Көнчелекне хөсетлектән аера белсәк иде!

Бүген безнең татар телендә сөйләшүче татарларыбыз да сүзләрнең мәгънәләренә игътибар итеп тормыйча сөйләшәләр. Төрле мәгънәләргә ия булган сүзләрне синоним сүзләр итеп бетерделәр. Хәтта берәр галимнең әйткән сүзләрен китергәндә: «Бер акыл иясе әйткән…», дип сөйлиләр. Җәмәгать, ант итеп әйтәм, Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене акыл иясе итеп яралтты, әмма һәрбер акыл иясе галим була алмый. Галим булу өчен моңарчы бер акыл иясе дә, ягъни, бер кеше дә әйтмәгән фикер әйтергә сәләтле булу кирәк.

Мөнбәрләрдән вәгазь сөйләүче имамнарыбыз да сүзләрнең мәгънәләренә бик игътибар биреп җиткермиләр. Еш кына вәгазь сөйләгәндә: «Ике төрле көнчелек була, ак көнчелек һәм кара көнчелек», диләр. Монда урысларның «белая зависть и чёрная зависть» дигән сүзләрен тәрҗемә итеп әйтәләр булса кирәк. Әмма «зависть», көнчелек дип тәрҗемә ителми, ә хөсетлек була. Көнчелек – ул «ревность». Хөсетлек ак та була алмый, чөнки ул кешедә булган бик начар сыйфатларның берсе. Көнчелек тә акка-карага бүленми.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бер-берегездән көнләшә-көнләшә изге эшләрдә ярышыгыз!» – диде. Ул (с.г.в.): «Ак көнчелек, яисә ак хөсетлек кылыгыз!» – димәде бит. Аның (с.г.в.) сәхабәләре Бәкер (р.а.г.) белән Гомәр (р.а.г.) гел бер-берсеннән көнләшеп, яхшы гамәлләр кылдылар. Гомәр (р.а.г.) яхшы гамәлләр кылуда гел Бәкердән (р.а.г.) уздырырга тырышты, Бәкер (р.а.г.) дә күбрәк изге гамәлләр кылды.

Кешегә Аллаһы Тәгалә көнләшү һәм хөсетлек сыйфатларын бирде һәм шулар белән идарә итәр өчен акыл да бирде. Бер кеше үзенең дусты намазга басканын күреп: «Мин нишләп дустымнан калышып торырга тиеш соң әле?» – дип намазга басса, көнләшеп изгелектә ияргән була. Яисә берәү үзенең дусты ятим балаларга ярдәм иткәнен күреп: «Ничек минем башыма килмәгән, әллә минем ятимнәргә ярдәм итәрлек мөмкинлегем юкмы?» – дип, берничә ятимгә ярдәм күрсәтсә, бу да көнләшеп, дустыннан күреп булса да аңардан да күбрәк изге гамәл кылган була.

Кайбер кешеләр була: туганнарының, дусларының яхшы, матур һәм бай тормыш белән яшәүләренә, аларның кешеләргә карата кылган изге гамәлләренә шатлана беләләр һәм «мөмкинлегем булса, мин дә кешеләргә ярдәм итеп яшәр идем», дип, үзенең мөмкинлеге, яисә байлыгы булмавына кыенсына. Юк, ул үзенең бай булмаганына түгел, ә кешеләргә ярдәм итә алмаганы өчен ихлас борчыла. Мондый кешеләргә Аллаһы Тәгалә кешеләргә ярдәм иткән кешенеке чаклы савап яза.

Ә кайбер кешеләр була, кызганычка каршы алар бүген күбрәк, кешеләрнең бай яшәгәненә, башка кешеләргә ярдәм итүчеләргә күпсенеп карый, хәтта: «Байлыгым булса шул хәерчеләргә әрәм итәр идемме?» – дип, үзе дә булдыра алмый, башкаларны да күрә алмый. Мондый кешеләр инде «көнләшү» сыйфатын узып китеп, «күпсенү» сыйфатына җиткән, әмма әле «хөсетлек» сыйфатына барып җитмәгән була. Әгәр инде бу «күпсенү» сыйфатына җиткән кеше, изгелек белән шөгыльләнүчеләргә, яисә ярдәмне кабул итүчеләргә карата явызлык кыла башласа, бу инде «хөсетлек» сыйфатына ирешкән була. Аллаһы Тәгалә дә, Аның сөекле Пәйгамбәре (с.г.в.) дә менә шушындый хөсетлектән сакланырга боерды. Хөсетлек сыйфаты булган кеше мөселман булып кала алмый.

Әйтелгәннәрдән чыгып шундый нәтиҗә ясарга була: көнләшү – ул кешедәге яхшы сыйфат, әмма шушы көнләшүгә күпсенү өстәлеп, кешене башкаларга карата явызлык кылырга этәрә икән, бу инде хөсетлек була.

Шуның өчен мөселман кешесе олы җиһадка чыгып, үз-үзен тәрбияләргә, кешеләрнең яхшы тормышларына, хәләл көч белән баюларына, башкаларга ярдәм иткән кешеләрнең булуына шатланырга һәм булдыра алса үзе дә башкаларга ярдәм итәргә тырышып яшәргә тиеш. Изге гамәлләр кылып яшәгән туганнарыннан көнләшеп, үзе тагын да күбрәк изгелекләр кылыр өчен тырышырга тиеш. Чөнки Ислам дине – Аллаһыга буйсынган, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтен торгызган хәлдә ятимнәргә, мескеннәргә, хәерчеләргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә чакыра торган дин.

Ут белән суны бер савытка салып булмаган шикелле, кешенең йөрәгендә дә иман белән хөсетлек бергә урын ала алмый. Башкаларга ачу саклап, үч ала торган кеше мөселман була алмый. Мөселманнар булып яшәсәк иде кадерле милләттәшләр!

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Көнчелекне хөсетлектән аера белсәк иде!, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии