ИСЛАМ ҺӘМ СПОРТ

Күптән түгел «Рубин» футбол командасы тренеры Корбан Бердыев бүгенге профессиональ спорт белән шәригатьне бергә үреп алып барырга була, дип белдерде. Аның сүзләренчә, «Рубин»да чыгыш ясаучы кайбер футболчылар – моңа ачык мисал. Алар намазын да, уразасын да тотарга өлгерә.

Игътибар үзәгеннән төшмәгән «Рубин» – «Барселона» уены җәмәгатьчелектә спорт һәм факторын калкытты. 12 ноябрьдә «Иман» мәдәнияте мәркәзендә сөйләшү дә шул хакта иде. « һәм спорт: җәмгыятьнең рухи һәм физик сәламәтлеге (Универсиада-2013не каршылау уңаеннан)» исемле конференциядә 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиадага мөселманнарның карашы, аларның спорт тормышындагы кайбер вакыйгалары һәм чишелмәгән проблемалары күтәрелде. Биредә мэриясенең яшьләр һәм спорт комитеты урынбасары Рамил Хафизов та катнашты. «Мөселманнарның спорт тормышыннан читләшмәве аеруча сөендерә. Без диалогка һәрчак әзер», — диде ул үз чыгышында.

Оештыручыларның берсе, «Иман» мәркәзе рәисе, урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб: “Бүген җәмгыятьтә профессиональ спорт системасы хасил булды һәм ул уңышлы эшли”, – ди. Бу конференция Универсиадада спорт белән Ислам диненең бәйле булуын онытмау өчен эшләнә. «Бирегә мөселман илләреннән яшь диндар егетләребез дә киләчәк. Мондый форсаттан файдаланып, элемтәләрне ныгытып калырга кирәк. Универсиадага хәтле дә Дөньякүләм ислам спорт ярышларында ничек тә исеменнән Татарстанга катнашырга тырышыйк», — ди ул.

СПОРТ ХАКЫНДА ИСЛАМ НИ СӨЙЛИ?

Спорт һәм физик культура бер-берсеннән аерылса да, спортчы булыр өчен тәнең дә, рухың да булырга тиеш. Тән һәм җан сәламәтлеген кайгырткан диндә барлык спорт төрләре дә кабул ителә дигән сүз түгел. Шәригатькә каршы килгән очракта искәрмәләр дә була. Мисал өчен, бокс. Русия Ислам университетының илаһият факультеты деканы Сәид Дамир Шаһавиев: “Универсиадага кергән спорт төрләренә күз салсак, күз алдына Ислам чыганагы һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләре килеп баса”, – ди. Уктан ату, көрәш, атлетика (бигрәк тә йөгерү, метание), фехтование, йөзү. «Берәр гамәл иман китерүчене Аллаһыга табынудан читләштерсә, бу вакытны бушка уздыру булып санала. Дүрт шөгыльдән тыш: һедефтән ук ату, атта йөрү, гаиләң белән уйнау, йөзәргә өйрәнү», — дип әйтә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисе (ат-Табарани). Универсиадада катнашу мөселман өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтен үтәү санала.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: «Сәфәр кылыгыз, сәламәт булырсыз һәм ризыкланырсыз», – диелә. «Ак мәчет» имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Сабиров фикеренчә, бу хәдис спортка яраклы.

МӨСЕЛМАННАР СПОРТТА

Универсиаданы беренче уздыручы мөселман дәүләте – Төркия булачак. Анда 2011 елда үтәчәк. Ә Казан исә тарихта икенче мөселман шәһәре буларак истә калачак. Бездә мөселман уку йортлары шәкертләре арасында төрле чаралар даими уза инде. Ай саен ике-өч тапкыр спорт ярышлары була. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, «Исламны кабул итүгә 1000 еллык» мәдрәсәсе, Казан Ислам көллияте, Русия Ислам университеты һәм башка мәчет-мәхәлләләрдән шәкертләр катнаша. Шулай ук Татарстанның башка район-шәһәрләреннән дә киләләр. билбау көрәше, ирекле көрәш, өстәл теннисы, волейбол, баскетбол, йөгерү, сикерү, шашка, шахмат кебек спорт төрләрен үз эченә алган спартакиадалар уза. Ләкин соңгы вакытта шашка белән шахмат буенча мөселманнар арасында командалар Казаннан тыш, башка район-шәһәрләрдә юк икән.

Русия Ислам университетының физкультура укытучысы Рафаэль Мифтахов: «Без һәм Русия буенча ярышлар үткәрдек. Киләсе елга, Алла боерса, Русия күләмендә мөселманнар арасында милли көрәш буенча турнир уздырырга исәпләп торабыз», ди.

МӨСЕЛМАННАРНЫҢ СПОРТТА ҮЗ ПРОБЛЕМАСЫ

Биредә сүз зур проблема хакында бара. Әйтик, бүгенгә кадәр мөселманнар өчен махсус профессиональ спорт залы юк икән. Бу хакта күп тренерлар әйтте. «Казанда 4 югары мөселман уку йорты булганда бер мөселман спорт залы булырга тиеш», — ди Вәлиулла Ягъкуб. Бу эш финанс чыгымнар таләп итсә дә, башкарып чыкмаслык түгел, ди ул.

Нәҗметдинов исемендәге шахмат йорты тренеры Зөфәр Зәйнуллин исә икенче ел рәттән спорт ярышлары вакытында намаз, Коръән укуларын әйтте. «Әмма төптән карасаң, бу юнәлеш зур кимчелек белән үтә. Аяк атлап йөргән җиребездә намаз да укыйбыз. Өстәвенә, тәһарәт алыр урын юк. Димәк, тәһарәтсез дә намаз кылынырга мөмкин дигән сүз», — дип сөйләде Зөфәр әфәнде, спорт залына мохтаҗлыкка ишарәләп.

Казанның 27нче мәктәбе физкультура укытучысы Камил Галиуллин: “Махсус спорт залы булу комачауламый, әмма булганы белән дә файдалана белергә кирәк”, – ди. «Бүген Казанда спортзаллар меңгә хәтле, – ди ул. – Аларның буш торган вакыты да була. Җитәкчеләре белән сөйләшергә кирәк. Менә Сәетҗәгъфар хәзрәт Лотфуллин сөйләшеп, хатын-кызлар өчен волейбол уйнарга урын тапкан иде. Безгә шушы юнәлештә дә эшләргә кирәк».

Гомумән, мөселман яшьләре дини генә түгел, дөньяви белем дә ала. Шуңа дөньяви уку йортларында физкультура дәресләрен Ислам әхлагына туры китереп укыту да проблемалар тудыра. Казан педагогика көллиятенең физик культура укытучысы Мансур Бикморатов спорт киемнәрен дөрес куллану өстендә эшлибез дип белдерде. Кайберәүләр кендеген күрсәтеп йөрсә, икенчеләре хидҗаб кигән була икән. Өстәвенә, хатын-кызлар белән ир-егетләр бергә шөгыльләнә. «Бу безгә авыргарак туры килә. Көллияттә дә әлеге проблеманы бетерү өстендә эшлибез. Бу бер безнең илдә генә түгел. Хәтта Швецариядә спорт комитеты бер спортчы кызга яулык белән чемпионатта чыгыш ясарга рөхсәт бирми. Йә син спортны, йә динне сайлыйсың, дип кешене юл чатында калдыралар», – ди Мансур хәзрәт.

Тарихчы Наил Гарипов исә: “Сабантуйда уздырылучы спорт ярышларын киң колач җәйдерергә кирәк”, – ди. Алар башлыча Тәңречелеккә барып тоташса да, гасырлар белән сыналган. Бу халык традициясе, ул Исламга каршы килми.

— Безнең милләтнең тәрбия системасы физик үсеш белән бәйле булган, — ди Наил Гарипов. — Кызганыч, Көнбатыш тәҗрибәсен файдаланып, хәзер без үз спорт традицияләребезне оныттык. Мөгаен, Универсиада һәм аннан соң да традицион спорт ярышларын үстерүгә игътибарны юнәлтергә кирәк. Алар безнең халыкта киң колач җәйгән иде. Мисал өчен, ат чабышлары, бил-бау көрәше – киң масштабта уза алырлык ярышлар.

НӘТИҖӘЛӘР

Төрле проблемалар хакында сөйләшү нәтиҗәсендә, ахырдан резолюция кабул ителде. Максаты – Универсиада кунакларында бары яхшы хис-тойгы калдыру, мөселман уку йортларында спорт залларын заман таләпләренә туры китерү, дини яшьләрне бил-бау көрәше һәм ат чабышына җәлеп итү. Мөселман дәүләтләреннән килгән студентлар өчен Казан һәм Татарстанның истәлекле урыннарына экскурсияләр оештырып, мөселман җәмәгатьчелеге, руханилары, мәдрәсә шәкертләре белән очрашу уздырырга кирәк.

Дин һәм спорт темасына беренче генә сөйләшү булса да, конференция мөселманнарның спорт тормышында нинди урын биләвен күрсәтте. «Без кайгыртмасак, кем кайгыртсын. Максатыбыз – спортка игътибар итәргә һәм киләчәктә бу юнәлештәге эшчәнлекне Диния нәзарәте, Спорт министрлыгы дәрәҗәсенә күтәреп, төрле чаралар уздырырга», – ди Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб.

Агымдагы елны Белградта (Сербия) узган Универсиада 126 ил катнашкан. Шуның 31е – мөселман дәүләтләре (1/4 өлеше). Гомумән, әлеге илләрдән 617 спортчы килгән. Казанга да мөселман илләреннән вәкилләр күп агылачак. Шул рәвешле, мөселманнарны спортка, Универсиадага инде бүгеннән үк җәлеп итмәкчеләр.

P.S. Һәм соңгы яңалык: 14 ноябрьдә Эрзурум (Төркия) шәһәрендә Халыкара студентлар спорт федерациясе (FISU) Башкарма комитетының чираттагы утырышында 2013 елда Казанда узачак Универсиада программасы расланды. Универсиадаларда мәҗбүри булган спортның 13 төреннән тыш, Казан тагын 13 спорт төре тәкъдим итте. FISU тарафыннан өстәмә спортның һәр төре хупланды һәм алар арасында татар бил-бау көрәше дә бар.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Хәвефле туган көн

Җәй – барыбызның да көтеп алынган ел фасылы. Ул үзенең матур көннәре, җылы кояшы, ямьле Сабантуйлары белән тартып тора. Дустым Ислам гына аны бер дә көтеп алмый. Чөнки шул җәйнең иң матур вакыты июнь аенда аның өчен берәр бәла-каза була да куя. Хәтта мин дә шуңа игътибар итә башладым. Ничек инде ел саен бер үк вакытта кешегә нинди дә булса бәла килә ала, ди? Моның артында ниндидер сер ята. Шушы хәлләрне күзәткәч, җавапны Исламның үзеннән табарга булдым: “Ни өчен нәкъ менә җәй башында синең белән ни дә булса була соң, сәбәбе нидә?” Дустым миннән олы булганга, әллә күрше авылда яшәгәнгәме, сорарга читенсенеп йөрдем. Берәр җае чыгар әле дим. Озак көтәргә туры килмәде килүен. Шулай беркөнне район үзәгеннән кайтып барганда, Исламның тукталышта басып торганын күрдем. Янында туктап, машинама утыртып киттем. Башта хәлләрен сорадым, ни эшләп йөрүе хакында әйткәч, икебез дә тынып калдык. Шунда үзенә мине борчыган сорауны бирергә булдым да. “Ислам, ни өчен син нәкъ июнь айларында төрле хәвефләргә юлыгасың?” Ислам киң итеп сулыш алды да салмак кына сөйләп китте.

– Айрат, шушы хәлләр турында үземнең дә ачылып бер сөйлисем килеп йөрде. Бу хәлгә нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. Булган вакыйганың төп асылы – исемдә. Игезәкләр йолдызлыгында туганмын. Эссе, матур июнь аенда Аллаһының рәхмәте белән дөньяга килгәнмен. Бу ай авыл халкы өчен эш вакыты – печән өсте. Ата-бабаларыбызның сынамышларына туры килгән җәй. Көннәр кызу булса да, печән бик куе, мул була. Ир-атлар барысы да кырда, андый-мондый яңгыр яуганчы барысы да печәнен алып кайтырга ашыга. Ә мин кем? Бер гөнаһсыз җиде көнлек сабый. Дөньяга килгәнсең икән, исем дә булырга тиештер бит. Ләкин заманы шул булгандыр, җитмәсә, печән өсте, тыгыз эш вакыты: берәр ир-атның миңа исем кушарга вакыты табылмаган. Әни кеше ниндидер чарасын табарга тырышкан. Борынгы бабаларыбыз әйтүе буенча баланы җиде көннән артык исемсез тотарга ярамый, җен алмаштыруы бар. Әнием шушы ышануларны истә тотып, чарасызлыктан, авылыбызның абыстаена миңа исем куштырган. Барлык таләпләрен туры китереп, азан камәтен әйтеп, исем кушалар. Бу иң куанычлы вакытларның берсе була.

Еллар үтә тора, ләкин һәр туган көн алдыннан берәр бәла килә. Әниемнең сүзләре буенча кечкенә вакытта эчем бик нык авырткан. Бераз үсә төшкәч, агачтан егылып төшеп имгәнгәнмен. Спортны яратуым да очраклы хәл түгел. Әмма һәр Сабантуйда көрәш вакытында имгәнмәгән вакытым булмады. Аттан егылып төшү, кулны, аякны сындыру дисеңме – бар да булды.

Булган вакыйгаларны күздә тотып, шуны әйтәсе килә: Аллаһы Тәгалә җиренә җиткереп үтәгәнне генә кабул итә. Дөреслектә Исламга хатын-кызның исем кушуын Аллаһы Тәгалә кабул итмәгән. Шуңа да хәвефләр булып торгандыр. Әмма кылган хаталарны төзәтергә мөмкин икән бит. Үзем мөселман булып, дин кануннары буенча яшәгәнгә күрә, яңа исем алдым. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә хаталарны төзәткән, кылган гамәлемне кабул иткән. Моңа дәлил булып быелгы җәй Исламга хәвефләр түгел, ә бары тик күп шатлык, уңыш китерде.

Айрат ГЫЙБАДУЛЛИН,

Балтач районы Алан авылы.

Комментарии