өнди ала.

Бары тик көчле рухлы кешеләр генә дин юлына баса. Бу барлык кешегә дә бирелмәгән, андый кешеләргә сокланып карарга кирәк. Кеше бу дөньяга Хак Тәгалә кушканны эшләргә, аңа буйсынып яшәр өчен килә. Инсаният моңа каршы бик күп әйбер эшләде инде. Шуңа күрә, ислам кануннары белән яшәгән кешеләргә, иң беренче чиратта, дин тотмаган кешеләрдән ихтирам, хөрмәт күрсәтелергә тиеш.

Миңа килгәндә, Аллаһы Тәгаләгә ышанам, бер-ике дога беләм. Ышанып яшәгән кеше аларны гына белергә тиештер инде. Тиеш әйбер күп тә ул. Башкарылганы гына юк.

Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА

Алабуга шәһәре.

Дин, дисез инде... , 1.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии