Ифтарга рәхмәт

ае – иң изге, кадерле ай. Биектау районы хакимият башлыгы Рөстәм Кәлимуллин аеның кадерен белеп, 3 августта ифтар мәҗлесе үткәрде. Безнең районда 27 авыл җирлеге башкарма комитеты бар. Барысыннан да авыл кешеләрен чакырганнар. Район үзәгенә, теләгән кеше рәхим итегез, дип белдерү куярга да онытмаганнар. Биредә без бик күп кеше белән очраштык. Рөстәм Кәлимуллинга барыбыз исеменнән дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Иманы ныклы булган кеше генә эшли ала бу эшне.
Илдус Фәиз урынбасары Габдулла хәзрәт тә килгән иде, бик матур итеп вәгазь сөйләде. Икенче залда авыз ачарга бары да әзерләп куелган. Аннан матур келәмнәр өстендә җәмәгать намазы укыдык, Алла кабул итсен.
Намаздан соң ашханәгә урнаштык, табында ниләр генә юк! Шуның кадәр кешегә хезмәт күрсәтергә бик зур тырышлык кирәк. Раил Әюпович, Минҗофар Усманова, Рушан Нуровна кунакларны кыстап, җитешмәгәнен карап йөрделәр. Шуның кадәр кешегә хезмәт итеп йөрүче мәктәп укытучылары, балалар бакчасында эшләүчеләрдән бигрәк тә канәгать калдык, бар да пардан киенгәннәр, яулык бәйләгәннәр. Барысына да Алланың рәхмәте яусын. Авыл халкын зурлаган өчен үзләрен Ходай зурласын.
Өйдә дә ашарга-эчәргә күп булса да, районга мәҗлескә бару зур дәрәҗә бит. Безне алып барып кайткан авыл җирлеге рәисе Фәрит Сафиуллинга зур рәхмәт.
Әлфия МАДИЯРОВА.
Биектау районы, Юртыш авылы.

Комментарии