- 20.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №15 (18 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Күптән түгел Кол Шәриф мәчете тирәсендә тавыш, ыгы-зыгы кубып алды. Мәчетнең баш имам-хатыйбы итеп Илдус Фәиз үз-үзен билгеләде, Рамил хәзрәт Юныс исә фәкать аның ярдәмче имамы буларак кына калды. Шулай ук Кол Шәриф мәчетенең икенче имамы Рөстәм Зиннуров бөтенләй эшеннән алынып, аның урынына Сөләйман Зарипов дигән кеше билгеләнгән иде. Бу хәлләр халыкка ошамады да инде. Болар мөфти Илдус Фәизнең абруен бөтенләй төшерде. Бөтен мөселман татар халкы бик яраткан, хөрмәт иткән шәхесне баш имамлыктан алып ярдәмче имам итү, ә икенчесен бөтенләй имамлыктан алу – бу инде үз халкыңа каршы бару була. Җомга намазына җыелган мөселманнар мөфтинең эшеннән вакытыннан алда китүен бертавыштан яклап тавыш бирде һәм бу турыда Президентка хат юлларга булды. Гомумән, хәзерге мөфти кайда гына булмасын, нинди генә шәһәргә бармасын, шул җирдә талаш, ызгыш чыгу ниндидер бер тенденциягә әйләнде.
Кайберәүләр Кол Шәриф мәчете белән бәйле тавыш шул ук акча мәсьәләсенә килеп тоташа, дип әйтер. Чөнки бу мәчеткә аз сәдака керми. Ләкин дини мөрасимнәр үтәгән өчен хәзрәтләр беркайчан да килгән кешедән бер тиен дә сорамый. Кеше үзе сәдәканы ничаклы бирәсе килә, шуның кадәр бирде. Мәчеттәге фотограф һәм видеооператор гына түләүле хезмәт күрсәтә. Тик алар хезмәтеннән файдаланырга беркем мәҗбүр итми.
Рамил хәзрәтнең һәр пәнҗешәмбе дәрес бирүе күптәннән мәгълүм булса да, беренче тапкыр анда Кол Шәриф мәчете тирәсендә шау-шу купканнан соң бардым. Дәресен ул бик матур итеп, гыйлем алу зарурлыгы турында сөйләүдән башлады. Шуннан соң ул мәчеттәге кадрлар алышыну белән бәйле үзгәрешләргә ишарә ясап, бар халыкны түзем булырга чакырды. Бар нәрсә дә Аллаһ кушуы буенча килүен һәм, әгәр берәр нинди сынау яки авырлык килгән икән, ул вакытта һәрвакыт кеше булып калырга кирәклеген аңлатты. Пәйгамбәребез Мөхәмммәт тормыш юлыннан мисал китерде. Мөхәммәт пәйгамбәр бик күп авырлык, золымлык күрә, әмма беркайчан начарлык белән җавап бирми, түзә, сабыр итә, ахырдан җиңүче була. Мәккә шәһәрендә унөч ел буе мөшрикләр аны мәсхәрә кылып, төрлечә мыскыл итә. Рамил хәзрәткә исә ниндидер мөшрикләр түгел, ә мөселманнар авырлык китерде. Бу көннәрдә ул нәрсә генә уйлап бетермәгәндер, чөнки дәресендә, Мөхәммәт галәйһиссәламнең тормыш юлын хәзер икенче төрле аңлап, укый башладым, дип әйтте.
Кеше бар сынаулардан өстен булырга тиешлеген аңлатып, аны якларга чыгарга, пикет оештырырга теләүчеләргә гыйбрәтле кыйссалар сөйләп тынычландырды ул. Шуңа күрә дә Кол Шәриф тирәсендәге хәлләр чагыштырмача тыныч узды.
6 апрельдә, мөфти җомга намазына килгәч, аңа сүз бирделәр. Ул сүз башлауга, бар халык дәррәү кубып аның чыгып китүен таләп итә башлады, «оят» дип кычкырдылар. Иң алгы рәттә утырган бер бабай мөфтигә «шайтан»мы, әллә «шайтан актыгы»мы (төгәл хәтерләмим) дип кычкырды. Шуннан соң аңа башкалар кушылды. Рамил хәзрәт: «Аллаһ ризалыгы өчен, тынычланыгыз, бисмилла әйтеп башлаган кешене бүлдермәгез», – дигәч кенә, халык кычкыруыннан туктады. Монда да ул кирәкле, хикмәтле сүзләр кулланып, туган киеренкелекне бетерде.
Шунысы аңлашылмый: ни өчен Илдус хәзрәт Фәиз Мәрҗани мәчетен яуларга бармады икән? Моңарчы бөтен гает намазлары Кол Шәриф мәчетендә укытылып килсә дә, үзе мөфти булгач, Мәрҗани мәчетендә үткәрә башлады. Димәк, Мәрҗани төп, Җамигъ мәчете икән, мантыйктан чыгып, аңа шунда баш имам булырга кирәк. Бәлки, Мәрҗани имамнары арасында мөфтигә көндәш булырлык кеше юктыр. Илдус хәзрәт Фәиз үзе дини белеме буенча фәкать мәдрәсә бетергән кеше. Тагын гарәп җирләрендә кыска вакытлы ниндидер курслар үткән, РИУда да укып йөргән дигән сүзләр бар. Ничек кенә булмасын, дини белем, хикмәтле вәгазьләр сөйләү буенча Рамил хәзрәтне берничек уздыра алмый. Шуңа күрә үзеннән күп белүче имамнарга бәйләнәдер дигән тәэсир калдыра.
Гомумән, Илдус Фәиз белән Рамил Юныс икесе капма-каршы фикерле кешеләр. Ә мөфти башкача уйлаучыларны бер дә яратмый. Ул карап торышка да бик кырыс, хәтта диктаторлык сыйфатларына ия. Бервакыт Кол Шәриф мәчетендә бер вәгазендә демократия турында сөйләгәндә, Исламда демократия юк, дип исбатларга тырышты. Аның фикеренчә, мөселманнар сукырларча имамга, мөфтигә буйсынырга тиеш. Рамил хәзрәт исә, демократия Исламның нигезе, дип өйрәтә. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламнән соң хәлифәләр халык тарафыннан сайланып куелган. Гади генә мөселман да хәлифкә үз сүзен әйтә алган. Соңыннан гына, хәлифәлек, Ислам принципларына каршы килеп, атадан улга күчә башлый. Димәк, һәр имам фәкать халык тарафыннан гына сайланырга тиеш.
Гомумән, мөфти сайлау процедурасын үзгәртергә вакыт җитте. Аны ябык рәвештә тавыш биреп, имамнар гына түгел, бөтен мөселманнар сайласа, яхшы булыр иде. Чөнки муллалар белән халыкның фикере туры килмәскә мөмкин. Халык яратмаган кешене муллалар дини җитәкче итеп сайласа, Тукай үзенең шигырендә тасвирлаган шәхес барлыкка килүе ихтимал:
«Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган;
Кибән чалма кибәк башта: ишан булган, имеш, хайван!»
Сүз уңаеннан, Госман хәзрәт Исхакый вазифасыннан киткәннән соң, интернетта халык сайлавы үтте. Сораштыру буенча, мөфти итеп иң лаеклы кеше дип халык Рамил хәзрәт Юнысны сайлады.
Хәзерге мөфтинең бөтен бәласе шул: ул башкача уйлаучылар белән уртак тел таба алмый. Мөхәммәт пәйгамбәр хәтта насаралар, яһүдиләр белән дә уртак тел таба алган. Шул сыйфат бүген безнең дини җитәкчеләргә җитеп бетми. Татарстан Диния нәзарәте бүген нәкъ кадимчеләр хәрәкәтен хәтерләтә. Җәдиди карашлы дин әһелләрен үз урыннарыннан алып аталар, мәчетләрен тартып алалар һ.б. һ.б. Мөфтият бөтен мөселманнарны зомби кебек бертөрле генә уйларга, сукырларча буйсынырга мәҗбүр итмәкче була. Ләкин бу мөмкин эш түгел.
Инде кылынган ялгышларны да саный башласаң, мөфтиятнең акыллы имамнар белән эшли алмавына кат-кат инанасың.
Рамил хәзрәт белеме, холкы, сөйләү осталыгы, халык мәхәббәтен яулавы белән күпмедер дәрәҗәдә Ризаэддин Фәхретдинне хәтерләтә. Чөнки шундый хәдис бар: «Һәр йөз ел саен Аллаһ динне төзекләндерүче галим җибәреп торыр». Нәкъ бер гасыр үтүгә килде дә ул җир йөзенә…
Айдар ГАЙНЕТДИНОВ.
Халык имамы ,

Комментарии