- 18.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №28 (17 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Динә Фәйзинең «Хатын-кыз: кичә һәм бүген« (№25, 26 июнь, 2013 ел)язмасын укыгач, үз фикерләремне җиткерергә булдым.
Дин буенча, хатын-кыз өйдә, балаларын тәрбияләп, гаилә учагын саклап утырырга тиеш, диелгән. Хәзерге заманда, хатын-кыз эшләми икән, гаилә таркала. Берәр җитәкче урында эшләүче ирләрне күз уңында тотмыйм: аларның гаиләләре чит илләрдә дә ял итә, башка яктан да тәэмин ителгән була. Ә башка гаиләләр хатын-кыз эшләмичә, ничек яшәсен ди?! Хәзергеләр чалбарын да кия, чөнки төзелештә, авыр эшләрдә эшли. Бай хатыннары исә, әллә ниләр кылына. Өсләрендә нинди генә кием юк шуларның, үзләренең бөтен шәрифләре ачык була! Кая инде аларга ислам дине хакында уйлау?! Акыллы, эшчән, гади хатын-кызлар белән аларны чагыштырып та булмый, билгеле.
Күпме кызлар сәхнәгә, шәрә килеш чыгып җырлый. Шул рәвешле акча эшлиләр. Төнге клубларда биеп, тәннәрен сатып акча эшләүчеләр дә аз түгел. Ипине ничек табу – һәркемнең үз эше. Шулай да, акча дип, байлык артыннан куып, үзебезнең җирдә булган бурычыбыз, иң мөһиме – хатын-кыз булуыбыз хакында онытмасак иде, гүзәл затлар!
Ф. ЗАРИПОВА.
Казан.
Хатын-кызның « урыны»,
Комментарии