Әйтер фикер күп тә соң ул...

Газетаның 4нче май санында «Мөхәррир сүзе» сәхифәсендәге «Рамазан үтте, тик» язмасын укыгач, минем дә үз фикеремне әйтәсем килеп китте. Дөрес, хатыным, берүк дин эшләренә катышма, берәр нәрсә яза күрмә, дип, гел кисәтеп кенә тора торуын. Безнең татар халкы чыннан да ураза аенда гына түгел, гомумән өстәл әзерләүнең барлык очракларында да чамасыз кылана башлады. Башкаларны уздырырга тырышыпмы, өстәл өстен төрледән-төрле ризык белән тутыралар, бер буш урын да калмый. Салат дигәнен генә дә берничә төрлене әзерлиләр, күбесенчә алар ашалмый да кала. Кешенең ашказаны да берәү генә бит, соңгы чыгарылган аш-суга хәтта урын да калмый. Хәер, ашказанында урын калмаса да, чыннан да әбиләрнең пакетында урын табыла. Кайбер төбәкләрдә бик күңелсез кыланалар икән, таралышу вакыты җиткәч, аш-суга килүчеләр, үзбелдеклеләнеп, табында калган ашамлыкны бүлеп пакетларына тутыра башлыйлар диләр. Матур күренеш түгел. Бәлки, аш-су үткәрүче хуҗаларга тагын башка кунаклар киләсе бардыр. Чакырылган кунакларны озаткач, аларның үзләренең дә, аш-су әзерләшкән туганнарының да, ярдәм иткән башкаларның да утырып тамак ялгыйсылары бар бит. Кирәк дип санаган кешеләренең пакетына гадәттә хуҗалар болай да күчтәнәч салып озата.

Мин дин юлында түгел, шулай да туган-тумача чакырган аш-суга барам инде. Догаларны күп кеше белми кебек, муллага карап амин тотабыз гадәттә. Аннан гарәп телен аңлаучылар бик сирәктер шикелле, ул тел буенча югары уку йортларында белем алучылар да гарәп телен бөтен нечкәлеге белән белеп бетерәлми диләр. Мәчеткә йөрдем, гарәпчәне үзләштердем диючеләргә мин гаҗәпләнеп карыйм. Алар бит гарәп хәрефләрен өйрәнеп, гарәпчә язылган текстларны гына укыштыра башлый, әмма мәгънәсен белмиләр. Минем үземдә татарчага тәрҗемә ителгән ике Коръән китабы, татарча текстлы Инҗил бар. Гөнаһтырмы, белмим, әмма текстларны кабат-кабат анализлап укыйм. Алар турында язмыйм, мулла абзыйлар хәзер дәррәү күтәрелеп миңа ташланачаклар.

Дин өлкәсе миңа ят түгел. Минем әткәйнең бабасы, бабасының дүрт туганы революциягә кадәр Илеш районының Теләкәй, Ябалак, Яңа Мошты, Бөртек авылларында муллалык иткәннәр. Бабасының мәдрәсәсендә дүрт ел дин сабагы укыган әткәй дә күпмедер еллар мулла вазыйфасын алып барды. Әмма әйткәнемчә, мин үзем дин юлында түгел, чөнки үз фикерем бар.

Әле менә пәйгамбәрләр тарихын укып чыктым. Бик кызык язылган, әлбәттә. Бәя бирмим, шулай да шунысы аңлашылды, пәйгамбәрлек тә нәселдән нәселгә күчеп барган икән, ягъни пәйгамбәрләр үзләренең балалары арасыннан берсен үзеннән соң булачак пәйгамбәр итеп билгеләп калдырганнар. Коръәндә Гыймран сүрәсенең 34нче аятендә дә бу турыда әйтелгән. Гел хәзерге заман түрәләре үзләренең балаларын йомшак кәнәфигә менгезеп утырткан шикелле булган инде.

Маидә сүрәсенең 27, 28, 29, 30, 31нче аятьләрендә Адәм галәйһис-сәламнең уллары Кабил белән Һабил арасындагы ызгыш бәян ителә. Кабил туганы Һабилне үтергәч, аның гәүдәсен кая куярга белмичә, берничә көн күтәреп йөргән икән. Аллаһ Кабил янына бер карга җибәреп, ул карга Кабилгә җирне казып күрсәткәч кенә, Һабилнең гәүдәсен җиргә күмәргә кирәклеген аңлаган. Бу аятьләр шул Пәйгамбәрләр тарихының «Адәм галәйхис-сәлам» кыйссасына нигезләнеп кертелгән икән. Вафат булган кешеләрне җиргә күмү тәртибе менә шулай гади генә итеп аңлатылган.

Хатынның, дингә тыкшынма, дигәне искә төшеп, шушы урында язмамны төгәллим, тирәнгә кереп китүем бар. Дингә карата һәркемнең үз фикере. Коръәндә Сыер сүрәсенең 256нчы аятендә «Дингә мәҗбүриләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар», дип әйтелә. Ләкин шунысын әйтергә кирәк, тыштан дини кыланып, эчтән икенче төрле уйлап яшәүчеләр иң зур гөнаһлылардыр. Ифтар мәҗлесләренә йөрүчеләр арасында да андыйлар булырга мөмкин.

Илфат Фәйзрахмановның беренче җөмләләре буенча да әйтәсе килгән фикерем бар. «Чираттагы Рамазан ае төгәлләнде. Ихластан ураза тотучы кем белән генә очрашма, бар да беравыздан: «Шул кадәр тиз уза, ахырга таба, бетә бит дип, күңел бимазалана башлый», – диләр», – дип язган ул. Ул кешеләр ник борчылалар икән, уразаны ураза аенда гына тотарга димәгән бит, ел буена тотсыннар. Үзләренә савабы булыр.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии