- 16.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №2 (15 гыйнвар)
- Рубрика: Иманга юл
Безнең авылның бер агай, авызына бераз шайтан суы керсә: «Эх, егетләр! Мин кайда гына булмадым! Алабугада да булдым, Бондюгка кадәр барып җиттем!» – дип мактанырга ярата иде.
Чаллы, Минзәлә – Чулман елгасының уң ярында, Алабуга, Бондюг – сул ярында булгач, ул вакытта йә паром, йә пароход белән генә барып була иде. Чулман елгасы аша күпер булмаса да, пароходлар еш йөреп тора. Үзенең биек текә ярлары белән «Тихая гора» дигән причалыннан соң, илебезгә үзенең заводлары белән даны таралган Бондюг шәһәренә ерак калмый иде.
Бөтен дөньяга билгеле атаклы химия галиме Менделеев бу шәһәрдә үзенең ачышларын ясаган. Шуңа да шәһәргә аның исемен бирәләр.
Түбән Кама ГЭСы төзелгәч, инде Ижау, Урал ягына баручы юл шәһәр читеннән уза, шәһәр дә көннән-көн үсә бара. Ул юлдан күп тапкырлар узып йөресәм дә, шәһәргә керергә туры килгәне булмады.
Энемнең улы Азат, Казан химия институтын тәмамлагач, юллама белән шул шәһәргә килеп төпләнде. Гаилә корды, балалар үстерде. Азатның кызы Айгөл дә әтисе юлыннан китте. Тик сеңлебез Казанда яшәп калды.
Менделеевск шәһәренә кунакка баруыбызның сәбәбе дә Айгөлнең никах мәҗлесе булды. Мөселман кешесе кызының никах мәҗлесен электән үк кыз туып-үскән, әтисе йортында уздырган. Бүген дә шул йола, шөкер, яшәп килә. Никахны, без хәзер күрергә гадәтләнгән, йөзен сакал-мыек басмаган, җыйнак кына киенгән, урта яшьләрдәге олпат гәүдәле Айрат хәзрәт укыды. 75 яшемә җитеп, мин шактый мәҗлесләрдә йөрдем. Тик моңа кадәр хәердән баш тарткан мулланы күргәнем булмаган иде әле.
Инде вәгазьләр сөйләнеп, яшьләргә үгет-нәсыйхәт ишеттереп, никах хөтбәсеннән соң догалар кылгач, йорт хуҗасы Азат хәзрәттән хәер таратырга рөхсәт сорады. Айрат хәзрәт бер кат мәҗлес халкына күз йөртеп алды да:
– Хәер хәерчеләргә бирелә. Мин монда, Аллага шөкер, бер хәерче дә күрмим. Әгәр бирәсе хәерләрегез булса, мәҗлестән соң урамдагы хәерчеләргә, гарип-горабаларга, мохтаҗларга, ятимнәргә, мескеннәргә бирегез. Инде дә андый кешеләр очрамаса, мәчеткә кереп, анда хәер тартмалары тора. Шунда хәерләрегезне салыгыз да, мәчеттә утыручы бабайлардан мохтаҗлар рухына дога кылдырыгыз. Үзегез дә алар белән утырып дога кылыгыз. Акча бик пычрак әйбер. Аны гомумән аш мәҗлесләрендә кулыгызга алмаска тырышыгыз, – диде.
Ашлар чыгара башладылар. Безнең татар халкы элек-электән үк хөрмәт йөзеннән беренче өлеш ашны мулла алдына куя. Монда исә Айрат хәзрәт үзенә куелган ашны беренче булып башкаларга өләште, ахырдан гына үз алдына куйды.
Ашлар ашалып, алып килгән күчтәнәчләргә догалар кылынганнан соң, хәзрәт мәҗлестәге халыктан түбәнчелек белән гафу үтенеп, үзенең Алабуга шәһәренә мөфти сайлауларына барасын белдерде һәм китәргә рөхсәт сорады. Барча халык, Айрат хәзрәтне урамга чыгып озатып калды.
Бу мәҗлестән соң минем күңелемдә горурлык хисе туды. Бездә дә нинди инсафлы, тәрбияле имамнар бар бит! Алар акча өчен түгел, Ислам дине алга китсен өчен тырышалар дип бар җиһанга кычкырасым килде.
Мин Айрат хәзрәттә китапларда язылган пәйгамбәрләребезнең бөтен асыл сыйфатларын күрдем. Булачак мөфтиләребез дә шундый асыл сыйфатларга ия булып, үзләрендә булган нигъмәтләрне башта халыкка биреп, үзләренә соңгы өлешне генә ала алсыннар иде.
Габделхәй САЛИХОВ.
Түбән Кама шәһәре.
Кайтаваз
Муллаларга пычрак атмагыз!
Рәсим хәзрәт Хәбибуллинның «ФЕТНӘ» (№46, 20 ноябрь, 2013 ел) язмасына булган кайтавазын укыгач, сезгә язарга булдым. Автор, «Мин – мулланың тормышы…» (№42, 23 октябрь, 2013 ел) язмасында кайтаваз итеп, Шамил бабайның язганнары белән тулысынча булмаса да килешми мөмкин түгел, дип язган иде.
Мин, барлык дин әһеле, имамнарыбыз да аның кебек үк вөҗдансыз түгелдер дип уйлыйм. Билгеле, барыбызны да бер калыпка салып, тигезләп булмый. Бардыр аның кебек муллалар да. Шәһәр мәчетләрендә акча эшләп ятучы имамнар турында ишеткәнем дә булды. Авыл җирләрендә исә кәсепкә түгел, ә халык өчен эшли имамнарыбыз. Ә Шамил бабай кебек динне кәсеп итүче муллалар тәүбәгә килеп, бу гөнаһларын ярлыкауны сорасыннар иде. Муллалыкны кәсеп итеп яшәү үзе үк бидгать гамәл булып тора.
Минем бу язманы Шамил хәзрәтнең үз куллары белән язганына ышанасым да килми. Чөнки фактлар чынбарлыкка туры килеп бетми. Мисал өчен, авылда гел мәет булмый бит инде. Мәҗлесләрне дә көн саен үткәреп тормыйлар. Читтән кайткан мәетләр рухына Коръән укыту түгел, каберләрен дә кайтып карамый күпләр.
Муллалык ул кәсеп чыганагы булырга тиеш түгел. Дин юлында йөрүчеләрне пычратмагыз, буямагыз, намус белән гыйбадәт кылучыларның күңелләренә авырлык китермәсәгез иде.
Ю. ЗАКИРОВ.
Яшел Үзән районы, Зур-Җәке авылы.
Динсезлек бәласе
«Безнең гәҗит»тән «Муллалыкмы, муллыкмы?» (№42, 23 октябрь, 2013 ел) язмасын укыгач, чәчләр үрә торды. Без еш кына урысларны сүгәбез. Тик динебезгә иң зур зыянны Айдар Гайнетдин кебек кешеләр сала бит.
Волгоград шәһәрендә әллә ничә шартлау булды. Динле, гыйлемле кеше шундый гөнаһ эшләр идемени? Моны бары динсез, милләтсез кеше генә башкара ала. Айдар Гайнетдин дә республикабызның 1400 мәчетенә каршы сугыш ачкан. Аның язмасы чеп-чи ялган белән тулган. Имештер, хәзрәт гүр сәдакасын мунча бурасы яки бозау белән сораган. Гүр сәдакасының моның кадәр булуы мөмкин түгел!
Муллаларыбыз, Аллага шөкер, 10 мең сум хезмәт хакы ала. Сезнеңчә, аңа акча түләнмәскә тиешме? Мулланың да гаиләсе бар бит, ул аны ничек туендырырга тиеш ди? Дингә, исламга чын-чынлап хезмәт иткән муллаларның әллә ничә катлы йортлары да, чит ил машиналары да юк. Ә сәдаканы алар сезнең туганнарыгызның рухына һәм исәнлегенә дога кылу өчен ала. Тик ул хәер акчасына баеп булмый. Мулла бит ул хәер генә җыеп утырмый. Мәетләрне дә юа, алар рухына 40 көн буе ясин, тәбәрәк тә укый, Коръәннәр дә тутыра. Әгәр дә бер мулла Аллаһы тәгаләнең фарызын һәм Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәми икән, башка имамнардан да гаеп эзләргә кирәкмидер. Айдар Гайнетдин кебек кешеләрдән динебезне һәм милләтебезне Үзең сакла, Раббым!
Галимҗан хәзрәт КОРБАНГАЛИ ЗАКИРОВ.
Питрәч районы, Ленино-Кокушкино мәхәлләсе.
Алла барысын да күрә
Күпме дин кешеләрен күргәнем, аралашканым бар. Тирә-як күрше авыл муллаларын да беләм. Барысы да изге күңелле кешеләр, йөзләрендә нур уйный, беркемнән дә бер нәрсә дә сорамыйлар. Әле алар үзләре ярдәм итәләр. Берәрсе авырып акчага мохтаҗ булса, ерак җирләрдәге операция ярдәменә мохтаҗ булсалар, үз пенсияләреннән акча бирәләр, ярдәмләшәләр. Бөтен кешене дә бер җепкә тезеп, алардан көләргә кирәкми. Бәлкем, мәетнең өчесе, җидесе, кырыгы, илле бер көне, елы булмаса, авылларда дин дә сакланып калмас иде. Яшертен генә эшләнә иде бит болар. Күпме еллар, надан булып яшәп, халкым Алланың рәхмәте белән дингә яңадан ябышты. Ә бит динне ташламыйча, гел Ходай кушканча яшәсәк, исереге дә, тәртипсезе дә, наркоманы да булмас иде. Бизмәнгә салып үлчәмичә сүзебезне ватабыз. Кайгы килсә, шул мескен авыл муллаларына барабыз. Зиратын казыйлар, мәетне чистартып юып, кәфен сарып, дога укып соңгы юлга озаталар. Авыл мулласы хезмәт хакы алмый, сәдаканы да мәчет өчен тота. Сәдака – мәчеткә, аны кесәңә салырга ярамый. Безнең Лаеш районында – 17 мәчет. Имамнарны районга гел җыеп торалар, безнең имамнарыбыз берсеннән-берсе хөрмәткә лаек. Бу язманы мулла кеше язган диелгән. Тагын бер мәртәбә искәртеп язам, бар муллалар да бер түгел. Сәдаканы аны сорап та алмыйлар, үзләренең кесәсенә дә салмыйлар. Аның өчен Ходай каршында җавабын бирәсе бар, мәчеткә тиеш ул сәдака. Утына, җылылык өчен түләргә, мәчетне ремонтларга. Без адәм балалары кешене соңгы юлга озатырга, бер-беребезгә ярдәмләшергә тиеш. Менә инде монысы чын мөселманлык. Теге дөньяга киткәч, авылыңдагы яшәгән мөселманнар өчен Хак Тәгалә каршысында муллабыз җавап бирә, безнең белән Аллаһ каршысында кызара.
Бер дә исеңнән чыгарма,
Ходайның барысын белгәнен.
Яратмый Ходаем бәндәнең,
Борынын чөереп йөргәнен.
Эшлә изгелек, бул гадел,
Булма комсыз һәм явыз.
Кунак дөнья – бер мизгел,
Укы Коръән һәм намаз.
Ходай кушканча яшәп,
Үтсәк барын да җиткереп.
Рәхмәтле булырбыз Ходайдан,
Йөрмәбез дөньяда интегеп.
Бер вакытта төшермә,
Изге Коръәнне кулыңнан.
Начар гадәтле кешеләр,
Үтмәсен барасы юлыңнан.
Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА.
Лаеш районы, 25нче совхоз бистәсе.
Комментарии