Гаделсезлек, ялган һәм куркыныч киләчәк

Гаделсезлек, ялган һәм куркыныч киләчәк

Татарстанда дини вәзгыять киеренке, дияргә мөмкин. Һәм еш кына, ул махсус куертыла сыман. Узган атнада төрле матбугат чаралары ялган мәгълүматлар белән ваһһабичылыкның Татарстанда ничек чәчәк атуын тагын бер кат «аңлатырга» тырышты, аерым алганда, түбән-камалыларның «гөнаһларын» хөкем итте.

Мин бу хакта язмаган да булыр идем. Әмма язмыш мине моннан иза чигәргә мәҗбүр мөселманнар һәм бер гаепсезгә күңел җәрәхәте алган гаилә белән очраштырды.

Узган атнаның сишәмбесенә «Түбән Камада җирле мөхтәсибәт һәм эшчәнлеге тулы бер гаиләне таркатты, зыян күрүче мөфтияттә журналистлар белән очрашачак» дип, Татарстан мөфтиятенә чакырдылар. 2011 елның сентябрендә Түбән Каманың «Рисәлә» мәдрәсәсенә директор итеп билгеләнгән Рәфыйк Исламгалиев һәм Түбән Каманың гади бер мөселманы Илдус Зартдинов мөфтияткә килеп, өч журналистка (шулар арасында мин) үзенең фаҗигасен сөйли башлады.

«ГАИЛӘМНЕҢ ТАРКАЛА ЯЗУЫНА МӘЧЕТ ГАЕПЛЕ»

Илдус Зартдинов 1997 елда Фәридә ханымга өйләнә. Бу вакытта инде Фәридә ханымның беренче иреннән Айгөл исемле кызы була. Соңрак Илдус белән Фәридәнең уртак балалары – Исмәгыйль (хәзер аңа 13 яшь) туа, шулай итеп, алар дүртәүләп яши башлый. Дини гаилә буларак, алар кызлары Айгөлне Яр Чаллының «Йолдыз» мәдрәсәсенә укырга бирәләр. 2006 елда Айгөл Илдар исемле егет (Түбән Каманың «Рисәлә» мәдрәсәсе шәкерте) белән никахлаша. Әмма никахка Айгөлнең үги әтисе Илдус әфәнде түгел, кәләшнең чын әтисе чакырыла. 2011 елның октябренә кадәр алар аерым яшиләр. Кияүләре Илдар Зиһаншин тиздән Мәдинәгә укырга китәргә тиеш була һәм фатирларына кеше кертеп, үзләре Илдус абый белән Фәридә апа янына вакытлыча яшәргә күчәләр. 3 айлап яшәгәннән соң, Илдус абый кияве Илдарга: «Ике гаиләгә ике бүлмәле фатирда яшәү кысан. Кияү, синең әниләрең дүрт бүлмәле фатирда яши, шунда яшәргә күчегез», – ди. Шуннан соң 15 декабрьдә Илдар белән Айгөл: «Синең гакыйдәң дөрес түгел, сиңа Коръән укырга ярамый», – дип, Илдус абыйдан хәләл җефетен алып, башка җиргә яшәргә күченәләр. Соңрак Фәридә ханым, ире Илдус әфәндедән аерылу сорап, судка гариза яза. Илдус әфәнде мәчеткә барып, тәрбияче Габделкәрим, хаҗ төркеме җитәкчесе Ирек хәзрәткә, соңыннан Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәткә гаиләсен татуландыруны сорап мөрәҗәгать итә. Ләкин алар аңа ярдәм итми. Хатыны 2 атнадан соң кире кайтырга була. Илдус әфәнде гаиләнең таркала язуында Түбән Кама мөхтәсибәтен һәм «Рисәлә» мәдрәсәсен гаепли, чөнки кияү белән кыз монда укыганнар һәм, янәсе, Фәридә ханымны иреннән аерганнар.

Илдус абыйның инде хатыны кайткан, мәсьәлә уңай якка чишелгән. Шуннан мин Илдус әфәндедән Фәридә ханымның, кияү белән кәләшнең телефон номерларын сорадым. Ләкин бу процесс катлаулырак булды. «Тормыштагы кешеләрне гаепләп, бер кеше генә сөйләгән гыйбрәтне язып булмый», – дип белдердем. Шуннан соң телефон номерын бирергә булдылар. Әмма икенче көнне Фәридә ханымга шалтыратканда, мин, ни өчендер, Азнакай якларына эләктем. Илдус абыйга яңадан шалтыраттым, дөрес номер бирмәвен аңлаттым, тик нәтиҗәсе булмады. Мин әлеге вакыйга геройларын эзләп Түбән Камага үзем юл тоттым.

«БУ ҮЗАРА ПРОБЛЕМА»

Түбән Камага килеп, Илдус абый белән очрашкач, хатыны Фәридә ханым белән очраштыруын сорадым. Ахыр чиктә номерын биргәч, без өчәү аларның өендә күрешергә булдык.

Фәридә ханым иң элек «Регнум»да чыккан язма турында сөйләп китте. «Бу язмада мине мыскыл иткәннәр, мине берәү дә кияүгә бирмәде. Бу – чын ялган. Мин прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкмен», – дип башлады ул сүзен. Ире Илдус әфәнде аңа кушылып: «Каян шулай язганнардыр, мин аларга мәгълүмат бирмәдем, бу ялган», – диде. Фәридә ханым гаилә проблемасын сөйләүдән баш тартты. «Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт бары тик безгә генә кагылышлы, – диде ул кырт кисеп, – монда балаларның (кызы белән кияү) бернинди катнашы юк».

– Илдус абый әйтүенчә, гаиләнең таркала язуында ир белән хатын түгел, ә Түбән Кама мәчете-мәдрәсәсе, аерым алганда, анда укыткан кияүнең гакыйдәсе сәбәп булган, – дип төгәллек кертәм.

– Юк инде… Нинди гакыйдә булсын инде…

– Миндә сезнең судка биргән гаризагыз бар. Анда гакыйдә түгел, ә характерлар туры килмәү, дип язылган.

– Минем ирем кызу канлы кеше. Ир белән хатын арасында нәрсә булмас. Өеңнән дә чыгып китәсең, түзәсең дә. Нәрсә булса да, без хәзер бергә.

«15 ЕЛ БУЕ АЛАР АРАСЫНДА ГАУГА, АЕРЫЛУЛАР БУЛДЫ»

Айгөл йөкле булып, аның янына бармауны сорагач, мин каршы килә алмадым. Аның ире Илдар Зиһаншин белән мәчеттә, өйләдән соң очраштым.

– Мин, имеш, Илдус абыйны көферлеккә чыгарганмын, – дип башлады сүзен Илдар. – Нинди көферлек? Гакыйдә хакында сөйләшү булмады да. Илдус абый тарафыннан мине өнәмәү никахның беренче көненнән бирле бара. Аңа кадәр ул үги кызы Айгөлгә шундый мөгамәләдә иде.

– Ни өчен?

– Мин бу хакта сөйләргә теләмим, бу – үзара проблема. Безнең өйләнешкәнгә 5 ел һәм шул вакыт эчендә мондый вакыйгалар булып торды. Беренче чиратта, Илдус абый кызына карата яратмау, кабул итә алмау хисен кичерде. Шуннан миңа да. «Миңа сез дә, балаларыгыз да кирәкми», – дип әйтеп торганда, Фәридә ханым нишләргә тиеш? Алар арасындагы каршылык, гауга нәкъ шуннан башланды, чөнки минем хатын хәзерге вакытта йөкле.

– Димәк, судка язылган гаризадагы «характерларның туры килмәве», сезнеңчә, дөрес?

– Әлбәттә. Әнинең (Фәридә ханым) Илдус абыйдан беренче генә китүе түгел. Бу минем түгел, хатыным Айгөлнең сүзләре. 15 ел яшәү дәверендә, алар арасында гауга даими булып торган. Инде матбугат минем турыдагы ялган белән тулды. Ничек инде мин хатынның әнисенә өйләнә алыйм ди, мин коммерсант түгел. Бу хакта миннән беркем сорамады, яздылар гына. Боларның барысы да ялган. Бу хакта сораган беренче кеше – син.

«МӘЧЕТ ТАТУЛАНЫРГА ЯРДӘМ ИТТЕ»

Илдус әфәнденең Йосыф хәзрәткә шелтәсе бар. Шуңа без Илдус әфәнде белән бергә Йосыф хәзрәткә кердек.

– Көн саен бер гаиләдә проблема туа, – ди имам-мөхтәсиб Йосыф Дәүләтшин. – Бу – шуның чираттагысы. Әлеге мәсьәлә буенча шөгыльләнүче махсус кешеләр бар.

– Хәзрәт, мин сезгә мөрәҗәгать иттем, сез аларга аңлатмадыгыз, шуннан мөфтияткә барам, дип, алдан кисәттем, – дип сүзгә кушылды Илдус әфәнде.

– Сез миңа килеп, бөтен проблема кызыгыз Айгөлдә булуын әйттегез. Мин Рауза апага (мөслимәләр бүлеге җитәкчесе) әйттем. Син хәл итә алмаган проблеманы Рауза апа хәл итте, Айгөл янына барды. Кызың: «Проблема бернинди гакыйдәдә түгел, үзендә», – дип, елап сөйләгән. Бу проблемаң электән үк килә синең. Ә киявең Илдарны монда алып кереп, ничек сөйләшкәннәрен беләсеңме? Мәчет әһелләре Аллаһы ризалыгы өчен сезнең гаиләне татуландырырга тырышты. Түбән Кама мөнбәреннән мөселманнарны беркайчан да бүлү булмады һәм булмаячак та.

Мин шушыннан соң мөслимәләр бүлеге җитәкчесе Рауза ханым Латыйпова белән сөйләштем. Айгөл белән сөйләшүләрен сораштым.

– Айгөл беренче сөйләшүдә: «Ир белән хатын арасында булган проблема бу. Әнине стресслы халәткә китергәч, аннан китәргә мәҗбүр булды», – дип аңлатты. Инде беркөнне тагын шалтыраткач: «Әни кире кайтты. Бала хакына, бәлки, тормышыбыз барып чыгар, диде», – дигән хәбәр ишеттек, – дип сөйләде Рауза ханым.

ЭШ ФАЙДАЛАНУДА

Ир белән хатын проблемасы үзара калсын, эш бит аны төпченүдә түгел. Эш бит үзара проблеманы Түбән Кама мөселманнары проблемасы итеп күрсәтергә омтылуда. Илдус әфәнде башта ук шуны теләде микән? Алай дип уйламыйм, чөнки аңа гаилә кадерле, әмма хатыны Фәридә ханым әйткәнчә, кызып китеп, күп нәрсәне эмоциягә генә күчерә. Монда бер шәхес читтәрәк кала кебек. Рәфыйк әфәнде Исламгалиев. Ул алдан ук: «Минем бер катнашым юк», – дип тәкрарлап килде. Алайса, нигә Йосыф хәзрәтнең катнашы булырга тиеш?

Рәфыйк әфәндедән, нигә Илдус абыйга ярдәм итмәдегез, дип сорамакчы идем, әмма ул үзе моңа төгәл җавап бирде: «Ул (Илдус Зартдинов) миңа килде. Миңа аның проблемасы кирәкми. Миннән Казанга алып барып, журналистлар белән очрашуны сорады. Бу проблемага мине кертмә дә, минем үз проблемаларым җитәрлек, дидем аңа. Гаилә мәсьәләсен үзең хәл ит инде, дидем». Бу сезнең сүзләр, Рәфыйк әфәнде! Йосыф хәзрәт авызыннан андый сүзләр чыкса, нишләтерләр иде икән? Ә аны, ярдәм иткәне өчен, тешлиләр, ярлыклар тагалар! Кызганыч, Илдус әфәнде гаилә мәсьәләсендә үзенең элекке дустына да таяна алмаган! Сез аңа булышмадыгыз гына түгел, аны журналистларга алып барып, ялган мәгълүматлар таратуга да сәбәпче булдыгыз. Моңа кадәр, ни өчендер, дини факторга бәйле гаилә таркалу күзәтелмәде. Әлбәттә, Түбән Камада моның сирәк күренеш булуы табигый, чөнки демографик хәл дә, гаиләләрнең ныклыгы да, башка районнарга караганда, монда күпкә яхшырак һәм алдынгы урынны били, дип беләм. Ләкин сез директор булгач та, бу якларда төрле сәер хәлләр барлыкка килде. Һәм, дүртенчедән, гакыйдә хакында сүз алып барганда, Ибн Тәймия, Ибн Бәзләрне телгә алмаска кирәктер. Мин әле мөфти алышынгач та, Түбән Камада вәзгыятьне өйрәнеп кайткан идем, аерым алганда, гакыйдәне дә карап чыктым. Элекке гакыйдә укытучысына минем мөрәҗәгать итүем юкка түгел.

– «Рисәлә» мәдрәсәсенең программасында Ибн Бәз яки Ибн Тәймия китапларын укыту каралмаган, – диде мәдрәсәдән куылган Фатыйх Хәбибуллин, – аның өчен иман фәненнән укытыла торган китапларга күз салу да җитә иде, ләкин яңа директор үзенең вакытын аңа сарыф итүне кирәк дип тапмады. Киресенчә, инану мәсьәләләре мәзһәб башлыклары, үзебезнең борынгы татар галимнәре хезмәтләре нигезендә укытылды. Баруди, Курсави, Мәрҗани, Фәхретдин, Насыйри, Утыз Имәни исемнәре кергән гакыйдә дәреслекләре үзебездән башка берәр мәдрәсәдә бардыр дип уйламыйм. Без шәкертләребез каршында шушы галимнәребезнең авторитетын күтәрергә тырыштык. Инде директорат тарафыннан таратыла торган сүзгә килсәк, имеш, без намаз укымаучыны кяфер дип саныйбыз, бу – ап-ачык ялган. Мисал өчен, кавышырга теләгән яшьләргә, атнага ике тапкыр уздырыла торган дәресләрдә никах шартлары, гаилә хак-хокуклары турында сөйлибез, шунда алардан «Лә иләһә илләАллаһ Мөхәммәд Расүлүллаһ» сүзләрен әйттерәбез. Кайберләре гомерләрендә беренче мәртәбә әйтә дә, шуның белән аларга никах укыйбыз. Әгәр намаз укымаган кешене кяфер, дип санасак, ничек без аларга никах укыр идек?

«ПЕШКА» ЯКИ ЯЛГАН

Түбән Камада Илдус Зартдинов белән очрашып, сөйләшә башлауга ук сәер бер детальгә юлыккан идем.

– Хатыныгыз кире кайткач, нигә журналистларны чакырырга? Мәсьәлә бит инде чишелгән! – дидем.

– Мөфтияткә мин мөфти белән очрашырга бардым, – дип куйды Илдус әфәнде.

– Мөфтинең Төркиядә икәнен белми идегезме? Рәфыйк әфәнде дә белми идеме?

– Юк, ул миңа әйтмәде. Аннан соң гына, бик ашыгыч рәвештә китүен әйттеләр. Ә журналистлар белән очрашу булачагын мин белми идем…

Соңыннан бу хакта «Рисәлә»нең яңа директоры Рәфыйк Исламгалиевтан сорадым. «Миннән Казанга алып барып, журналистлар белән очрашуны сорады», – диде ул. Монда ялган тоттым, дип тә әйтергә була, әмма бу күбрәк манипуляциягә охшаган.

СОҢГЫ СҮЗ

Рәфыйк әфәнде дә билгеләнеп куелган кеше. Сүз уңаеннан, ул да «пешка» булып чыга…

Әлеге Илдус абый кыйссасы «Звезда Поволжья» газетасында Батый, «Регнум»да Рафис Дефисов псевдонимы белән дә басылды. Чынлыкта, бу кешенең Рәис Сөләйманов булуын дини вәзгыять белән кызыксынганнар аңлыйдыр. Аның язмасыннан без Фәридә ханымның кияүгә чыгуын укыйбыз, каравылчы Илдус абыйның коммерсант булуын аңлыйбыз… Бу ялган уйдырманың якын киләчәктә бер-ике кешене генә түгел, бәлки, бөтен Татарстанны да агуларга мөмкин булуын аңларга кирәк. Рәис Сөләймановка дөрес булмаган мәгълүматларны мөфтият биргәне аңлашыла, әмма Татарстан шуны аңларга тиеш: бу көчләр татар теленә каршы митингларны хуплап чыга, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2010 елда Биектау районы башлыгы итеп билгеләнгән Рөстәм Кәлимуллин һәм 2011 елда Татарстан Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы итеп куелган Марат Гатинны да тәнкыйтьләп тора, ваһһабилыкта көрәшми, дип белдерә! Алай гына түгел, Татнефтьне дә ваһһабилыкта гаепләде, тиздән кемне тели, шуны атаячак. Мәскәү «пешка»лары сәясәтенә күз йомылса, Татарстан мөфтиенә дә, Президентына да вазифадан баш тарту гына түгел, киләчәктә мондый вазифаның бөтенләй юкка чыгарылуы да бар.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Казан – Түбән Кама – Казан

Гаделсезлек, ялган һәм куркыныч киләчәк , 4.6 out of 5 based on 7 ratings

Комментарии