- 18.11.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №45 (13 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
«Безнең гәҗит»нең 16нчы октябрь санында (№ 41, 2019 ел) Русиядә үлем җәзасын булдыру мәсьәләсен анализлаган мәкалә дөнья күрде. Дөресен әйткәндә, халык арасында үлем җәзасы турында сөйләшүнең беркайчан да тукталганы булмады. Чөнки телисеңме, теләмисеңме, тормыштагы фаҗигале хәлләр, аяныч вакыйгалар, кеше үтерү кебек коточкыч җинаятьләрнең берөзлексез булып торуы һәм андый җинаятьләрнең һич тә кимемәве шуңа этәрә. Кеше үтерүчене тотсалар, аны хөкем иткәндә мәхкәмәдә гадәттә шул ачыклана: ул җинаятьче төрмәгә керәчәгенә артык кайгырмый, фәкать үлем җәзасыннан гына курка. Димәк, кемнедер үтерүдән аны бары тик үлем җәзасы гына тотып кала ала.
Гәҗиттә үлем җәзасы хакында төрле илләрнең танылган кешеләре әйткән фикерләргә дә урын бирелгән. Ләкин бу проблемага шәригатьнең мөнәсәбәте ачыкланмаган. Ә бит үлем җәзасы кебек гаять җитди һәм бәхәсле мәсьәлә беренче чиратта Бөек Аллаһның сүзләре, әмерләре, кисәтүләренә нигезләнеп тикшерелергә тиеш. Үзенең безгә юллаган Китабында Раббыбыз әйтә: «Әгәр бер мәсьәләдә низаглашсагыз, ул мәсьәләне Аллаһ Китабы Коръәнгә кайтарыгыз! Әгәр Коръәндә ачык хөкем табылмаса, ул вакытта Расүлнең (с.г.в.) гамәленә кайтарыгыз, әгәр Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышансагыз! Әнә шулай һәр эшне Коръән, Сөннәт үлчәве белән хәл итсәгез, сезнең өчен хәерле һәм ахыргы нәтиҗәсе күркәм булыр». (4:59). Ягъни шул чакта гына проблема дөрес хәл ителергә мөмкин. Әйдәгез, бу турыда бераз уйланыйк әле.
Фикер йөртү өчен тарихны искә төшерик. Кешелек дөньясы Адәм галәйһиссәләмнән башланган. Аллаһ Тәгалә Үзе турында әйтә: «УЛ Адәмнең (г.с.) үзеннән хатын яралтты вә икесеннән күп ирләрне һәм хатыннарны үрчетеп дөньяга таратты». (4:1). Адәм (г.с.) булмаса, без дә булмас идек. Шуңа күрә Раббыбыз бер кешене үтерүне бөтен кешелекне үтерүгә тиңли: «Әгәр берәү кеше үтермәгән яки бозыклык кылмаган кешене үтерсә, ул бөтен кешеләрне үтергән кебек». (5:32). Бу аятьләрдән аңлашыла ки, кешене яралткан һәм аңа җан өргән Аллаһ кына аның җанын алырга, үтерергә хаклы. Аллаһ бәндәсе кемнедер үтергәндә Раббысының шул илаһи вәкаләтен үзләштерә, Аның эшенә тыкшына, үзен Аллаһка тиңли дигән сүз. Нинди зур гөнаһ! Тарихтан билгеле булганча, Адәмнең (г.с.) бер улы Кабил туганы Һабилне үтерә. Бу вакыйгага бәя биреп, Аллаһ әйтә: «Кабил Һабилне үтерде вә хәсрәтләнүчеләрдән булды». (5:30). Ягъни ул үзенең шушы җинаяте өчен Кыямәт көнендә каты газапка дучар ителәчәк. (Нинди газап икәнлеге башка аятьләрдә ачыкланыр). Кабил – җир йөзендә беренче үтерүче, башкаларга үрнәк күрсәтүче. Кабилдән соң шушы авыр җинаятьне кылган барлык кешеләрнең гөнаһы аңа да язылып бара.
Аяныч ки, Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда һич гаебе булмаган кешеләр күп үтерелә. Аңлашыла ки, үтерелгән кешенең туганнары бу хәл белән берничек тә килешергә теләми, аларның үч аласы, җинаятьчегә җәза бирәселәре килә. Һәм Аллаһ Тәгалә дә нахакка үтерелгән кеше өчен үч алырга куша: «Хаксыз үтерелгән кеше өчен үч алу сезгә фарыз ителде: үтерүчеләр ягыннан үтерелгән кеше кебек бер кеше үтерелер. (2:178). Шуннан соң Бөек Аллаһ Үзе фарыз итеп куйган шушы кырыс гамәлнең мәгънәсен аңлатып бирә: «Үтерүченең үзен үтерүдә сезгә тыныч яшәү бар, и акыл ияләре! Шаять, Аллаһтан куркып тәкъва булырсыз». (2:179). Ягъни берәр кешене үтергәннән соң үзләре дә үтереләчәген белеп торган бәндәләр андый җинаятькә бармаячаклар һәм җәмгыятьтә тынычлык, иминлек урнашачак. Аңлашыла ки, үлем җәзасы – кемдер уйлаганча һич тә кыргыйлык түгел, бәлки тормышыбызны имин итәр өчен Раббыбыз кылырга кушкан хәерле гамәл икән!
Аллаһ Тәгалә чиксез хикмәтле, Ул кешеләр арасында явызлык тарату, үчләнеп яшәү кебек тискәре сыйфатларны хупламый. Бу очракта да Ул кешеләргә үзара исәп-хисап ясап килешү, аңлашуның яхшырак икәнлеген күрсәтә: «Әгәр үтерелгән кешенең якыннары үтерүчене гафу итсәләр, бу – хәерле, тик үтерүче кан хакы түләргә тиеш». (2:178). Кан хакының күләмен үтерелгән кешенең якыннары билгели.
Мөэминнең үтерелүенә Аллаһ аерым бәя бирә: «Мөэмин икенче мөэминне үтерсә – зур гөнаһ. Хаталык белән үтерсә, кан хакы түләнергә тиеш. Әгәр белә торып гаепсез мөэминне үтерсә, Аллаһ аңа ләгънәт кыла һәм олы газап белән мәңгелек Җәһәннәм әзерли». (4:92-93).
Ислам дине килгәнче, гарәпләр үз гаиләләрендә кыз бала тууына кайгырганнар, аларны хәтта тереләй җиргә күмә торган булганнар. Чөнки хатын-кызлар өйдә генә торганнар һәм аларның күп булуы гаиләгә артык мәшәкать, өстәмә авырлык дип саналган. Кыз балаларга карата вәхши гамәлләр кылуны ислам дине туктата. Шул хакта Аллаһ Тәгалә махсус аятьләр иңдерә: «Аллаһ үзе теләгән нәрсәләрне бар итә, теләгән кешесенә кыз балалар бирә һәм теләгән кешесенә ир балалар бирә. Яки теләгән кешесенә ир бала да, кыз бала да бирә һәм теләгән кешесен бала тапмый торган кысыр итә». (42:49-50). «Ач булудан яки тәрбияләп үстерү мәшәкатеннән куркып балаларыгызны үтермәгез!» 6:151). «Бернинди белемсез, ахмаклык белән үз балаларын үтерүчеләр, дөреслектә, һәлак булдылар (ягъни Җәһәннәмгә лаеклар)». (6:140). Аборт ясап ана карынындагы баланы үтерү дә шушы хөкемгә керә. Аборт ясау Русиядә рөхсәт ителгән һәм ул бик киң таралган. Әгәр кайчан да булса Җинаятьнең бу төрен кылган булсак, ихластан тәүбә итеп кенә Җәһәннәмнән котыла алабыз.
Коръәни Кәримдә кайбер кардәшләребездә сораулар тудыра торган аять бар: «Аллаһ кеше үтерүне хәрам кылды, кеше үтермәгез, мәгәр үтерелергә тиеш булса гына үтерегез. (6:151). Ягъни Раббыбыз, Үзенең канунында искәрмә ясап, бәндәләренең кайберләре үтерелергә тиеш, дип күрсәтә. Без шул төркемгә кертелгән кешеләрне дә белергә һәм алар кебек булудан сакланырга тиешбез. Аллаһ Тәгалә иңдергән канун буенча, түбәндә күрсәтелгән кешеләр иң авыр җинаятьләрне кылган өчен үтерелергә лаеклы дип санала. Беренчедән, югарыда әйтелгәнчә (2:178), гаепсез кешене нахакка үтерүче үзе яки аның бер туганы. Икенчедән, юлларда кеше талап һәм үтереп юлбасарлык белән шөгыльләнгән кешеләр. Аларга карата гадәттә «Мәидә» сүрәсенең 33нче аятендә әйтелгән хөкем кулланыла: «Аллаһка һәм Рәсүленә каршы сугышкан һәм җир өстендә бозыклык кылырга омтылган кешеләр җәза йөзеннән үтерелергә яки кул-аяклары кадаклап куелырга, яки аларның уң кулы белән сул аягы киселергә, яки алар илдән куып җибәрелергә тиеш». (5:33). Өченчедән, хатыны яки ире була торып, зина кылган кеше. Бу төр кешеләр таш белән бәреп үтерелә. Дүртенчедән, Ислам динен ташлап, башка дингә күчкән кеше (мөртәт).
Ислам дине килгәч, мондый җинаятьләрне кылган кешеләр халык алдында җәзалап үтерелә башлый. Ләкин аларның җинаять кылу сәбәпләре, җинаятьнең чыннан да кылынган булу-булмавы башта җентекләп тикшерелә, тәмам ачыклана. Үлем җәзасын тормышка ашыру турындагы карарны Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе, ул үлгәч аның хәлифәләре генә кабул итә. Нәтиҗәдә ислам җәмгыятендә тора-бара әлеге җинаятьләр бөтенләй бетә. Бүген бу кануннар фәкать Ислам шәригате буенча яшәүче мөселман илләрендә генә үз көчендә. Русия – мөселман иле түгел, шуңа күрә шәригать кануннары бу илдә эшләми. Ә нәтиҗәсен без барыбыз да күреп торабыз.
Үз-үзләренә кул салучылар да үтерүчеләр хөкемендә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) андый кешеләрнең Җәһәннәмгә керәчәген һәм анда мәңге шулай үз-үзләренә кул салып газапланачагын әйтеп калдырган.
Раббыбыз безгә иман ныклыгы бирсә иде һәм, Ислам шәригатен үзләштереп, тормышыбызда аның барлык кануннарын үтәп яшәргә насыйп итсә иде.
Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,
Мамадыш районы, Ишки авылы
Комментарии