- 17.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №15 (20 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
13 апрель көнне Татарстан мөселманнарының чираттан тыш V Корылтае бик моңсу драматик күренешне хәтерләтте. Илдус Фәиз белән бер төркем мөселманнар санлашмый кебек, Равил Гайнетдин исә соңгы вакытта сәяси һөҗүмнәр ала торып, бераз яраклашыбрак йөри сыман, ә Тәлгать Таҗетдин «дилбегә»не үз тарафына тартмакчы, ләкин Мәскәү дә, башкалар да мондый хәлнең булуын бик өнәп бетерми кебек…
«ХӘРӘМЛӘШМИК!»
Илдус Фәизнең мөфти булып сайланасы алдан ук фаразланды. Беренчедән, соңгы елларда аның махсус үстерелүе күзгә ташлана. Иң элек ул мөфтинең беренче урынбасары булды, мөфти киткәч, мөфти вазыйфаларын башкарды. Ә инде мөфтилеккә дәгъва кылган башка кандидатлар артык “гади”, мөфти булып сайланачакларына үзләре дә ышанмаган, хәтта өметләнмәгән дә кебек тоелды. Интрига булмады. Мондый корылтайларның 90 нчы еллар башыннан соң әһәмияте калмады, дип тә әйтәләр.
Җыенны алып баручы Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Ачык тавыш юлы белән сайлыйбызмы, әллә ябык рәвештәме?» – дип сорагач, залда утырган кайбер имамнар урыннарыннан торып, «Ябык тавыш бирик!», «Хәрәмләшмик! Ябык тавыш юлы белән сайлыйк!» – дип кычкырдылар. Бәхәсне тавыш бирү юлы белән хәл итәргә туры килде. Барлыгы 38 кеше генә ябык тавыш өчен кул күтәрде, 488 кеше ачык юлны яклады.
Нәтиҗәдә, корылтайдагы имамнарның 25е генә Илдус Фәизгә каршы чыкты, ә 501 кеше аны хуплап тавыш бирде. Илдус Фәиз үзенең беренче урынбасары итеп, Русияислам университетының шәригать факультеты деканы, 5 бала атасы Габдулла Адыгамовны тәкъдим итте. Баш казый итеп, бернинди каршылыксыз һәм альтернативасыз Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды.
УСТАВКА ТӨЗӘТМӘЛӘР КЕРТЕЛДЕ
Госман Исхакый мөфтилектән киткәч тә, устав үзгәрергә мөмкин дигән фикерләр йөрде. Корылтайга кадәр Юстиция министрлыгы вәкилләре мөфтият уставында хаталар табуын белдерделәр. Вәлиулла Ягъкуб фикеренчә, уставтагы үзгәрешләр фәкать редакторлау, кайбер төшенчәләрне аныклау рәвешендә булган. Мисал өчен, уставка казыйлар һәм голәмәләр шурасы итеп ике бүлек өстәлгән. Шулай ук бүлек исемнәре үзгәргән. Хәзер мөхтәсибләр җирле дини оешмалар, дини уку йортлары ректорлары – җитәкче дип аталачак. Моңа охшаша башка төзәтмәләр дә бар. Имам-мөхтәсибләрне алга таба да халык сайлап куячак. Гомумән, имамнар документка кертелгән үзгәрешләргә үз ризалыгын белдерде. Әмма яңа уставны әлегә беркем дә күрмәгән.
КУНАКЛАР ҮЗ ТАРАФЫНА ТАРТА
Корылтайда Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә катнашты. Таҗетдин ачык итеп: «Бу Корылтай мөфти сайлау гына түгел, элек кылган хаталарны төзәтү, юлыбызны дөресләү», – дип белдерде. Ягъни Тәлгать хәзрәт бу урынны аныклар өчен, ахырдан: «Татарстан мөфтияте Үзәк Диния нәзарәте белән берлектә эшләр дип өметләнәм, шул рәвешле киләчәктә бердәмлегебезне сакласак иде», – дип әйтүе дини-мәзһәби юнәлештән бигрәк, үз мөфтиятенә берләшү мәсьәләсен дә күз уңында тотуы дип карарга кирәк. Бу хакта ул яшермичә, «Безнең гәҗит»кә әңгәмә биргәндә дә әйткән иде. Ләкин бу берләшүне Мәскәү өнәп бетерми, дип сөйлиләр. Күпләрдә шик тудырган Бердәм Мөфтият (РАИС) үз колачына Татарстан Диния нәзарәтен дә алмакчы, дигән сүзләр дә бар.
Равил Гайнетдин исә, соңгы вакытта мөфтият эшчәнлеген күзәтеп килдек, дип белдерде. «Мөфтиләр шурасының төп әгъзаларыннан булган Татарстан Диния нәзарәтенең нинди юнәлештә эш алып баруы безнең өчен әһәмиятле», – диде ул. Соңгы вакытта Гайнетдингә шактый һөҗүмнәр булды, аның үз вазыйфасыннан алынуы да фаразланды, әмма Чечня рәисе Кадыйров инаугурациясенә, Татарстан Корылтаена ашкынып баруы аның кәнәфиен саклап калачагын дәлилли бугай
МӨСЕЛМАННАР МАКСАТ КУЯ
Илдус Фәиз программасын тәкъдим иткәндә, милли һәм дини зыялыларны берләштерү максатын куйды. Резолюциядә дә татар мәдәни–рухи мирасына таянырга, мөселман массакүләм мәгълүмат чараларын, китаплар бастыруны көчәйтергә, дөньяви уку йортларында Ислам мәдәнияте нигезләрен укытуга юнәлтелгән агарту һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген көчәйтергә, борынгы Болгар шәһәрен торгызуда, аның Ислам һәм татар халкы өчен традицион булган кыйммәтләрен үстерү өчен әһәмиятен пропагандалауда актив катнашырга, иҗтимагый урыннарда гыйбадәт бүлмәләрен булдыру максатларын куйды.
Саба мөселманнары аерым мөрәҗәгать кабул итеп килгән. Алар яһүдләрнең – шимбә, христианнарның – якшәмбе ял көннәре булган төсле, җомганы да ял көне итеп рәсмиләштерүне сорыйлар. Сәгать укларын күчерүдән туктагач, җомга вәгазе һаман эш сәгатенә туры киләчәк. Залда утыручы мөселманнар Саба мәхәлләсенең әлеге тәкъдимен хуплады, хакимият ни әйтер…
«МӨФТИЯТТӘ ПРОБЛЕМАЛАР БАР»
Казан федераль университеты профессоры, тарихчы, дистә елдан артык Татарстан Хөкүмәте каршында дин эшләре Советы рәисе вазыйфасын башкарган Ринат Нәбиев белән узган Корылтай, мөфтиятнең киләчәге хакында сөйләшәбез.
– Чираттан тыш Корылтай – сирәк була торган вакыйга, – ди ул. – Мондый съездлар проблемалар, көтелмәгән вакыйгалар барлыкка килгәч үтә. Чишелмәгән мәсьәләләр күптәннән бар иде, ләкин аны әле генә аңлый башладылар. Хәзер Татарстан мөселманнарына, рухи эшчәнлекне көчәйтер өчен, мөһим нокталарны, «дилбегә»не табарга кирәк. Беренче чор – мәхәлләләр структурасын, инфраструктура булдыру булса, икенче чорда рухи эчтәлеккә игътибар итәргә кирәк. Ислам социаль һәм сәяси хәле белән җәмгыятьтә колач җәяргә тиеш.
– Татарстан бүген моңа әзерме?
– Беренчедән, бүген моңа матди яктан нигез берникадәр салынган. Ә рухи яктан көчәйтү мөмкинчелеген булдыру, моның өчен алдан карап эш итү, ягъни стратегик караш белән вәзгыятьне күрү кирәк булачак.
– «Нурулла» мәчете мөфтияттән аерылуын игълан итте. Таркаулык алга таба да көчәергә мөмкин, дигән сүзләр йөри.
– Булуы бик ихтимал. Бердәмлек буенча, бер көнне дә әрәм итмичә эшләргә кирәк. 1998 елда без бердәмлеккә ирешкән идек, ул яхшы нәтиҗәләр бирде. Әгәр таркаулык китсә, бу Татарстан мөселманнары өчен бер дә уңай хәл булмас. Ул көчләрне югалттыра, ыгы-зыгыларга китерә. Закон нигезендә, 3 мәчет үзәкләштерелгән мөфтият төзи ала. Шуңа күрә, мөфтияткә һәрбер мәчет белән эшләргә кирәк, алар арасында бәйләнеш булырга тиеш, әгәр мөфтият мәчет-мәхәлләләргә таянмый икән, димәк, ул үзенең ныклыгын югалта бара.
– Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин элекке хаталар башка кабатланмас, Татарстан мөфтияте ҮДН белән бергә эшләр, диде. Монда берләшү мәсьәләсе күз уңында тотылырга мөмкинме?
– Хәзер тарткалаш-алыш булырга тиеш түгел. Русия мөселманнары моңа җитлеккән. Берләшү мәсьәләсе хәл ителгән иде, моңа үзара мөнәсәбәтләрнең катлаулы булуы гына комачаулады. Идеология, мәзһәб ягыннан да аермалыклар юк бит. Бу процесс нинди генә формада булса да, барсын! Шунсыз исламның дәрәҗәсен үстерү авыр. Административ рәвештә булмаса да, һичьюгы рухи төстә булырга тиеш!
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
МӨФТИ САЙЛАУ ГЫНА ТҮГЕЛ БУ!,

Комментарии