МӨФТИНЕҢ КИТҮ СӘБӘПЛӘРЕ

Татарстан Диния нәзарәте рәисе, Госман хәзрәт Исхакый 13 гыйнварда үткән пленумда үз вазифасыннан китүен белдерде. Сәбәбен сәламәтлеге какшау белән бәйләде. Чираттагы Корылтайга кадәр вакытлыча вазифасын беренче урынбасар Илдус хәзрәт Фәиз башкарачак. Рәсми яктан бар да аңлаешлы кебек тоелса да, бу мәсьәләнең төбендә серләр ята һәм киләчәктә вәзгыять тамырдан үзгәрәчәк, дип фаразлана.

ИШЕКЛӘР ЯБЫК

Пленум ябык ишекләр артында үтте. Хокук саклаучылар “булырга тиешле” кешеләрне генә мөфтият бинасына кертте. Иң гаҗәбе, муллалар да моңа аптырамады, фәкать элекке мөфти (1992-1998), хәзерге вакытта “Нурулла” мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиулла гына каршылык күрсәтергә тырышты. Габдулла хәзрәтнең элек мөфти вазифасын саклап кала алмавын, күпчелек, нәкъ менә адекват булмаган гамәлләр кылуыннан, властька фәкать оппозицион карашта булуыннан күрә. Пленум тәмамланганнан соң да, Габдулла хәзрәтнең хокук саклаучыларга дулап йөрүен күрергә була иде. Шулай ук исемнәрен әйтергә теләмәгән имамнар аңа пленум барышында сүз бирмәүләрен, ә үзе фикерен әйтә башлагач, чараны тәмамлар өчен шундук дога кыла башлаулары хакында сөйләделәр. Шулай ук, имеш, ул хәзер мөфти вазифасын башкаручы Илдус хәзрәткә дә “демократия юк”, – дип, кул белән уйнаклап алган.

УЛ САУ-СӘЛАМӘТ

Госман хәзрәтнең китү сәбәбе сәламәтлеге какшау дип белдерелсә дә, аның мөфти вазифасын бушатачагы хакында инде көз уртасыннан бирле сүзләр йөрде. Гомумән, аерым даирәләр аны мөфтилектән читләштерергә күптән теләде. Моңа сәбәп кенә кирәк иде. Сентябрьдә үткән дин әһелләре җыенында аның чыгышы моңа башлангыч җирлек тудырды. Аерым алганда, Госман Исхакыйның ваһһабичыларны уңай яктан күрсәтүе төрле каршылыклар тудырды. Мөфтинең Нурлат вакыйгаларына да анык караш белдермәвен, үтерелгән өч егетне башкалар кебек тәнкыйтьләмәве, ә киресенчә, мөселманнарга нык торырга дип өндәве мәсьәләне кискенләштерде. Шулай ук мөфтигә Татарстанда 20 мөхтәсибне үз урыныннан алырга дигән фәрман булган, ә ул аны үтәмәгән, дигән сүзләр дә бар.

Мөфти урынбасары Вәлиулла Ягъкубның аңлатмасы да бу соңгы фикергә муафыйк килә. “Дөресен әйткәндә, Госман хәзрәтне берничә кеше китәргә мәҗбүр итте. Ул кешегә каты бәрелми. Алар үзләре китә белмәде, шуңа Госман хәзрәт үзе китәргә булды. Әгәр алар вакытында алынса, эшне рәхәтләнеп бергә дәвам итәргә була иде”, – ди ул.

Әйтергә кирәк, мөфтинең моңарчы сәламәтлеге какшавы турында хәтта имеш-мимешләр дә ишетелгәне булмады. Госман хәзрәтнең җизнәсе, Габдулла хәзрәт аны сау-сәламәт дип белдерде. Шуңа да югарыда саналган сәбәпләр хакыйкатькә туры килергә мөмкин.

ҮЗ ЗАМАНАСЫ ӨЧЕН КУЛАЙ

Госман хәзрәт Исхакый 1998 елдан бирле, ягъни 13 елга якын мөфти вазифасын башкарды. Һәм аны белүчеләр: “Үз заманасы өчен уңай кеше иде”, – дип бәяли. Үзәк Русиядә башка бер төбәк тә бездәге кебек күрсәткечләргә ирешә алмады. Мөселман инфраструктурасы, структурасы аның катнашында ныгыды. Күп еллар аның урынбасары булып эшләгән кинәт килеп чыккан бу үзгәрешне моңсуланып кабул иткән. “Дини инфраструктура, мәчетләр саны, мәгариф системасы булдыру, китаплар бастыру, журналистикага багышланган бәйгеләр оештыру, җәмәгатьчелеккә, гади халыкка якынаю, хәләл системасы, финанс өлкәсендә күп мөмкинчелекләр тудыру һәм башка үсеш аның белән бәйле. Моны бүген бөтен дөнья таный. 13 ел эчендә “ – исламның төньяк башкаласы” дигән сүзләр әйтелде. Европадан булсын, гарәп илләреннәнме, алар безгә өмет күзе белән карый башладылар”, – ди ул.

Тарихчы Наил Гарипов: “Мөфтият Госман хәзрәт вакытында вертикаль юнәлештә көчәйде, тотрыклы оешмага әверелде. Тотрыксыз оешма булса, мөфтият белән беркем сөйләшми. Мисал өчен, 90нчы еллар башында Русиядә мөфтиләр 100дән артты, Татарстанда 3 мөфтият оешты, шуның берсе генә реаль оешма иде. Кайбер төбәкләрдә бүген дә 2-3 мөфтият эшли. Пермьдә бүген 3 мөфтият, ә алар белән санлашмыйлар да. Госман хәзрәт заманасы өчен уңай кеше иде”, – ди.

университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да 13 ел эчендә эшләнгән эшләрнең мөфти катнашында башкарылуын белдерә, шулай да дини вәзгыятьнең үзгәрә баруын, аңа яңа таләпләр артуын да шәрехли. “ яңарышы проблемасы да әкренләп илаһият өлкәсенә күчте. Бүген мәчет салып, мәдрәсә ачып кына мәсьәләне хәл итеп булмый. Киресенчә, алар саны арткан саен, проблема арта гына бара. Дини вәзгыятьнең үзгәрүе, аңа яңача караш таләп итә. Дин һәм милләтара татулыкны саклап калу бик четерекле, чөнки бу хис өстенлек итә торган өлкә. Әгәр бу мөнәсәбәтләр бозылса, аны кире калыпка салу бик авыр булачак. Шуңа да Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча эшне оештыру әһәмияте арта”, – ди РИУ ректоры.

МӨФТИЯТ ТАМЫРДАН ҮЗГӘРЕРМЕ?!

Изображение удалено.

Журналистлар белән очрашуда мөфти вазифасын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз: “Мөфтияттә берни үзгәрмәячәк, Корылтайда кабул ителгән план буенча эш алып барылачак. Мөфтият үз эшен штат рәвешендә дәвам итә, мөфтинең китүе нәзарәтнең үзгәрәчәген аңлатмый”, – дип белдерде.

Шулай да бүген инде мөфтиятнең 7 хезмәткәре эштән китү буенча гариза язган, алар арасында мәгариф һәм халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчеләре дә бар. Пленум көне алдыннан гына Буа мөхтәсибе Линур Сабирҗановның үз теләге белән вазифасыннан китүе билгеле булган иде. Якын арада башка кайбер мөхтәсибләрнең дә бер-бер артлы урыннарыннан алыначагы әйтелә.

Мөфтиятнең составын еш кына төрле агымнарга катнашы булган шәхесләр тәшкил итә, диелде моңарчы. Шуңа да уставта язылганча, ягъни эшнең хәнәфитчә оештырылмавы бәян ителде. Күрәсең, составның алмашу шаукымы әкренләп киң колач җәячәк. Һәм ул яңа кадрлар, уставка кире кайтуны таләп итәчәк. Бүгенгә исә мөфти вазифасын башкаручының командасы юк, киләчәктә дә кемнең генә мөфти булуына карамастан, үзгәрешләр күзәтеләчәге аңлашыла.

– Әгәр мәчет Диния нәзарәтенеке икән, әгәр ул имамның шәхси йорты түгел икән, әлбәттә, кагыйдә буенча эшләү таләп ителә. Безнең устав бар, без тулаем бер оешма. Мисал өчен, Төркияне алыйк, анда вәгазьләр хәнәфи мәзһәбендә бара, алдан хөтбәләр нәшер ителә, имамнар шуны укый, үзләреннән берни әйтми. Бөтен дөньяда шундый система. Согуд Гарәбстанында хәнәфи мәзһәбендә сөйләп кара әле, нишләтерләр икән? Проблема имамнарның кагыйдәгә буйсынмавында гына. Ләкин моны әкренләп аңлау бара, – дип сөйли Вәлиулла Ягъкуб.

Тарихчы, мөфтият каршындагы Голәмәләр шурасы әгъзасы Наил Гарипов: “Бүгенгә әле дәвамлы мөфтине күрмибез, корылтайда мөфти сайлагач, мөфтиятнең нинди юнәлештән китәчәген фаразлап була”, – ди.

МӨФТИГӘ БАСЫМ БУЛГАН

Изображение удалено.

Габдулла хәзрәт Галиуллин дәүләтне дин эшләренә тыкшынуда, демократия булмауда гаепли. “Азатлык” радиосы хәбәрчесе сорауларына менә ниләр әйтте ул:

– Габдулла хәзрәт, Госман Исхакый ни өчен мөфтилектән китте дип уйлыйсыз?

– Моңа үзебез дә гаҗәпкә калдык. Минем уйлавымча, аңа бик каты басым булган. Чөнки дүрт елга сайланган мөфти бер ел да вазифаларын башкара алмады. Эшләргә мөмкинлек бирмәгәч, киткәндер дип уйлыйм.

Пленумда мөфтилектән җибәрүне сорады да чыгып китте. Утырыш эшенең дәвамында катнашмады. Бу безгә бик гаҗәп тоелды.

Сез бит мөфтинең җизнәсе. Үзара сөйләшкәндә китәсен әйтмәдеме?

– Бу кинәт кенә булды. “Сәбәбен үзем генә беләм, берегезгә дә әйтмим”, – диде дә шуның белән сүзне бетерде. Госман Исхакый сау-сәламәт.

– Мөфтигә басымны кем ясаган? Мәскәүме, Казанмы?

– Хәзер Русия мөселманнарына һөҗүм башланды. Дөреслекне әйткән өчен, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә дә басым ясадылар. Басым гына түгел, хәтта аңа каршы Бөтенрусия мөфтияте төзеделәр.

Мөселманнарның дөреслекне әйтүе хакимияткә ошамый. Госман Исхакый кулы астында булган Диния нәзарәте Русиядә иң көчле оешмаларның берсе иде. Мәчетләр саны ягыннан гына түгел, мәгариф системасы да тәртипкә китерелде. Ә кемнәргәдер ислам дине үсеше ошамый.

Диния нәзарәте пленумын саклады. Утырыш барган урында ике тәртип саклаучы торды, дингә катнашы булмаганнар да шунда йөрде. Алар ник килде? Муллаларны куркытыр өчен.

Әгәр тәртип саклаучылар, хакимият кешеләре дин эшенә катнаша икән, гадел рәвештә мөфти сайлап булмый. Пленумга кадәр, аннан соң да муллалар белән бу турыда киңәшеп алдык.

Безгә өч юл бар. Беренчесе – корылтаенда тәртип саклаучылар, хакимият кешеләре катнаша икән, мәчетләр Диния нәзарәтеннән аерылып чыга. Икенчесе – Үзәк Диния нәзарәтенә, йә Русия мөфтиләр шурасына, йә Бөтенрусия мөфтиятенә кушылу. Өченчесе – яңа Диния нәзарәте оештыру.

МӨФТИЯТНЕҢ ТАРКАЛУ КУРКЫНЫЧЫ

Өстә кыскартып бирелгән “Азатлык” радиосы оештырган әңгәмәдән күренгәнчә, Госман хәзрәтнең туганы да яңадан мөфти булу ниятен кире какмый һәм яңа мөфтиятләр оештыру белән яный.

Бу мөфтиятнең таркалу куркынычының бер ягы булса, икенче яктан, әгәр мөфтият уставка таянып эшләсә, Кама аръягы белән дә проблема калкырга мөмкин.

– Эшне яңача оештырып җибәрсәк, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булыр. Ләкин идән астында эшләүчеләр күп булыр дип уйламыйм. Беренчедән, аларның әлегә хәнәфи түгел дип әйткәннәре юк. Әгәр башка мәзһәбтә икән, шул юнәлештә барсын, ләкин “мин хәнәфит”, дип башкача эшләү кирәкми. Монафыйкланмасалар, монда яшерен эшләргә нигез юк”, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Тарихчы Наил Гарипов фикеренчә, киләчәктә мөфтияткә ике юлның берсен генә сайларга туры киләчәк. “Йә ваһһабичыларны кабул итәбез, йә юк. Әгәр традицион исламны, чыннан да, үстерергә телибез икән, икенче юлны сайларга кирәк булачак”, – ди ул.

Аның фикеренчә, Татарстанда ваһһабичылар карашы таралу бер шәхескә генә бәйле була алмый. Монда, беренче чиратта, дәүләт гаепле. Әгәр дәүләт моңа шартлар тудыра икән, ул аның уңай һәм кимчелекле яклары да булачагын белергә тиеш. Ә бу юнәлешне күзәтүче оешма юк диярлек. Фәннәр Академиясе, башка структура бу яктан эшләми. Ваһһабичылыкка каршы фәкать иҗтимагый кешеләр, мәсәлән, Вәлиулла Ягъкуб һәм Америка фондлары көрәшә. Дәүләт мөфтияткә һәм хөкүмәт каршындагы дин эшләре идарәсенә бу проблеманы йөкләде, ләкин алар тулы канлы булып эшли алмады. “Бу проблеманы традицион карашта булган берничә шәехне Татарстанга чакырып, алар аша чишәргә була. Бер футболчыга түләүгә караганда, 10 мәртәбәгә очсызгарак төшәчәк бу файдалы эш, дәүләтнең реаль сәясәте булыр иде”, – ди Наил Гарипов.

3 айдан соң яңадан пленум җыелып, мөфти сайлар өчен Корылтай көнен билгеләячәк. Рәсми булмаган мәгълүматлар һәм мөселман җәмәгатьчелеге фикеренчә, бу урынны мөфти вазифасын башкаручы Илдус Фәиз, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур Җәләлетдинов, РИУ проректоры Рөстәм Батров, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие , Ханты-Мансийск өлкәсе мөфтие Таһир Саматов биләргә мөмкин. Габдулла хәзрәт Галиуллин кандидатлар исемлегенә Камил Бикчәнтәев, Габделхәмит Зиннәтуллинны да өсти.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН

Комментарии