- 16.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №45 (13 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
(хикәячек)
Меңләгән ата-бабаларыбыз сугыш кырларында ятып калган, аларга кәфен дә киселмәгән, госел дә коендырылмаган, җеназа да укылмаган, күбесенең каберләре дә билгесез. Русияне үз ватаны итеп күргән, аны яклар өчен үз каннарын кызганмаган, балаларын ятим калдырып киткән мөселманнарның сөякләрен Ауропада да, Азиядә дә табып була. Кызганыч, шушы фидакарьлекне, шушы корбанны урыс милләтчеләре күрергә дә, танырга да теләмичә, үҗәтләнеп, «Россия для русских» дигән шигарьне алга сөрә. Юкса, алар сөйләгән Русияне башка милләтләр дә яклап һәлак булдылар, җаннарын вә малларын фида кылдылар. Фатыйх Әмирханның Корбан гаетен сугышта үткәрергә мәҗбүр булган ике татар солдаты турындагы хикәясе шуның турында.
I
Чыккан көннән ун көн кичегеп килгән бер татар газетасы Мостафага 6нчы октябрьдә Корбан гаете икәнлеген белдерде. Бүген инде 5нче октябрьнең киче, сәгать тугызлар иде. Мостафага бу гади хәбәрнең әллә нәрсәсе генә ят шикелле тоелды да, ул аны икенче кат укып чыкты, аннан соң газетаны алдындагы тактадан корыштырып куелган өстәл өстенә ташлады да, үз-үзенә әйткән шикелле итеп:
– Һә, иртәгә гает диген алайса! – дип куйды.
Мостафа әүвәлдә укытучы булган, сугыш башлангач солдатка алынып, прапорщиклар мәктәбен үткән вә хәзерге көндә сугыш мәйданының алгы сафында бер ротаны идарә итүче командир иде.
Иртәге көннең Корбан гаете көне икәнен белү аның өчен ят иде, чөнки бүген төнлә аның ротасы һөҗүм ясарга тиеш булганлыктан, бүген сәгать алтыдан бирле, ягъни төнлә һөҗүм ясарга хәзерләнергә кушкан әмерне алганнан бирле, аның башы фәкать шул ясалачак һөҗүмнең планын төзү белән мәшгуль булган вә кулына туры килгән бу татар газетасын да ул аңлау максаты белән түгел, бәлки бераз вакытка нервларын ял иттерү максаты белән генә укый башлаган иде.
– Һә, иртәгә Корбан гаете диген. Алай булгач, аны хәбәр итәргә кирәк, – дип Мостафа башына килгән әллә нинди томанлы фикерен теле белән әйтте дә, үзе аның эчендә утырган килеш землянкасының балчык диварларын, матрас урынына салам җәелгән кроватьларын һәм алдындагы, атылган туптан хасил булган мәгъдән стакан эченә утыртылып, яндырылып куелган шәм кисәген карап чыкты.
– Алай булгач, аны хәбәр итәргә кирәк, – дип ул тагын бер кат уйлады. Ләкин шуның соңында ук – кемгә хәбәр итәргә кирәк, – дип үз-үзенә бер сорау бирде.
Чынлап та, кемгә хәбәр итәргә?
Мостафаның ротасында үткән каршы һөҗүмнән соң инде фәкать бер татар солдат – Гайнетдинов кына калган иде.
– Гайнетдиновка хәбәр итәргә кирәк, – дип уйлап, Мостафа утырган урыныннан купты да, әллә нинди бер куәт тарафыннан туктатылган шикелле, баскан урынында уйланып туктап калды.
– Юк, әле хәбәр итәргә ярамый. Ул белмәсен, ул белмәсен! Менә бүген төнге һөҗүмнән исән чыкса, мин аңа иртәгә бәйрәм көн икәнен әйтермен; ике тартма запас тәмәкем бар әле, шуның берсен аңа бирермен (революциягә хәтле никотинның зарарын белеп бетермәү сәбәпле, тәмәкене хәләл дип санаганнар), менә шушы тартмалы консерваны аңар бирермен, корбан ите ашаган шикелле булсын. Аның өендә, бәлки, корбан чала торганнардыр…
Моннан соң Мостафаның хәтеренә үз йорты, андагы гает, Казан вә андагы гает кичәләре, тагы әллә нинди томанлы нәрсәләр килде…
Ләкин алар озак сузыла алмады: землянка өстендә очып, еш-еш шартлый башлаган дошман туплары Мостафаны үзенең хәзерге чын тормышына кайтырга вә бик тизлек белән чыгып, кирәкле тәдбирләргә керешергә мәҗбүр иттеләр.
Җир өсте тузан вә төтен белән тулды, җир тетрәгән шикелле булды, бах-бух итеп, анда да, монда да оча торган дошман тупларының еш-еш шартлавыннан дөнья йөзе селкенә башлады.
– Без һөҗүм башлаганчы теге кансызлар башларга телиләр ахры, – дип уйлап, Мостафа ул һөҗүмне этәрү өчен кирәкле әмерләр бирергә тиешле урынны алды.
II
Гает көненең кояшы чыкканда инде дошманның һөҗүме этәрелгән, Мостафаның ротасы муаффакыятле сурәттә үз урынын саклап калган иде.
Төне буе үлем белән капма-каршы торып агарынган, төссезләнгән, туплар күтәргән туфан илә тузанга манчылган Мостафа бөтен тәне белән калтыранып, үз ротасында үтерелгән солдатларның исемлеген тәртипләү өчен, әле мәетләре җыелып өлгермәгән үлеләр арасында йөренергә тотынды. Алар күп түгел иде, һәр тәкъдирдә дошманның югалтулары Мостафа ротасыныкыннан күпкә артыграк икәнлегенә Мостафа ышана иде.
Мостафага мәетләрне тикшерүдә ярдәм итеп йөргән солдат:
– Ваше благородие, менә безнең һәлак булганнарыбызның соңгысы инде! – дип, Мостафа басып торган җирдән 25-30 сажиндагы бер үлене күрсәтте. Мостафа үленең янына килде һәм таныды… Ул Гайнетдинов иде.
Сугыш сафында йөреп, үлем дигән нәрсәгә ияләнгән Мостафага Гайнетдиновның үлеп яту кыяфәтендә ят бер нәрсә юк иде, ләкин ул, шулай да, бу мәет янында озак басып калды. Аннан соң, дини бер хиснең тартуы белән, мәетнең янына тезләнеп, аның әллә нинди бер дәһшәтле сурәттә ачылып ята торган күзләрен йомдырды һәм балчыкка буялган, инде суынган маңгаен үпте дә:
– Бәйрәм мөбарәк булсын, кардәш! – диде. Аның күзенә ике генә бөртек яшь килгән иде.
(«Кояш», 1915нче ел, № 816).

Комментарии