Яшәргә соңарма

…Көзнең беренче ае иде. Июль башларында калкып торган эссе көннәр, чыдый алмаслык кызу атналар инде артта калган. Шуңа да карамастан, бәрәңгегә яңгырсыз атналар көчле тәэсир итмәде. Мин инде җәй буе балык тоткач, көз көне дә төшеп карыйм дип, кармакларымны тоттым да, су буена юнәлдем.
Эх, авылым! Күпме кеше бу гүзәл урыннан мәхрүм бит. Куе урманнары, иксез-чиксез болыннары, мул басулары һәм иген-арыш кырлары, матур гүзәл бакчалары һәм агымнары белән еракларга алып китә торган елгалары. Мондагы чисталык, мондагы тынычлык һәм мондагы гадилек. Шулай шатланып тыкрыктан су буена төшкәндә, елгага карап утырган бер бәндәне күрдем. Яр янында ике зур агач үсеп, үзләренең яфраклары белән кояшны каплап, балыкчыларга ышык урын ясыйлар иде. Теге кешенең башлыгы тулысынча чәчен капламагач, ап-ак төсеннән моның бер бабай икәненә төшендем мин. Янына килеп утыргач һәм якын-тирәдә кармакларын тапмагач, иртән иртүк нишләп утырганына аптырап, уемда барлыкка килгән җавапларны сайлый башладым. Таныш булмаган йөзен күргәч, шунда ук сорарга кыенсындым. Кармагымны сүтеп, камырын кидереп, таягымны еракка суга ыргыттым. Бераз вакыт үткәч, уңга борылып, нәрсәдер әйтмәкче булган кебек, битенә карадым: хәзер инде аның йөзен мин бик җентекләп, яхшырак карый ала идем. Ләкин гадәти картларга охшамаган иде ул. Яшьле күзләрендә гасырлар туплаган, үзе белән тирәнлеккә алып керә торган тормыш күрдем мин.
Күңелем белән ничектер моңсуланып киттем. Үземнең тумышымнан алып бу картның яшенә хәтле бау суздым. Ник Аллаһка ышанмаган башсызлар бу дөньяның, бу тормышның мәгънәсен аңламыйча, шушы бабай яшенә хәтле сукыр булып гомерләрен үткәрә. Күпләр 80-90 яшькә чаклы чикләүләрсез ашап-эчеп, үзеңнең нәфесең нәрсә тели, шуны эшләп кенә, шул нәфес колы булып яши, тормышның мәгънәсен дистә елларны бушка үткәрүдә, буш гомердә күрә. Шушы булдымы инде тормыш мәгънәсе?!
Бу картның йөзе мине тирән уйларга алып китте бит. Мин һәм шул карт. Яшьлек һәм картлык. Гомернең чәчәк атуы һәм шул чәчәкнең кибеп төшүе. Гомернең ике чиге. Акылсыз гамәлләр һәм дистәләгән еллар тәҗрибәсе. Хисләргә иярүләр һәм гакылны бөтен эшләрдә алга кую. Җавапсызлык һәм күпме нәрсәне үзең аркылы үткәрү. Кояшның сызылып таң атуы һәм коймадагы ахшам күләгәсе. Шаярып көлүләр һәм сәгатьләр буена еракка карап, тынычлыкта утыру. Вакытны җибәрү һәм үткән вакытны кайтару теләге. Көч һәм куәт белән хәлсезлек һәм зәгыйфьлек. Тупас хаталар һәм гыйлем белән хикмәт сандыгы. Үземне берничә минутка теге бабай яшенә хәтле җитеп, кире әйләнеп кайткан кебек тойдым. Янымдагы йөрәк күпне күргән микән һәм нәрсәләр аша үткән бу җан? Шушы көтәмени безне һәрберебезне дә?! Олыларның сүзен санга сукмыйча, уйлап кылынмаган гамәлләр, күпме хаталар, ничә дистә еллар бернәрсә турында уйламый ял итү генә һәм дистәләгән елларны бушка үткәреп, шушы бабай кебек, тормыш ахырында су буена килеп, үзеңә һәм үткәннәргә нәтиҗә ясау. Шуның өчен генәмени кеше бу дөньяга килә һәм шуның өчен генәмени моннан китәчәк? Аллаһ Раббыбыз әйтмимени: «Әллә сез уйладыгыз Без сезне уйнап кына, сәбәпсез генә юктан бар кылдык һәм сез безгә кире кайтмаячаксыз дип?»… Гомер безгә һәрберебезгә биттәге сырларны санап, ап-ак чәчләргә карап китү өчен генә биреләмени?..
Кайгырма, бабай! Менә салкын кышлар узар, аннан соң яңадан җәй җитәр, яшеллек, яшәү, тормыш! Җил тәме, печән исе, бер-берсе белән ярышкан чикерткә тавышлары, зәп-зәңгәр күк һәм кошлар сайравы…
… Җәй якынлашып килә иде инде. Мин, һәрвакыттагыча, урам тыкрыгыннан аска су буена юнәлдем. Һәрвакытта да күреп исәнләшкән картны инде бу юлы күрмәдем мин. Гел бер җиргә генә килеп утырган бабайның урыны буш иде. Мин, гадәттәгечә, кармакны суга ыргытып, җиргә утыра башладым. Әллә ничек күңелемне сагыш басты. Кемдер туа, кемдер китә бит. Аллаһ Раббыбыз тарафыннан кабынган, кире кайтарылмый торган процесс бит бу тормыш. Гомер буена сузылган сынау – юл. Берничә елдан соң, бу кешенең 70 ел динсезлекне йөреп чыгып, намазларын калдырмаган кешегә әйләнгәнен белдем мин. Ләкин безгә хаклыкны аңлар өчен, үзебезнең дистә елларыбызны суга салырга кирәкмени? Әле күпме яшисең калганың билгесез. Картның кайгы баскан йөзләре искә төшә. Әмма иманда куәтләнергә каяндыр көч табыла. Әле бүгенге көндә исән-сау икәнсең, әле үз-үзеңне үзгәртеп була дигән өмет ашыктыра. Шулай итеп, кармак чирткән вакытта уйланып утырганда, башка Пәйгамбәребез сүзләре килә: «Артыннан бүтән биш нәрсә килгәнче, биш нәрсәдән кулланып кал: яшьлегең белән – картлык килгәнче; сәламәтлегең белән – авыру килгәнче; буш вакытың белән – мәшгуль булганчы; малың белән – фәкыйрьгә әйләнгәнче һәм дә тормышың белән – үлемең килгәнче», – дигән Ул. Күпме кеше шуны аңламыйча һәм хаклыкка кайта алмый китеп бара бит бу дөньядан.
Фани, алдакчы булган дөнья. Аллаһка буйсынып, Ислам буенча тормышыңны кормаганың өчен, буталып беткән тормыш.
Әй тормыш!
Синең турында күпме шигырь язылган бит
Һәм күпме кеше сиңа алданган!
Күпме кеше сиңа зарланып та,
Оршынып та, елап караган!
Күпме кеше синең зиннәтеңә бирелеп тә
Шәүләң белән уйнап караган.
Ләкин кояш батып, шәүләң юкка чыккачтын, ул
Алданганын бик соң аңлаган.
Айнур ХӘКИМОВ.

Комментарии