Мәчет мулла милке түгел!

Әссәламүгаләйкүм! Ел саен мәчетләр сафка баса дип мактансак та, күп җирдә диннең тормышы һич тә мактанырлык түгел әле. Моның төрле сәбәпләре бардыр. Шуларның берсе турында әйтим. Күп кенә авылларда олы яшьтәге гыйлемсез имамнарның яшьләргә урын бирмичә ябышып ятулары һич тә матур күренеш түгел. Мондый «бәлеш муллалары» өчен имамлык кәсепкә әйләнде, моның өчен каты җавап тотарга туры киләчәген аңларга теләмиләр. Шул ук вакытта бу адәмнәр үз төбәкләрендә гыйлемле яшьләр үсеп чыгып, урыннарын алудан котлары алынып тора.

Күптән түгел Кукмара бистәсендәге дусларымда кунакта булырга туры килде. Район үзәгеннән ерак булмаган зур гына бер авылдагы очракны шаккатып тыңлап тордым.

Кайсыдыр намаздан соң, мулла булып торучы абзыйга мөрәҗәгать итеп, бер гыйлемгә омтылучы егет болай ди: «Хәзрәт, мин мәчеттә бераз Коръән укып утырыйм әле, монда тыныч, уңайлы», – ди. (Өендә яшь баласы була.)

Имам булган кеше моңа сөенәсе, хуплыйсы урынга, дорфа гына итеп: «Намазыңны укыдыңмы, ычкын моннан, китап укып утыра торган урын түгел ул», – ди. Ләкин әлеге егет тыныч кына:

–Хәзрәт, мәчет сезнең йорт түгел, Аллаһ йорты, куып чыгарырга хакыгыз юк, – дип Коръән укырга керешә.

Ярсыган имам, мәчет ишеген тыштан бикләп куя да, озак уйлап тормыйча полиция чакырта. Полиция эшнең нидә икәнен аңлап, егетне җибәрә, билгеле. Йә, әйтегез инде, намаздан соң калып Коръән уку дини һәм дөньяви законнар буенча җинаять буламы?! Әйтүләренә караганда, бу абзый берничә дистә ел имам булып торуына карамастан, эше ташка үлчим генә икән – зур гына авылга, 5-6 кеше мәчеткә йөри, ди. Дингә, гыйлемгә омтылучы яшьләргә карата шундый мөнәсәбәт булганда, бу бер дә гаҗәп әйбер түгел. Менә шундый, йомшак итеп әйткәндә «недалекий» имамнар аркасында, дин зәгыйфьләнә, төрле фетнәләр, тавыш-гаугалар чыга.

Бәхеткә күрә барлык олы яшьтәге имамнар да андый түгел. «Эх, укып кайткан яшьләр булса, бүген үк муллалыкны бирер идем», – диючеләрне дә күрергә туры килде.

Аллаһы барыбызга да үзе кушканча яшәргә насыйп итсен.

Хәлим МӨСЛИМОВ.

Кукмара районы.

Комментарии