- 15.12.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
Барыбыз да дин әһелләре булмасак та, мәчетләребезнең айлы манаралары белән ерактан ук балкып торуы күңелне куандыра, бер Илаһның барлыгын гел искә төшереп тора. Шулай ук чиркәүләрнең төзелешенә дә хәтта мөселман илләрендә дә каршылык юк.
Ә Түбән Камада әле кайчанрак төзелеп бетәсе дә билгеле булмаган мәчетнең манарасына һөҗүм башланган да инде. Әмма Ильминский, Лука Канашевичлар заманы үтәр анысы. Бик авырлык белән булса да, хакыйкать җиңеп чыгар.
Сугыштан соң Казан ягына күчеп килүчеләр арта. Каравай бистәсеннән Камил ага Габидуллин хатирәләреннән өзекләр: «Дөбьяздан күчеп килдек. 22нче заводта эшлибез. 70нче еллар. Коммунистлар заманы. Беренче булып олылар, сугыш ветераннары җәмәгать илә бергә укылырга тиешле җомга намазларын качып-посып «Николаевка» дип аталып йөргән үзәндә укый башлаганнар иде. Без дә аларга кушыла идек. Җәй, ямьле вакыт. Бер көнне «Намаз укучыларны атлы милиция куып тараткан», дигән хәбәр таралды. Дөрестән дә, намазларын бүлдергәннәр, үзләрен куганнар икән. Шунда булучылар сөйләде: куылучылар арасында орден-медальләре генә дә унбишләп булган Вәлиәхмәт абый сәҗдәгә иелгәндә милиционер аты белән өстенә килгән.
Бу соңгы куу-куылу булмады, иманлылар намазларын ташламады, имансызлар куудан туктамады. Шуннан имзалар җыеп, мәчет төзергә урын сорый башладылар. Мәскәү районының ул вакыттагы хакимияте «Мәскәүдән рөхсәт сорагыз»га күчә. Орденнарын, медальләрен тагып, сугыш ветераннарының Мәскәү белән Казан арасында йөрүдән туктамаганнарын күреп булса кирәк, картларның заводта эшләүче улларына күчәләр, парткомга чакыртып: «Әтиеңә әйт, йөрмәсен, төзиләр икән, безнең районда төземәсеннәр, ә без сезгә бассейн төзибез», – дип, һөҗүмгә күчәләр. Әле посёлокта «кем мәчеткә йортын сата, эшеннән куалар икән», дигән хәбәр дә тараталар. Ниһаять, Горбачев заманы, дин иреге игълан ителә. Бабайларыбыз 1984нче елның 13нче августында Мәскәүдән Казан шәһәренең Мәскәү районы мөселманнарына гыйбадәт кылу өчен бина салырга рөхсәт кәгазе алып кайталар, 1986нчы елны «сыпушка» йорт сатып алалар. Ни сәбәптәндер, бер төнне ут чыгып, бу йорт көлгә әйләнә. Шуннан проект төзетеп, әлеге дә баягы Мәскәү районы башкарма комитеты рәисе иптәш Мишина хозурына киләләр. Әмма, «иптәш» фикеренчә, «мусульманскому объединению не положено строительство молитвенного дома больше жилого дома» икән. Кыскасы, 13 ел вакыт үткәч мәчетле булалар булуын да, инде «манара» проблемасы күтәрелә. Манарагыз мәчет кыегыннан биек булмасын, дип, «иптәшләр»нең бәйләнүләреннән гарык булып, манара төзелеп бетмәс килеш туктыйлар. Соңыннан тиешле дәрәҗәдә төзеп бетереп, 1990нчы елның 5нче октябрендә манараны айлы итәләр. Әлһәмдүлилләһ, дип догада булыйк, әмма бүгенге Ильминскийлар үзләре бик үк күренмәсәләр дә, гамәлләре эзсез үтми. Тәгъбир әйтеп манарага ай куйган вакытта бистәне – мәчетле, манараны айлы итү өчен соңгы сулышына тиклем көрәшкән сугыш ветераны – Сталинградта фашистларны җиңгән Вафа хәзрәт Гыйлаҗиның Татарстан мәркәзендә яшәр көче калмаган була инде, җыелган халыкка вәгазен сөйләп бетерер- бетермәс хәлендә фани дөнья илә хушлаша.
Манарасыз төзелгән мәчетне «яңалык» дип кабул итү, минемчә, гасырлар буе төзелгән манаралы мәчетләрне «искелек»кә тиңләү ул. Мөфти хәзрәтләре фикере мәгълүм түгел. Манара мәсьәләсендә икеләнү, чигенү өммәтебезгә хас булмады һәм, иншалла, булмас та.
Олуг ихтирам белән,
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Татарстан Җөмһүрияте
Аксакаллар Шурасы рәисе
Манарасыз мәчет буламы?,

Комментарии