- 16.08.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №31 (10 август)
- Рубрика: Иманга юл
Бар тереклек дөньясы яшәсен өчен иң кирәкле булган әйбернең нәрсә икәне хакында уйланганыбыз бармы безнең? Кайберәүләр иң кирәкле нәрсә акча дияр, әмма бу җавап дөреслектән бик ерак. Ризык дип җавап бирүчеләр дөреслеккә якынрак торыр. Әмма һәр нәрсәдән дә кирәклерәк нәрсә ул – су. «Җир һәм күкләрне бар кылучы кодрәтле Аллаһ. Ул, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен төрле җимешләр үстерде, һәм Ул диңгезләрдә Аллаһ әмере белән йөри торган корабларны һәм елгаларны ирекле кылды («Ибраһим» сүрәсе, 32 аять)». Әйе, су безгә һәрдаим кирәк, сусауны басарга да, юынып чистарынырга да, җирдә төрле үсемлекләр, җиләк-җимешләр үссен өчен дә, берәр нәрсә янып китеп пожар булса, аны сүндерергә дә, зур плотиналар төзеп, электр энергиясе барлыкка китерү өчен дә су кирәк. Аллаһ Тәгалә шулай ясаган: бар нәрсә дә суга бәйләнгән. Раббыбыз шифалы яңгырларын яудырмаса, җиргә су сеңмәсә, басу-кырларда үсемлекләр, печәннәр, җиләк-җимешләр, бодай-арпалар үсмәячәк, димәк, икмәк булмый дигән сүз. Яңгыр булмаса, корылык булса, хайваннарга, мал-туарга ашарга үлән булмый. Хайваннар ризыксыз калса, безгә дә сөт-каймак, ашарга ит булмый. «Әллә күрмиләрме, Без болытлар белән суны куабыз, корылыктан кипкән җиргә, анда яңгыр яудырып, игеннәр һәм башка үсемлекләрне үстерәбез, аларны хайваннары һәм үзләре ашарлар, әллә шуны күрмиләрме, бу эш Аллаһның рәхмәте икәнне аңламыйлармы? («Сәҗдә» сүрәсе, 27 аять)». Менә, кардәшләрем, гап-гади су нигъмәтендә генә дә нинди зур байлык, бу хакта уйлап-фикерләп карарга гына кирәк. «Без бик күп җанлы нәрсәне судан яралтык («Әнбия» сүрәсе, 30 аять)».
Шушы иң кадерле нигъмәт өчен Аллаһка рәхмәтле булырга тиеш без. Иң беренче шуны белергә кирәк: су нигъмәтен безгә Аллаһ бирә, шуңа күрә һәрдаим Аны мактап, хәмед-сәнәләр әйтеп торырга кирәк. Суны кулландык икән: «Әлхәмдүлилләһ», – дип, Аллаһка мактау, зикер сүзләрен әйтеп куйыйк. Пәйгамбәребез: «Аллаһ ашагач-эчкәч Аллаһны мактап куйган (Әлхәмдүлилләһ – Аллаһка мактау булсын)», – дип әйтеп калдырган (Мөслим риваяте).
Икенчесе – суны тотканда исраф кылмау, кирәгеннән артык тотмау. Кайбер кешеләр юынырга дип су кранын ачып куялар да тешләрен чистарта башлыйлар, тешләрен агарткан вакытта краннан күпме су агыла, күпме су исраф була, әрәмгә китә. Бу – булган нигъмәтне кадерсезләү була, моңа игътибарлы булсак иде һәм бала-оныкларыбызны да суны кадерләп тотарга кирәклеген өйрәтеп үстерсәк иде. Африка илләрендә суга тилмереп яшәүче халыклар турында сөйлик аларга, интернет челтәреннән алар хакында видеолар күрсәтик. Бу, минемчә, суның кадерен аңлау, үзебезнең искиткеч рәхәттә яшәгәнебезне төшенү, барыннан канәгать булырга, шөкер итәргә өйрәнү өчен бик кирәк.
Ә иң мөһиме: безгә бар нигъмәтне бирүче Аллаһ икәнлеген танырга кирәк, чөнки кайберәүләр «Мин моны үзем булдырдым, шуңа бар ул миндә», – дип мин-минлекләнә башлый, нигъмәтнең Аллаһтан булуын таныйсы килми. Яки табигать бирә боларны, дип ышанып яшәргә мөмкин кеше, ә шул табигатьне кем булдырган соң? Кем идарә итә ул табигать белән? Шуңа күрә дә Раббыбызга инанып, иман китереп, Аңа һичкемне дә тиңдәш кылмыйча, гыйбадәт кылып, намаз укып, ураза тотып, туганлык җепләрен ныгытып, әти-әнине хөрмәт итеп яшәү бик мөһим. Болар барысы да Аллаһка шөкер итүнең һәм рәхмәт белдерүебезнең төрләре булып тора. «Сезне бар кылучы Аллаһ сезгә җирне түшәк кылды, өстегезгә күкне бина кылды, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен, төрле җимешләр, игеннәр үстерде. Аллаһка һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш, охшаш кылмагыз! Үзегез дә беләсез, Аның тиңдәше юклыгын! («Бәкара» сүрәсе, 22 аять)».
Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Балык Бистәсе районы
Комментарии