- 17.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №23 (15 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Кеше вафат булгач, каберлек өстенә исемен, туган-үлгән көннәрен язып, таш куялар. Кайсыберләре ул кешенең сурәтен дә ясаттыра. Имеш, үзен күргән кебек булалар. Үзләре исә моның ярамаганлыгын да белә, әмма ышанып җитмиләр. Татар зиратларына керсәң дә, күбесендә шул хәл күзәтелә.
Әмма Аллаһы Тәгалә моны ярамый торган эш икәнлеген белгертеп, могҗизаларын да күрсәтә.
…Равилнең әнисе вафат булды. Икәү генә яшәгәнлектән, хәзер ялгыз калды. Ул шигырьләр дә яза, сурәтләрне дә оста төшерә. Әнисенекен дә ясап, стенага элеп куйган. Каберлек өстенә куеласы ташны да тиешенчә исемен яздырып сатып алып кайтты. Әмма шунда әнисенең сурәтен дә куйган.
Адәм баласы дингә җиңел генә килергә теләми. Башына бер борчу төшмәсә, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген танырга теләми.
Равил дә ялгыз калгач, юксынудан догалар өйрәнә башлады. Кичен әнисенә атап укып яткач, төнлә төш күреп уянып киткән. Онытмас өчен, торып, аны дәфтәр битенә язып та куйган.
…Әнисе ятып тора икән. Равил аның башыннан сыйпарга теләп, янына якынлаша. Әнисе күзләрен ача да аннан торып утыра. Равилнең кулыннан тотып, зиратка алып китә. Үзенең сурәтен күрсәтә һәм аны кара буяу белән каплый.
Йокыдан торгач, Равилнең бу хәлгә исе китә. Икеләнергә дә урын калдырмыйча, әнисе әйтергә теләгәнен ачык итеп күрсәтә бит! Әйе шул, безнең дин буенча исем язылган ташка сурәт төшерелергә тиеш түгел.
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Комментарии