Дин әһелләре эшенә җәмәгатъчелек «тыгылырга» хаклымы?

«Тыгылу» менә шулайрак булды: быелның 12нче июнь көнендәге җыелышыбызга килеп, Айрат әфәнде Әхмәтҗанов исемле милләттәшебез мөрәҗәгатъ итте. Эшкуар икән. Пенсиядә. Яше олы булуына карамастан, мәркәзебезнең Игумново бистәсен мәчетле иткән. Кадагыннан башлап, тактасына кадәр үз хисабына. Озын-озакка сузмаган, 2017нче елда башлап, 2018нче елны тәмамлаган да. Рәхмәт, мәчетен коймалы итәргә мәрхәмәтле җан да табылган. Нияте әлеге бистәне 2015нче елда ук мәчетле итәсе булса да, әлеге дә баягы «административный» дигән ресурс корган киртәләрне үтәр өчен 3 ел гомерен сарыф итәргә мәҗбүр булган. Шул сәбәпле Аллаһ йорты бәйтуллаһ ишекләрен 3 елга соңгарып ачкан. Әлхәмдүлилләһ, хәзер намазлар, шул хисаптан җомга намазы да монда укыла икән. Ошбу хәбәрләре белән безне шатландырганнан соң, гозерен дә әйтте. Ураза гаете бәйрәме башланырга барлыгы 3 көн вакыт калган, мәчетләрендә гает намазын да укытасылар икән дә, ошбу изге вазыйфаны тиешле дәрәҗәдә үткәрерлек имамнары юк икән. Мәскәү районы мөхтәсибәтенә шалтыраткан шалтыратуын да, безнең артык имамыбыз юк, дигән җавап алган. Шуннан, ничарадан бичара булып, безгә килгән.

Бу мәсьәлә беренче чиратта мөфтияттә каралырга тиеш, дигән фикергә килдек тә, мөфтиятебезгә ошбу мөрәҗәгатебезне кабул иттек: «…Дин юлында булган хезмәтләрегезгә ихтирам йөзеннән Сезгә ошбу гозеребез илә мөрәҗәгать итәбез. Казан шәһәренең Игумново бистәсендәге Лагер урамы, 111нче йорт адресы белән урнашкан «Азатдин Ирек» мәчетендә ураза гаете намазын үткәрергә имам билгеләсәгез иде…» Ә июньнең 12сен Русиянең ирек алган көне буларак бәйрәм итәләр икән, хатыбызны вахтада, ягъни сакта торучыга биреп калдырдык. Рәхмәт, алды, кире бормады. Әмма, ни кызганыч, берничә санаулы сәгатькә генә булса да имам билгеләнмәгәнлеге соңыннан мәгълүм булды. Хәтта икенче көнне бер хезмәткәрнең: «Ник тыгыласыз», – дип канәгатьсезлек белән әйткән сүзләрен дә ишетергә «насыйп» булды. Чынлап та, без үзебезне мөселман санасак та, дин әһелләре түгелбез. Шулай булгач, дин әһелләренең дингә, ә бу очракта мәчеткә кагылышлы мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең «тыгылыр»га хакы бармы? Җавап бер сүз белән әйтерлек кенә түгел. Әйтик, бар мәчет, бар мәхәллә, бар мөфтият, бар җәмәгатьчелек. Һәр мәхәлләнең мәчетле булуы да, мәчет чыгымнарын үз өстенә алуы да, имамны үзләре сайлап куюлары да табигый. Ягъни, шәригать кануннарын бозмый. Бу очракта мөфтияттән имам өмет итүгә, «тыгылу»га, дип әйтик инде, урын калмый. Ихтыяҗ юк. Безнең авылда биш мәчет булган. Бишесен биш мәхәлләгә бүлеп, халык үзе яшәткән. Ничә йөз чакрымнар килеп, Казаннан имам сорап йөрмәгән. Андый мәхәлләләр, иншаллаһ, булырлар, күпчелекне тәшкил итәрләр, дип өметләник. Әмма бүген аларның саны канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел дисәк, ялгышмабыз. Шушы ук Игумново бистәсендәге мәчетнең мөфтият тарафыннан имамлы булуга мохтаҗлыгы моңа дәлил.

Мәркәзебезнең Мәскәү районында инде 2015нче елдан ук мәчет төзеләсе урындагы җир кишәрлеге өчен көрәш барганын, ниһаять төзелеп, инде бер ел диярлек халыкка хезмәт итәргә әзер мәчет барлыгын мөфтияттә белмиләрдер, дип әйтергә тел әйләнми. Ә белгән очракта, белә торып та, мәчетне имамсыз тоталар икән, сәбәбе аңлашылмый, мантыйкка да сыймый, шул сәбәпле «тыгылмый» да булмый. Әйткәнемчә, җир кишәрлеге сорап иза чиккән пенсия яшендәге мөселман, үз акчасына мәчет төзегәннән соң, мәчетен имамлы итәр өчен дә ни сәбәпле тагы иза чигәргә тиеш соң?

Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе

Рәүф ИБРАҺИМОВ

Комментарии