- 17.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №28 (4 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Безнең ишек алдында, дөресрәге, зур капка артында пар тупыл үсеп утыра. Шул тупылларга карап, әбекәебез Шәмсиямал: «Боларны хаҗ сәфәренә киткәндә, минем кайнатам Гайнетдин утыртып киткән иде, нинди колач җитмәслек булып үстеләр», – дип, һәрвакыт шул агачларга карап сагышлана иде. Без кечкенә балалар: «Нәрсә икән соң ул хаҗ, кайда икән аның урыны?» – дип аптыраша идек. Үсә төшкәч, матур бизәнгечләр, алка, муенсалар, беләзек, йөзек, талир тәңкәләр саклана торган кечкенә тартмага тап булдым, кызыктыра, әмма тияргә кыймыйм. Шулай да бер көнне әбекәемнең озын чәч толымнарына тагып йөргән ахак кашлы тәңкәләренең каян алынуын сорыйм. «Болар, кызым, бик тә кадерле ядкарьләр – бабаңның истәлекләре, һәр килененә, кызларына атап алынган бүләкләре», – ди. Ныграк кызыксына башлагач, менә нинди хатирәләр тыңладым мин.
– Актаныш районының ямьле Тат Әҗби авылыннан Яна Кормаш авылына хәлле кешеләргә килен булып килдем. Үз җирләре, атлары, кечерәк кенә базарлары бар. Әлбәттә, боларны тоту өчен күп хезмәт, тырышлык куйдык. Ул чорларда дин көчле, авылда мәчет-мәдрәсәләр эшли. Күрше Балтач, Теләкәй авылларыннан килеп укыйлар иде. Гайнетдин бабаңның әтисе Мәҗит исемле булып, ерак шәһәрләрдә йөреп, кәсеп итеп, товарлар алып кайтып, табыш белән яши. Вафаты алдыннан зур улына: «Минем мәңгелек дөньяга китәр вакытым җитә, улым. Сиңа васыятем бар: хәләл көчем белән җыйган малымны сиңа калдырам, тик бер әманәт белән, ике шарт куям. Беренчесе: авылга мәчет-мәдрәсә төзетеп тотасыңмы яки Хаҗ сәфәренә кузгаласыңмы?» Гайнетдин бабаң бераз уйланганнан соң: «Әткәй, мин беренче эш итеп Аллаһ Тәгаләдән фарыз ителгән эшне – хаҗ сәфәрен үтәп кайтыйм. Кайткач, Аллаһы боерса, мәчет-мәдрәсә төзетермен», – дип, Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл кылып, юлга әзерләнә башлый. Ул чорларда, хәтерем ялгышмаса, 1925-1926нчы еллар тирәсе дигән кебек, хаҗ сәфәре кылу өчен 6 ай кала җәяүләп китә торган булалар. Күрше Балтач авылыннан үзенә иптәш табып, юлга кузгалалар. Тупыллар исә шул чор истәлекләре. Ярый, алар кайда – җәяүләп, кайда – ат, кайда – көймә, пароходлар белән, очраса, дөяләр белән, исән-сау барып җитәләр ерак хаҗ сәфәренә – Мәккә-Мәдинә шәһәренә. Хаҗ сәфәрләрен уңышлы тәмамлап, кайтыр юлга кузгалу көннәрендә бабаем авырып китә. Ул үзенең хәлен аңлап, бергә килгән юлдашына: «Мин кайтып җитә алмам, шушы гозеремне үтәче: алган бүләкләремне өй җәмәгатьләремә тапшырчы?» – дип сорый. Әлбәттә, иптәшенә бу бик авыр хәбәр, ул аны ике көн буена саклый, хәле авырая, тәне кызыша, ул чорларда бу авыруны тиф диләр, кыскасы, бабам шул ерак-ерактагы изге җирләрдә кала…
Өй җәмәгате аның кайтыр көннәрен зарыгып көтә. Менә беркөнне капкадан теге юлаучы килеп керде. Без, шатланып, каршы алабыз, сөенешәбез, кая соң үзе, безне кызык итү өчен юри керми тора, дип уйлыйбыз. Әмма иптәшенең йөзе борчулы, күзләрендә –яшь, кулында бабагызның юл биштәре. Үзе дә бик арыган, йончыган. Утырып чәй эчәрлек хәле дә юк. Хәлләрне сөйләп, аңлатып, бүләкләрне исән-сау алып кайтуына, әманәтне үтәвенә сөенеп, кайтып китте. Үзе дә бик озак яши алмады, вафат булды, дип ишеттек. Урыннары җәннәттә булсын! – дип төгәлләде әбекәем. – Бу бүләкләр – шулар, әле тагын мәчет өчен дип алган намазлык постаулары да бар иде. Ул чорларда шундый гадәт булган: хаҗ сәфәренә киткәндә бабагыз, ап-ак киемнәрен киеп, алдына альяпкычын ябып, шуңа бөртекле чәй каплары салып, һәр өйгә кереп исәнләшеп, бүләкләрен өләшеп китте, бөтен авыл халкы, басу капкасына хәтле озата чыкты.
Әбекәемнең түкми-чәчми сөйләгән шушы якты матур хатирәсе безнең күңелгә кереп, уелып калды. Еллар узган саен Аллаһы Тәгалә биргән гомерләрнең бик тиз үтүен, бу дөньяның кешелек өчен фани икәнен, сыналу өчен генә килүебез, дөньялыкта кылынган һәр гамәлебез өчен җавап тотачак икәнебезне төшенә-төшенә, Аллаһы Тәгалә кушкан фарыз гамәлләрне үтәргә, тыйганнардан тыелып яшәргә кирәклекне көннән-көн ныграк аңлыйсың. Шундый уйлардан соң, туганым Рәшит Мансуров: «Мин бу елда хаҗ сәфәренә җыенам әле, туганнар арасында барырга теләүчеләр юкмы?» – дип, ерак сәфәргә җыенуын белдерде. Хәерле юллар, кабул кылынган хаҗлар булсын, дип теләкләр теләп озатып калдык. Аллаһыма шөкер, исән-сау йөреп кайтты. Бөтен нечкәлекләрен сөйләтеп, аңлашып, бүләкләр алу бик рәхәт мизгелләр булды. «Күптәнге хыялым иде, бабакай йөргән эзләрдән, ул менеп-төшеп йөргән таулардан, ул сулаган һаваларны сулап кайтканыма, Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт, тик тагын барасым килә, ярты җаным анда калды», – диде.
Мин дә Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл итеп, 2017нче елда хаҗ сәфәренә җыена башладым. Шул ният күңелемә килү белән, тизрәк ул көннең, ягъни, 20нче август килүен көтәм, минем дә изге җирләрне күрәсем, гамәл-гыйбадәтләр кыласым, зәм-зәм суының кайдан чыгуын беләсем, Сафа-Мәрвә тауларына менәсем, пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа саләллаһу гәләйһи вәсәлләмнең зиратына барып, догалар кылу, бабам Гайнетдин яткан зиратларны күрәсем, менә мин синең оныгың, сине сагынып, авылдашларыңнан күп сәламнәр алып килдем, диясем килә.
Әлхәмдүлилләһ! Килде ул көн. Без изге Мәккә җирендә! Элеккеге кебек 6 ай барасы юк, көнендә килеп җиттек. Киткәнче үк Аллаһ Сөбханә вә Тәгаләдән ныклы сәламәтлек, яхшы иптәшләр сорадым, теләкләр кабул була торган урын. Кайда нинди гамәл-гыйбадәтләр кылачакны алдан ук укып, ятлап, язып алып бардым. Баргач тагын өйрәтәләр. Һәр гамәлне үтәгәч, җиңеләеп каласың.
Күңелем түрендә йөрткән, бер ачыклап бетерәсе соравым бар бит әле… Җитәкчебез Айрат Габдулла улы Яруллин шул кадәр сабыр, ярдәмчел, тирән белемле остаз, беркөнне кыюлыгымны җыеп, шушы җирләрдә вафат булып калган бабам, аның зиратын табасым килүем турында әйттем аңа. Айрат хәзрәт миңа күп итеп догалар кылырга киңәш итте. Зиратын таба алмасам да, Гайнетдин бабамның моннан күпме еллар элек шушы изге җирләрдә безнең өчен, якыннары, нәсел-нәсәбе өчен кылган догаларының хикмәте белән, әлеге урында булуыма чиксез бәхетле идем.
Бу язмам кемнәр өчендер кызыклы, файдалы, кемнәргәдер табышмак кебек булса да яздым. Шунысын беләм: Аллаһ Тәгалә догаларны кабул итүче, үзенә итагать итүче мәхлүкләрен рәхмәтеннән калдырмаучы. Үзебездән соң да, балаларыбыз, оныкларыбыз, нәселебез, бар кешеләр Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп яшәүчеләрдән булып, иманлы, тәкъва, бәхетлеләр җөмләсеннән булсак иде. Әлеге язманы әзерләүдә ярдәм иткән Яңа Кормаш авылыннан кардәшем Фәхретдин кызы Әгъзәбә апага, барлык газета укучыларга хәерле гомер, иман ныклыгы, күңел тынычлыгы насыйп булса иде! Әмин.
Кәүсәрия ЗАҺРЕТДИНОВА,
Актаныш бистәсе

Комментарии