«Мезим», «Панкреатин» даруы да хәләл түгел»

«Мезим», «Панкреатин» даруы да хәләл түгел»

Хәләлнең дә була төрлесе. Тик күпләр өчен дуңгыз итеннән һәм исерткеч эчемлекләрдән кала бар нәрсә дә – хәләл. Кайбер балык ризыкларына, йогуртларга эмульгатор – кармин (E120) матдәсе кушыла. Ул исә бөҗәкләрдән ясала. Ә шәригать буенча аны мөселманнарга ашау тыелган. Желатинлы азык-төлек тә шул ук исемлектә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников белән шул темага әңгәмә кордык.
– Тәңкәсез балыкларга нәҗес тия, аларны төрле җанварлар тешләргә мөмкин, шуңа күрә аларны ашарга ярамый, диләр. Бу шулаймы?
– Диңгез хайваннарыннан бары тик балыкны гына ашарга рөхсәт ителә. «Маидә» сүрәсенең 96нчы аятендә болай диелә: «Сезгә һәм юлчыларга бер файда булсын өчен (ашала яки ашалмый торган бөтен) диңгездә ау ... хәләл кылынган». Бөтен диңгез хайваннарын да ашарга ярый диючеләр шушы аятьне дәлил итеп китерә. Ау сүзе диңгездә яшәүче барлык хайваннарны да үз эченә ала, балыкны гына түгел, дияр алар. Пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Диңгез һәм аның хайваннары турында сорагач, «су – чиста, ә үләксә – рөхсәт ителгән», – дип җавап кайтарган». Шул рәвешле үләксә дип Пәйгамбәребез (с.г.в.) диңгездәге бөтен хайваннарны атаган, балык һәм башка хайваннар арасында аерма ясап тормаган. Тик «(чалмыйча җаны чыккан) үләксә, (хайванны чалган чакта агып чыккан) кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башкасы өчен чалынганнардан тыш, буылган... сезгә хәрам кылынды», – диелә «Маидә» сүрәсенең 3нче аятендә. Моннан тыш: «Ул аларны (иман һәм гыйбадәтләр кебек) яхшылыкка өнди, (кәферлек һәм гөнаһлар кебек) начарлыклардан тыя, пакь нәрсәләрне (Аллаһ исеме белән суелган хайваннарны һәм нәҗес булмаган бөтен ризыкларны) аларга хәләл итә, (кан, үләксә һәм риба кебек матди һәм рухи) кабахәт нәрсәләрне исә аларга хәрам кыла...», дигән сүрә дә бар. Ә бакалар, кыслалар (краблар), еланнар һәм башка суда да, җирдә дә яшәүчеләр аятьтә искә алынган «кабахәт» категориясенә карый. 
– Дәвалану максатыннан диңгез хайваннарының маен кулланырга ярыймы?
– Дәвалану максатыннан аларның маен кулланырга ярамый. «Сезгә һәм юлчыларга бер файда булсын өчен (ашала яки ашалмый торган бөтен) диңгез авы һәм аны (ашарга рөхсәт ителгәнне) ашау сезгә хәләл кылынган. Коры җир авы исә ихрамлы чагыгызда сезгә тыелган. (Хәрамдә һәм ихрамда ауга йөрү мәсьәләсендә) Аллаһтан куркыгыз ки, Аңа җыелачаксыз» (Маидә, 96).
– Ә теге яки бу дару составында хәләл булмаган матдә барлыгын ничек белергә?
– Әйе, мөселманча суелмаган хайваннарның әгъзалары дарулар ясаганда да кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, дуңгызларның һәм мөгезле эре терлекләрнең ашказаны асты бизеннән ясалган «Панкреатин» даруы. Ул төрле исемнәр белән чыгарыла: «Мезим», «Креон» һ.б. Мисал итеп дуңгыз һәм эре терлекләрнең баш миен кулланып ясалган «Церебролизин» даруын китерергә була.
Әгәр мөселман кешесе табиб язып биргән даруга хәләл альтернатива таба ала икән, шунысын куллана. Әгәр юк икән, даруның аның сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә кирәклегенә карый. Гадәттә, галимнәр мондый даруларны үлем куркынычы янаганда гына кулланырга рөхсәт итәләр.
Дарулар темасына кереп киткәч, «Гематоген» турында да әйтеп үтәсем килә. Балалар яратып ашый торган бу тәмле дару мал каны кушылып ясала. Канның хәрәм икәнен белдек инде, шуңа күрә гемоглобинны күтәрәм диеп, хәрәмгә төшмәсәк иде.
– Күп кенә даруларның составында спирт бар. Алар белән дәвалану гөнаһмы?
– Хәмер белән дәваланырга рөхсәт ителми. Хәтта спиртлы үлән төнәтмәләре дә кулланмау хәерле. Аларны тәнгә сөртергә генә мөмкин. Халыкта кешенең бәвеле белән дәвалану ысуллары бар. Бу шулай ук тыела. Бәвел эчү хәрәм санала. Чөнки бәвел – нәҗес. Хәтта күлмәккә тисә дә, ул кием белән намаз укырга ярамый. Ислам дине шулай ук бака тиресе белән дәвалануны тыя. Берсендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына кешеләр килә: «Без тәнебез яраланса бака тиресе куябыз», – диләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Болай эшләмәгез, чөнки баканы үтерергә ярамый», – дип җавап кайтара. Ислам дине тимерне кыздырып тәнгә басу, шул рәвешле яндырып дәвалануны да хупламый.
– Азык-төлек продукциясе составындагы спирт турында ни диярсез?
– Бездә күбрәк татлы ризыклар әзерләгәндә исерткеч эчемлек кушалар. Торт, конфет, мәсәлән. Әгәр кешенең исерү яки фәкать менә шул исерткеч эчемлекнең тәмен татып карау нияте юк икән, бу очракта торт яки конфеттан авыз итү гөнаһ түгел. Ә явыз ният белән эшләнсә, бу – гөнаһ. 
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии