Илгизәр Сәгъдиев: «Русча вәгазь тозсыз ашны хәтерләтә»

Соңгы вакытта киңлекләрендәге мәчетләребездә вәгазьне русча гына алып баралар, дигән хәбәрләр еш ишетелә. Сәбәбен дә аңлатырга тырышалар: имештер, Урта Азия һәм Кавказ якларыннан килүчеләр күп. Самар өлкәсенең Сызран шәһәре – чеп-чи рус каласы. Имам булып торган Илгизәр Сәгъдиев, шуңа да карамастан, вәгазьләрне татарча сөйли.

Ул килгәндә, Сызранда бер мәчет булган, инде алар дүрткә җиткән. Бүген Илгизәр Сәгъдиев – имам, Сызран төбәгендә мөхтәсиб, Самар мөфтиятендә ахун дәрәҗәсенә күтәрелгән дин әһеле. Шул ук вакытта телен дә белә, читтән торып университетының факультетын тәмамлаган сирәк муллаларның берсе.

– Вәгазьләр татар телендә алып барыла. Иң соңыннан 4-5 минут русча хәбәрлим һәм игъланнарны русча бирәм, – ди ул. – Әйе, бездә дә Урта Азиядән килгәннәр күп. Ләкин Идел буенда мәчетләрне татарлар салган, татарлар сала һәм вәгазьләр дә татарча барырга тиеш. Дөрес, мәчет – Аллаһы йорты, мәчеттә милләтчелек юк. Ләкин татар телендә үтемлерәк. Русча сөйләү тозсыз ашны хәтерләтә. Диннең нечкәлекләрен тик ана телендә генә җиткезеп була. Урта Азиядән килгәннәр татар телендәге вәгазьләрне аңлый.

– Татарча сөйләгәнгә канәгатьсезлек белдерүчеләр бармы?

– Юк. Бик канәгатьләр. Татарча гына сөйләсәгез дә ярый диючеләр бар. Рәхмәтләр әйтәләр.

Мәдрәсәләрдә татар теле укытылырга тиешме?

– Бик кирәк. Әле иске татар телен дә укытырга, үз гадәтләребезне сакларга кирәк. Барлык мәдрәсәләрдә дә укыту системасы бер булырга тиеш. Вәгазь сөйләүче муллаларыбызга сәнгати һәм психолог сыйфатлары җитешеп бетми бугай. Моны китапларыбыз таләп итә. Вәгазьдә матур тавыш һәм тәэсирле сөйләү – беренче шарт. Имам рухи яктан кешегә якын булырга тиеш. Ул мәгълүмат бирүче генә түгел, кеше күңеленә керүче дә, ягъни психолог та, сәясәтче дә, төрле яктан җитешкән кеше. Ул заман сулышын тоеп, интернетта йөзәргә, иң хәбәрдар кеше булырга тиеш.

Кайбер муллалар вәгазьне борын асларына карап сөйли. Дини күзлектән бу дөресме?

– Халык арасында бер ихлас күңелле күзне күрәм дә, вәгазьне шуңа карап сөйлим. Шул күздән яшь чыкса, мин өйгә куанып кайтам. Вәгазь сөйләгәндә артистлык кирәк, ләкин дә үз-үзеңә сокланыр һәм үзеңә сокландырыр өчен түгел. Аллаһы ризалыгы өчен кирәк. Вәгазьдә ихласлылык – төп шарт.

Самарада татар теленең яшәешенә өмет бармы?

– Өмет бар, Аллаһы теләсә. Гали, Мәчәләй, Кызыл Су, Тупли кебек авылларыбыз булганда, яшәргә өмет бар. Иң мөһиме – язмышына битараф булмаган шәхесләребез җитәрлек.
Халкыма мөрәҗәгать итәм: “Балаларыгызда дини мәхәббәт белән бергә милли мәхәббәт тә тәрбияләгез. Мәктәпләрдә татар телен саклагыз. Татарга дин дә, мәгариф тә, мәдәният тә кирәк. Җырлый да, бии дә белегез”.

Шамил БАҺАУТДИН

azatliq.org

Бездә – тәрбия лагере!

Быел җәй коры, эссе килгәнлектән, балалар каникулда йорттан бик чыгып йөрерлек булмас дип борчылган идек. Аллага шөкер, юкка кайгырганбыз. Күпчелек бала мәктәп лагерена барды, анда тәрбияләнде. Ә безнең кечкенә авылда 20 яшьлек Лилия Гайнетдинова балаларны үз тәрбиясенә алды. Беркем тәкъдим итмәде, беркем кушмады, акча түләмәде. Балаларны яратканга, кешеләргә игелек эшләргә теләп алынды бу эшкә изге күңелле Лилия.

Ул үзе 10 класста укыганда әбисе, әнисе ярдәме белән 5 вакыт намазга басты, үзлегеннән өйрәнеп, гарәпчә Коръән укый. Казан мәчетләре белән бәйләнештә торып, белемен тирәнәйтә, шул ук вакытта институтта психолог булырга укый.

Башта балаларны туплау җиңел булмады аңа. Күпчелегенә әбиләре догалар өйрәткән, кайберләре бөтенләй белми, яртысы балалар бакчасына йөри торган, 10-13 яшьлек кызлар да бар. Төрле характер, ияләштерергә кирәк. Үз акчасына дәреслекләр алып кайтып өләште, туңдырма, конфетлар, тәмле ризыклар белән чәйләр эчертеп башлады ул эшне.

Аннан 5 вакыт намазга өйрәтте, җылы вакытта авыл башындагы посадкада, ә бик эссе көндә һәм салкынайткач, үзләренең өендә эшләде балалар белән. 10 кыз, 1 малай догалар өйрәнеп, биш вакыт намазның дүртесен һәр көн җыелышып укып барды. Көнгә 4 мәртәбә мөселманча киенеп, Лилия апаларын капка төбенә җыелып көтеп алалар. Һәр дини бәйрәмне, балаларның туган көнен табигать кочагында бергәләшеп бәйрәм иттеләр. Яңгыр сорап намазлар укыдылар. Лилия апалары 5 баланы гарәпчә укырга өйрәтте. Коръән аятьләрен укыйлар, кечкенәләргә ятларга булышалар.

Балалар ураза тотмаса да, ахшамны калдырмады. Ураза тотуның тәртипләрен өйрәнделәр. Лилия һәр балага үз акчасына тәсбих һәм намазлык алып кайтып бүләк итте һәм әкренләп әхлак, кыз балалар тәрбиясе, өлкәннәргә хөрмәт, әти-әнигә булган бурычлар турында сөйләп төшендерде. Мәктәптә тырышып укырга, хәзерге заман яшьләре өчен белемсезлекнең никадәр авыр икәнлекләрен дини әхлак белән бәйләп өйрәтте авылыбызның киләчәге булган балаларга.

Түбән Субашта быел җәй чын тәрбия лагере оештырды Лилия. Әти-әниләр балалары өчен борчылмыйча тынычлап эшләде, чөнки үзе тәрбияле, ачык йөзле, киң күңелле, һәр кешене ихтирам итә белә торган Лилия апалары күзәтүе астында булды балалар.

“Изгелек кылыйм дисәң, һәрвакыт һәр җирдә мөмкинчелек бар икән”, – дип, без Түбән Субаш халкы изге күңелле Лилиябезгә рәхмәт белдерәбез. Исәнлек-саулык, тормышында бары тик изгелекләр, алдагы тормышында бәхет кенә телибез. Тормыш юлында бары тик үзе кебек изге күңелле кешеләр генә очрасын.

Тәнзилә ГАБДЕЛХАКОВА.

Балтач районы, Түбән Субаш авылы.

Комментарии