Китсәләр дә, алар авылныкы

Бу дөньяда без барыбыз да кунак кына, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәр өчен генә килгәнбез. Кунакта озак тормыйлар. Барын да калдырып, без дә мәңгелеккә китеп барырбыз. Ә әлегә безне Җир анабыз үзенең нигъмәтләре белән бүләкли. Аякка басу белән бала җиргә нык басып йөри башлый. Әзрәк үскәч, әти-әнисен сөендереп, эшкә кушыла. Кунакка дип кенә килгән шушы дөньяда гомерләрен җиргә бәйләгән, чөгендерен эшкәрткән, игенен иккән, бәрәңгесен үстергән, фермаларда сыерын сауган, суын китергән, балта белән бозын чапкан апалар, көч-куәтләре беткәч, яшәргә дип, балалары янына шәһәргә китә. Яшьләр исә кайсы – укырга дип, кайсы эш эзләп шәһәр ягын каера. Күпме авыл кызлары тулай торакларда картайды. Авылның күпме егетләре буйдак. Без бит авыл балалары: кайда гына яшәсәк тә, туып-үскән авылларыбызны сагынып гомер кичерәбез. Үз авылыннан чыгып китмәгәннәр безнең сагынуны аңламый. Күпләр әби-бабайлар, әти-әниләр, газиз туганнар җирләнгән туфракка күмүләрен сорап, васыять әйтеп калдыра. Тик аларның бу васыятен үтәү генә катлаулы була кайчак. Кайсыбер авылларда: «Сез монда пропискада түгел», – дип, ике метр җир өчен, күз дә йоммый, акча сорыйлар. Әй сез, авыл түрәләре! Оялыгыз бераз! Кайда эшләп, кайда гына яшәсәләр дә, алар бит шушы җирдә бил бөккән, балалар үстергән. Авылдан китсәләр дә, алар бит инде картаеп, үзен карый алмаганга киткән. Яшьли китүчеләре дә – шушында эшләп, ачлы-туклы үскән авыл баласы, нужаны үз җилкәләрендә татучылар. Бу җәһәттән, безнең 25нче Совхоз бистәсенең җирле үзидарә рәисе Виталий Виктор улын үрнәк итеп китерер идем мин. Ул читтән елына 2-3 мәет алып кайтып җирләсәләр дә, аларның туганнарыннан бер тиен дә акча алмый. Яшь булса да, олылар сүзенә дә колак сала, кешеләрнең хәленә керә белә.

Шәһәрдә яшәүче мескен әбиләр, мин сезне бик жәллим. Сезнең пенсиягез фатирга түләргә һәм ипи-сөткә генә җитә. Кара борычка җитми, кызыл борычка бетми, дигән халык мәкале бик тә туры килә инде бу очракта. Әле дә ярый Аллаһы Тәгалә барыбызны да тигезли: ярлысы да, бае да, вакыты җиткәч, гүргә керә. Барыбызны да 15 метр тукымага төрәселәр. Китәсе өебез балчыктан, түбәсе – яшел чирәм, юрганыбыз – туфрактыр. Китәсен уйлаган кешегә уйланырлык бит бу. Мәңгелеккә киткәнче, изге эшләр эшләп калырга тырышыйк, газиз кардәшләрем.

Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА,

Лаеш районы, 25нче Совхоз бистәсе

Комментарии