Ата казың күкәй саламы?

Мөхтәрәм Роза Вәлиуллина! Сезнең язмагызны (26.03.2014, «Дин – иманга юл») укыганнан соң аптырап куйдым. Сөекле Пәйгамбәребез сезгә нинди начарлык эшләде соң? Безгә бөтен галәмгә рәхмәте өчен Аллаһы Тәгаләбез сөекле бәндәсен җибәрде. Җир шарында миллиард ярым мөселман яши. Аллаһы Тәгаләнең фарызларын һәм сөекле Пәйгамбәребезнең сөннәтләрен шушы мөселманнар үти. Аллаһы Тәгаләбез үзенең сөекле Пәйгамбәрен зурлый һәм безгә дә зурларга кушкан. Җир шарында һәр мәчеттә көненә биш тапкыр азанда «Әшһәдү Әннә Мөхәммәдүр расүлүллаһ» дип икешәр тапкыр әйтелә. Мәгънәсе: мин шаһид: Мөһәммәт – Аллах илчесе.

Хөрмәтле Роза Вәлиуллина, Мәүлид бәйрәмен үткәрү динебезгә комачаулыймы әллә? Намаз укырга, ураза тотарга, зәкать бирергә, хаҗга барырга комачаулыймы? Сезнеңчә инде, 12-13 гасыр буена шушы кадерле бәйрәмебез Мәүлид үткәрүчеләр ширек кылучылар булганнармыни? Сез генә акыллы булгансыз икән. Аллага шөкер, мәхәлләбездә инде 14 ел буена сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган Мәүлид кичәсен уздырабыз. Шушы бәйрәмебездә күпме салаватлар әйтелә, аның тормышы турында вәгазьләр сөйләнелә. Үрнәккә куябыз. Аныңча яшәргә тырышабыз. Без бит сөекле Пәйгамбәребез өммәтендә. Мин бу язмада дәлилләрен язмыйм. Инде күп дини галимнәр дәлилләрен бирделәр.

Роза Вәлиуллина, мин аптырыйм, милләтебезнең Биләргә җыелуы сезнең эчегезне нигә пошыра соң? Ә бит Болгарга халкыбыз хаҗга бармый, үзебезнең элекке дәүләтебезне һәм бабаларыбызны искә алу өчен җыела. Бу гыйбадәт дип аталамыни? Болгарга барып, дога кылып кайту Аллаһы Тәгаләнең фарызына, сөекле Пәйгамбәребезнең сөннәтенә зыян китерәмени?

Минем сезгә шуны әйтәсем килә: наданның ике төрлесе була. Беренчесе белми, аны өйрәтеп була, икенчесе белергә теләми. Икенчесе булма. Сүз юктан сүз булсын дип, «Ата казың күкәй саламы?» – дип, буш сүз язма.

Галимҗан хәзрәт ЗАКИРОВ.

Питрәч районы, Ленино-Кокушкино

авылы мәхәлләсе имамы.

Комментарии